Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
акчасын төшереп калдырып, Рәфикъ тапкан булса, яшь кешене гаепсезгә рәнҗетсәң, гөнаһысын кем белән уртаклашырсың? Егет кисәге, әнисенең гаҗиз чарасызлыктан бәргәләнүен күреп, сумкадан акчаны алган булса да, бер тиенен дә үзенә тотмаган очракта да иптәш Гайнановны берничек тә аклап булмый. Киңәш бирергә бик маһир олы педагоглар бу очракта үзләрен ничек тотарлар иде икән? Бәлки, болай диярләр иде: «Зәйнәп апа, чәйдән баш тартсагыз, өегезгә кайтыгыз да, шул акча кисәген кирәк-ярагыгызга тотыгыз. Бәлки, аны кемдер, чыннан да, төшереп калдыргандыр, ә үткен күзле Рәфикъ аны күреп алгандыр. Әллә ни зур сумма түгел, әйтик, борыны мышкылдаган берәрсе, кесәсеннән кулъяулыгын алганда, акчасын ияртеп чыгарып, чәчеп калдырган булуы да ихтимал. Укытучылар – оешып җитмәгән инспекторлар, көтелмәгән тикшерүләр, контроль эшләр, дәгъвалы ата-аналар белән куркытылган сәер халык. Сез – бу казанда кайнаган кеше, барысын да беләсез».
Бу мизгелдә тарих укытучысының йомры башына мәшәкатьле, хәтта хәвефле, шаян бер уй килә. Өч ел элек кенә Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган, Урта гасыр татар әдәбияты, суфилар фәлсәфәсе, хикмәте белән яхшы ук таныш Нәсим кайсыдыр кыйссадан укыган бер әхлакый сабакны исенә төшереп елмаеп куя. Гадилеге белән гали бу мәзәк булган хәлне чагылдырганга охшаган. Бер хан сараенда барган, хәзергечә әйтсәк, киңәшмә көндезге намаз вакытына туры килә. Күбесе өсләрендәге затлы халатларын, тәһарәт алганда, чөйгә элеп куялар һәм шунда бер вәзирнең янчыгы белән алтыны юкка чыга. Тавыш-гауга куба. Хан күрәзәчесен чакырта. Акыл иясе, шактый уйланып торганнан соң, ханның үзенә генә мондый киңәшен бирә, имди.
– Намаз вакытында сараегызда булган барча кешегә бертигез итеп киселгән таякчыклар таратыгыз. Һәм «берсе минем чәнти бармак калынлыгында башкаларыннан озынрак, шунысы бурга эләгер» дип тә өстәгез. Кәкре куллы адәм тотылып, хур булудан шөлләп, таякчыкны караңгы бүлмәдә кыскартыр һәм шул гамәле белән тотылыр. Нәсим ошбу риваятьне исенә төшереп, сумкага кергән баланың кем булуын тәгаен белгән тәкъдирдә дә, әкәмәт серле уенны дагалап карарга булды. Гасырлар агып, иҗтимагый-сәяси вазгыятьләр үзгәрсә дә, кешенең, бу очракта каракның, эчке дөньясы, үз-үзен яклау, курку хисе үзгәреш кичерми.
Интернатта һәр төнне бер укытучы кунарга тиеш иде. Нәсим, үзенең кизү көне булмаса да, бер сылтау табып, чиратын алыштыра. Мәктәпкә килгән уңайда ук, җәннәт агачыннан ясалган Муса таякларын алыштыра алмасалар да, үз бурычларын үтәрләр дип, кырдан арыш камыллары кисеп ала һәм интернатта кунарга калган укучыларга тарата.
– Барыгызга да тигез итеп киселгән камыллар өләшәм. Тик берсе генә бераз озынрак. Шул салам эләккән укучы Рәсимә апагыз төшереп калдырган («сумкасыннан урлаган» дип әйтә алмады) һәм хуҗасына акчаны кире кайтарырга оялган кеше булыр. Хәерле сәгатьтә! Камылларыгызны сытмагыз, бөкләмәгез, соңыннан янәдән үлчәп, җыеп алырмын.
Укучыларны бу сынау шатландырды дип раслау дөрес булмас иде. Берәүнең дә, бөтен