Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
бердәм рәвештә кычкырдылар.
Белемле кешеләр белән шыплап тутырылган мәктәп коллективында сер саклыйм димә. Тарихчының хәзерге китапларда язылмаган ниндидер сәер тәҗрибә уздыруы, әмма дә ләкин каракны таба алмавы турындагы хәбәр директор колагына да барып ирешә.
– Ну, иптәш сихерчеме, күрәзәчеме, шарлатанмы шунда, – дип башлый сүзен директор, җиңүче кыяфәте белән күзләрен ялтыратып. – Уңышлар кай тирәдәрәк, бур фаш ителдеме, бүреге янамы?
– Юк шул, Замир Яруллович, каракның әлегә бер җире дә янмый. Без, гаеплене эзләп, олы җәнҗал күтәреп, зур хата эшләгәнбез бугай. Гаепле кеше мин үзем бит.
Текә борылышларны җене сөймәгән директорның күзләре зәһәр ялтырап алды.
– Нәрсә дигән сүз бу? Акчаны сез урладыгызмыни? Ничек була инде бу, аңлатыгыз.
– Бик гади була, Замир Яруллович! Буласы туебыз өчен срочно акча кирәк булгач, Рәсимә Салаватовнаның сумкасыннан алырга туры килде. Үзенә әйтергә өлгермәдем, ә ул, дөнья җимерелгәндәй, тавыш күтәргән.
– Ну и ну, – дип, югалып калган директор русчага ук күчә. – Ну и нравы у современной молодёжи…
– Рәсимә Салаватовна бу хакта үзе беләме соң? Ни пычагыма сез укучыларга дәрескә әзерләнергә, йокларга бирмичә, шикле, төрлечә юрарга урын калдырган тәҗрибәләр уздырасыз? Мин бу хакта ронога әйтмичә булдыра алмыйм, җәзасын үзләре билгеләрләр.
Беткән баш беткән дип, Нәсим янәдән алдау юлын сайлады.
– Рәсимә, әлбәттә, белә. Безнең бар тапканыбыз уртак. Тиздән туебыз булачак, шул хөрмәткә роно шелтә чәпәсә, шәп котлау, нур өстенә нур булыр!
Директор, тәмам рольгә кереп, яше мөмкинлек биргән тизлек белән урыныннан сикереп торды да, хуҗаларын тыңламыйча, як-якка сибелгән чәчләрен тәртипкә чакырганнан соң, йодрыгы белән кулын авырттырмаслык итеп кенә өстәлгә китереп сукты:
– Прямо балалар бакчасы. Үзара уртак тел таба, аңлаша алмаган кешеләргә коммунизмда яшәячәк яшь буынны тәрбияләүне ышанып тапшыр инде. Өлкән буын, ягъни без сәхнәдән төшкәч, кем кулына калыр инде кадерле илебез, мәгърифәт учагы?
Әдәп-әхлак темасына тәмләп, ноктасын-өтерен куеп, озын-озак нотык тотарга яраткан Замир Яруллович Нәсимне күңелен бушаткач кына җибәрде.
Ә тарих укытучысының кайгысы башкада, тизрәк Рәсимәсен табып, югалган акчаңны эзләп йөрмә, тавыш күтәреп дип кисәтү иде. Үзен кызган таба өстенә бастыргандай хис иткән Нәсим директорның сүз сөрешен аңлады да, аңламады да. Хуҗа тозагыннан котылуга, Рәсимәне эзләп китте, хәтта аны, ишек шакып, дәресеннән үк чакырып чыгарды. Бер-берсенә тәүге очрашуда ук гашыйк булып, никах һәм язылышу көнен билгеләгән, һәрдаим очрашып яшәгән Нәсимнең дәресне бүлдереп дәшүен Рәсимә берәр хәвеф-хәтәр булмадымы икән дип куркып ук кабул итте.
– Нәрсә булды, Нәсим? Ахырзаман җиттеме әллә? Унбиш минут кына көтә алмадыңмы?
– Юк шул, Рәсимәкәем, түзәрлек булса да, чыдарлык тәкатем калмады. Сагындым үзеңне, хәтта һава җитми.
Рәсимә аңа карап сокланып, илһамланып,