Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
иноверецларны безнең дингә тарту үзәге булып тора. Аның каршында Яңа керәшен конторасы дигән оешма төзелде.
– Төзелсен, башка диндәге халыкларны христианлыкка тарту буенча да эшләсеннәр. Тик ул, безнең җирлектә булгач, епархиягә буйсынырга тиештер ич?
– Тулысынча килешәм синең белән, ләкин, әйтәм бит, Синод указы шундый иде.
– Тәртип түгел бу, атакай. Аек акыл белән аңлап булмый моны! Һич тә аңлап булмый!
– Анысын тора-бара үзең карарсың инде… Минем Синод белән араны кискенләштерәсем килмәде.
Илларион атакай Казан епархиясе эшләрен ашыкмыйча, бик тәфсилләп кабул итеп алды да Әрхәрәй йортына Богородицк монастыре һәм бер үк вакытта Яңа керәшен конторасы җитәкчесе булып торган архимандрит Алексий Раевскийны чакыртырга кушты. Ләкин Зөягә аны чакырырга барган иеромонах:
– Архимандрит Раевский, бу арада бара алмыйм, эшләрем күп, диде, – дигән җавап белән кайтты. – Бераз бушагач, атакай белән танышырга үзем килеп чыгармын, диде.
Билгеле, мондый җавап Илларион Рогачевскийның ачуын китерде. Янәсе, нинди башбаштаклык бу?
– Чыннан да, шулай дидеме? – дип сорады ул иеромонахтан.
– Нәкъ шулай диде, атакай, Алла үзе шаһит!
Моны ишетү тагын да авыр иде. Ләкин алай да ул хәзергә, үзен әллә кемгә санаган бу архимандритны күреп сөйләшкәнчегә хәтле, аңа каршы бернинди адым да ясамаска, аның үзенә килеп чыкканын сабыр гына көтәргә булды. Аннары шунысы да бар: беренчедән, аның бу горурлыгын киметү өчен нишләргә, нинди адым ясарга кирәклеген үзе дә белми иде әле. Икенчедән, әгәр ул үзен шулай бәйсез тота, епархия җирлегендә яшәп тә аны санга сукмый икән, димәк, аның Синодта яклаучылары, үз кешеләре булуы да бик мөмкин бит!. Юк, башта аны күреп сөйләшергә, кылларын тартып карарга кирәк: аңа үз-үзенә шундый ышаныч кайдан килә икән?
Ниһаять, гәрчә инде бу вакыт эчендә ачудан шартлар хәленә җитсә дә, ул сабыр гына көткән сәгать тә җитте: беркөнне Әрхәрәй йорты ишегалдына гап-гади арбага җигелгән атта Алексий Раевский үзе килеп керде! Бу вакытта архиепископ, ни турындадыр уйланып, тәрәзәдән карап тора иде.
«Бу нинди карачкы тагын? – дип куйды ул, ашыкмыйча гына арбадан төшкән кара кафтан кигән озын буйлы, ябык гәүдәле, ярым бөгелә төшкән дин әһелен күреп. – Берәр чиркәү побыдыр, мөгаен».
Ул урынына килеп утырды. Күп тә үтмәде, аның ишеген шакыдылар.
– Керегез, кер! – диде ул калын тавышы белән.
Ишек катында әле генә арбадан төшкән кеше басып тора иде.
– Сиңа исәнлек-саулык телим, атакай! Мин Зөя шәһәрендәге Богородицк монастыре һәм Яңа керәшен конторасы җитәкчесе Алексий Раевский булам. Сине Казан епархиясе җитәкчесе вазифасына билгеләнүең белән чын күңелемнән котлыйм һәм бу авыр вә изге эшеңдә уңышлар телим, – дип тезеп китте архимандрит, кабинет хуҗасына бер сүз дә кыстырырга ирек бирмичә. – Мин синең белән танышып, хәер-фатихаңны алырга дип, бу вазифага билгеләнүегез хакында ишетүгә үк килергә җыенган идем дә, тик әле бер, әле икенче эш килеп чыгу сәбәпле,