Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Кем дә кем «безопаскадан» имтиханын тапшырмаган, ычкыныгыз. Инженер килә! – дип кычкырып җибәрде.
– Сәлам рабучий класска! – диде Нуришанов, безнең янга килеп җитеп. Кулына ул чемодан төсле күн чехол белән ниндидер авыр бер нәрсә тоткан иде. – Йә, мастерыгыз кайда?
– Мастер килеп җитмәде әле. Утырыгыз, Гыймран ага, кунак булырсыз. Әйдәгез, бер көйрәтеп җибәрик, – диде Азамат, аның салпы ягына салам кыстырып.
– Көйрәтергә була. Кайсыгызда бар тәмәкенең усалы?
Аңа төрле яктан портсигарлар, таушалган «Беломор» каплары суздылар. Нуришанов бер папиросны кулында әвәләп авызына капты, икенчесен, кара көнгә дип, колак артына кыстырды. Чехолдагы әйберсен имәнгә сөяп куйгач, күзләрен бөркәп торган салынкы кашларын күтәреп, имәнне баштанаяк бик сынап күздән үткәрде, тик шуннан соң гына имән төбенә килеп утырды.
Бригада егетләре аңа карап тынып калдылар.
Җәен-кышын дагалы күн итек киеп, яшькелт юл кожанын өстеннән салмый йөри торган зур гәүдәле, дәү битле бу агай, бригада территориясенә килеп чыккан чакларда, безнең эчкә шом сала торган иде. Инженерлык белеме булмаса да, тумыштан килә торган практик акылы, тапкырлыгы белән ул теләсә кайсы инженерны төп башына утырта ала. Күрәсең, гади бер операторны инженер итеп юкка гына күтәрмәгәннәр. Беркайчан да вакланмас, артыгын сөйләмәс, әмма тиешлесен тишеп куяр. Промыселның хәвефсезлек кагыйдәләрен саклауда ул гаять дәрәҗәдә каты куллы һәм үгездән дә үҗәт иде. Аның бүген гадәттә булмаганча ягымлы исәнләшүенә, өстәвенә үзеннән яшь «бала-чага» белән иркенләп тәмәке тартырга утыруына без аптырабрак калдык. «Якты чырайдан такта чәйгә» күчүче Азамат түзмәде, аның каршысына ук килеп утырды да:
– Гыймран ага, сез Кәлимәтнең үз кешесеме? – диде.
– Ә нигә?
– Менә бу имәнне дөньядан ваз кичкән бер дәрвиш утырткан, диләр. Шул сүз дөресме?
– Нинди дәрвиш?
– Аның, имеш, бик зур кайгысы булган. Имән үссә, кайгым онытылыр, имән корыса, кайгым артыр, дип әйткән, ди.
Нуришанов ашыкмый гына башын борды, салынкы кашларын күтәреп, имәнгә бер карап алды. Мин аның күзләрендә әллә нинди усал очкын елтырап китүен күрдем. Ләкин очкын шундук сүнде – йөнтәс кашлар аның күзен янә бөркәп куйдылар. Хәвефсезлек инженеры кеткелдәп кенә бер көлеп алды һәм киң борын тишекләреннән тузгытып төтен чыгарды.
– Тыңлап-тыңлап торам да мин сезне, исем китә, әкәмәт тә сәер кешеләр сез, хәзерге яшьләр, һәрнәрсәдән мөгез чыгарырга торасыз, хе-хе-хе… Нинди дәрвиш утыртсын ди моны? Талип карт имәне бу.
– Ну-у?! – дидек без, барыбыз берьюлы, гаҗәпләнеп.
– Әлбәттә.
– Үзе утырттымыни?
– Билгеле, үзе. Тынгысыз адәм бит ул Талип. Тик торганнан сөйләнә башлый. Шигырь укый, такмак әйтә. Һич югы, бер дә булмаса, начальство белән тиргәшә.
– Анысын беләбез, тынгысызлыгы бар, – дип куйды Шәйхаттар. – Безнең канга да тозны аз салмады.
– Талип карт кебек тынгысызлар күбрәк булсын иде әле, – дип каршы