Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
киңәшеп, тәкъдимнәребезне әйтеп үткәрдек. Эшебез дә көндәгедән җиңелрәк барды, ансатрак эшләнде, аякларыбыз тигән җиргә тиде, тимәгән җиргә тимәде.
Ләкин безне зур гына борчу көткән икән әле. Төштән соң сәгать өчләр тирәсендә тревога сигналы яңгырады. Көмеш быргының, урман эчләрен айкап, ашкынулы-дәртле авазы тирә-якка сибелүе булды, бер минут кичекми, имән янына җыелдык. Быргысын кулына тоткан Азамат, күн курткасын өстенә киеп алган Хәйрүш, әле шәһәргә кайтып китәргә өлгермәгән Гыймран Нуришанов беренче булып килеп җиттеләр. Озакламый иртәнге вахтадагы егерме биш кеше барысы җыелып бетте.
Хәйрүшнең чырае караңгы иде, кискен генә кулын күтәрде:
– Иптәшләр, мин сезгә күңелсез хәбәр әйтергә тиешмен!
Берьюлы сагаеп калдык. Оператор егетләр артыннан кызларның кызыксынып сузылган башлары күренде. Арттагылар якынрак елышты.
Хәйрүш, тагын чак кына сүзсез торгач:
– Галиәхмәтов кайтып җиткән… – диде.
Йөзләрдә аптырау. Соң, кайтса? Моның нәрсәсе начар? Сөенергә кирәк. Ярый, каршы алырга өлгермәдек. Ярый, челтәр пәрдәләр эленмәде. Музыка килмәде, чәчәкләр булмады. Аның каравы ике көпшәле ау мылтыгыбыз бар! Аның каравы Җәүдәт үзе безнең белән дигән сүз!
Берничә секундка гына сузылган сәерсенүле тынлыкны аек акыллы Шәйхаттар җимерде.
– Кайчан кайткан? – диде ул, таләпчән, кискен тавыш белән.
Хәйрүшнең борын канатлары кыймылдашып алды:
– Моннан өч көн элек.
Имән яны кинәт гөр килде:
– Ничек?
– Бу ни дигән сүз?
– Өч көн буена бригадага килми йөриме?
Гаҗәпләнү-аптырау дулкыны узып китәргә өлгермәде, шундук икенче дулкын күтәрелде:
– Безобразие!
– Оятсызлык!
– Хәзер үк кеше җибәрергә!
Өченче дулкын, әлеге ике дулкынга бәрелеп, чаткылар чәчрәтте:
– Дөрес!
– Дөрес түгел!
– Яклашма!
– Яп авызыңны, өшегән!
Хәйрүш алгарак иелә төште, күн курткасын чишеп җибәрде, киеренкелектән тирләп-кызарып чыккан озынча көрән битен кулъяулыгы белән сөртергә тотынды.
– Тавыш, тавыш! Яле, бетерегез базарны! Кем сүз алып сөйләргә тели?
Шау-шу куптарырга дисәң, безгә куш, сүз алып сөйләргә дисәң, телләрен тешлиләр. Бу юлы да шулай булды: гөр килеп бер күтәрелдек тә тындык. Бригада егетләреннән сөйләргә теләүче күренмәгәч, Нуришанов алга чыкты. Хәвефсезлек инженеры башта, йөнтәс кашларын кыймылдаткалап, безнең якка сынаулы бер караш ташлап алды, аннары зур борынлы кызыл йөзендә мыскыллы бер елмаю чагылып китте.
– Карап-карап торам да, әкәмәт тә сәер халык сез, билләһи… Әле иртәнге якта гына Галиәхмәтовны чәчәкләр, оркестрлар белән каршы алабыз дип канат кактыгыз, инде менә шул ук Галиәхмәтовны чәйнәп ташлардай булып кыланасыз. Ай-һай-һай! Нинди киртәгә сыя бу, йә! Башыгыз белән уйлыйсызмы сез, кай җирегез белән уйлыйсыз? Кеше мең мәшәкать