Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Хәдичәттәй әйтмәде, синең хатының Мәрьям әйтте, иптәш мастер, – дип башлады ул сүзен һәм, мутланып, Хәйрүшкә күз кысып алды: беләсең килсә, бел, янәсе, менә дөньяда нинди хәлләр була: син Җәүдәтнең уку бетереп кайтканын да ишетми йөрисең, ә хатының инде аның өйләнергә йөрүен дә белеп тора!
Мәрьямнең телгә алынуы безнең кызыксынуыбызны тагын да арттырды. Татар кызларында сирәк очрый торган сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле бу яшь хатынны без бөтен бригадабыз белән ихтирам итәбез. Ул – безгә Хыялый Хәйрүшне тудырган кеше. Әйе, әйе, уйнап әйтелгән сүз түгел бу. Хәйрулла Хәкимов, Мәрьямгә өйләнгәнче, дөньяның кызыгын тилергән сыер сөтеннән таба торган кара-чутыр бер малай була. Укытучы Мәрьям аңа кияүгә чыга да башта кара-чутырны аракыдан биздерә, аннары кулына китап тоттырып, хыяллана белергә өйрәтә. Менә шуңа күрә дә Мәрьям турында сүз чыгуга, кызыксынуыбыз бермә-бер артты. Азаматны уратып алдык та шундук сөйләп бирергә мәҗбүр иттек.
– Бер кулында портфель, икенче кулында кочагы белән дәфтәр: мәктәптән кайтып килә бу, – дип дәвам итте сүзен Азамат. – Йөгерә-йөгерә кайта, кулындагы портфелен перәме тәки атындыра! Ә күзләре, әлеге шул җете зәңгәр күзләре елмаепмы-елмая! Мине күреп алуы булды, урам яңгыратып кычкырып җибәрүе булды: «Һай, кемне күрәм мин?! Азамат түгелме соң? Көпә-көндез нинди җилләр ташлады сине, балакаем? Ни өчен син промыселда түгел?» – ди, үтерә генә сорашып. Үзегезгә мәгълүм, Мәрьямнән серне яшереп булмый, ипләп кенә, җаен җайга китереп кенә, бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Башын кырын салып, хәйләкәр генә тыңлап торды да елмаеп әйтә: «Син, алай булгач, разведкага килдең инде, әйеме?» – ди. «Разведкага, – мин әйтәм, – яле, бер дә яшермичә, дөресен генә әйтеп бир әле, Җәүдәтнең кайтуы дөресме?» – дим. «Дөрес, – ди бу, – инженерыгыз кайтканына бүген нәкъ өченче көн», – ди. «Син шуны белеп йөрдеңме?» – мин әйтәм. «Мин шуны белеп йөрдем», – ди. «Иреңә дә әйтмәдеңме?» – дим. «Иремә дә әйтмәдем», – ди, үзе көлә. «Дөньяда хатыннардан да хәйләкәр бер генә зат та юк, дип әйтәләр иде, дөрес икән, – мәйтәм, – без бит синең эчеңдәге тышыңда дип йөрибез, болай булгач, синең тышыңдагы да эчеңдә булып чыкты бит…»
Мәрьямем үзгәрде, җитдиләнде, күзләре тирәнәеп китте. «Их, балакаем, сабый шул әле син, берни белмисең, борыныңа кызлар исе кермәгән. Җәүдәтнең кайтканын әйтергә ярамый иде, ул бит өйләнергә йөри…» – ди. Мин гаҗәпләнүемнән: «Кемгә?!» – дип кычкырып җибәрдем. «Хәзергә әйтмим әле, – ди бу, – күпне белсәң, тиз картаерсың, – ди. – Иртәгә кияү белән кыз сезнең янга фатиха сорарга килерләр, менә шунда барысын да белерсез», – ди. «Ниткән фатиха ул тагын? Иске заманча!» – мин әйтәм. «Юк, – ди бу, – иске заманча түгел, нәкъ менә яңа заманча. Элек бит фатиханы муллалар биргән, ә хәзер бригада бирә. Хыялый Хәйрүш бригадасы, ике тигез мәхәббәткә фатиха биреп, бәхеткә юл ача: өйләнегез, туйлар ясагыз, дусларыгызны сөендереп, алма күк балалар үстерегез! – ди. – Шәп яңгырыймы?» – «Шәп бу, – мин әйтәм, – исләр киткеч бу! Хәйрүшне хыялланырга син өйрәткән дип әйтәләр иде, дөрес икән». Мәрьям апагыз сул күзне хәйләкәр генә кыса да әйтә: «Син мине мактарга ашыкма,