Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
«Нефтяник» ресторанында үткәрергә була. Ул чагында савыт-саба, өстәл-мазар өчен кайгырырга кирәкми. Тик шунысы бар – ресторан бәясе кыйбатка төшәчәк. Әгәренки инде яшьләрчә саф һавада, менә шушы аланда үткәрәбез дисез икән, ул чагында, без – үзебез баш, үзебез түш. Савыт-саба белән өстәлләрне ничек тә табарбыз, ә Бөгелмәдән, туп-туры заводтан, бер-ике мичкә пиво кайтартырбыз. Шуңа күрә тәгаен белик: борын башына күпмешәрдән җыясыз?
Хәвефсезлек инженеры кесәсеннән уч төбе хәтле генә счёт алды, шалт-шолт төймә тартып, туйның безгә күпмегә төшәсен чутлап бирде. Кеше башына күпме эчемлек, шуның күпмесе ак аракы, күпмесе кызыл аракы, күпмесе шампанский икәнен, ике мичкә пивоның күпмегә төшкәнен, сыер итен, сарык итен, тавык итен, конфет-прәннекнең, әче-төченең төрен төргә әйтеп, һәркайсының күпме торганын, сумы-тиене белән санап, бер мең сум акча исәпләп чыгарды.
– Бер мең, искечә ун мең! – диде Хәйрүш, уйга калып. – Күбрәк түгелме бу, Гыймран агай?
– Каян килеп күп булсын! – Нуришанов счёт төймәләрен киредән сала башлады. – Бригадада илле өч кеше. Шуңа тагын Хәдичәттәйне куш, Талип картны өстә. Семьялылар парлап килсә, ул буладыр барысы, әйтик, примерно сиксән кеше, бу бит, соң, борын башына егерме сум дигән сүз генә түгелме? Шушымы күп була? Аннары без үзебезнең кем икәнебезне онытып җибәрәбез. Без бит – нефтьчеләр. Нефтьченең дә ниндие әле – ил күләмендә беренче урынга чыккан Татарстан нефтьчесе! Ун сум акча артык тоту белән исәпләшеп торыргамы?
– Ярый. Аңлашылды, – диде Хәйрүш. – Димәк, ике көннән, якшәмбе көнне сәгать уникеләргә туй табыны әзер була?
– Әзер була.
Хәйрүш, җиңел сулап, урыныннан торды.
– Алайса, бик шәп. Бүген кич белән үк акча җыеп бирербез. Әйдә, тотыныгыз эшкә!
Нуришанов, туй мәшәкате артыннан йөрү өчен дип, мине ике көнгә эштән бушаттырды, һәм шул көнне үк, промыселдан вездеход алып, күрше авылларга чыгып киттек.
Безнең бу сәяхәт турында иркенләбрәк сөйләми ярамас. Ник дигәндә, Гыймран агайның сугымлык сатып алуында мин безнең бригада егетләренең берсендә дә булмаган кәсепчелек һәм сәүдәгәрләр осталыгы күрдем. Минем бабай, андый кешеләр турында сөйләгәндә: «Маһир да соң, карт боргыч!» – дип тел шартлатып тора торган иде.
Җәйге кояш Нурсала таулары артына иңеп, ерак басулардан мал-туар кайткач, без Тайсуган авылына килеп кердек. Гыймран агай, кайбер ала канатлар кебек тузан туздырып, урамда машина куып йөрмәде, «газигы» н каралты-курасы бик таза бер ишегалдына кертеп куйды да, йорт хуҗасын – кып-кызыл битле, тәбәнәк кешене – лапас ышыгына чакырып, озак кына нидер киңәште. Аннары урам буйлап китеп барды. Бер капкага керде – сугымга мал сорады, тагын берсенә керде – тагын сорады. Соравын сорады, ләкин юньле-рәтле карамады, бәясен дә сатулашмады. Тик өченче йортка кергәч кенә, кожанны чишеп җибәреп, иркенләбрәк сөйләште. Иңгә-буйга нык килгән утыз яшьләрендәге чибәр генә кеше – йорт хуҗасы – безнең янга өч кыш кышлаган кысыр тана җитәкләп алып чыкты. Тана бик матур, өсләре елкылдап тора, янына килгәндә, усалланып башын чайкый иде.
Гыймран агай бер кулы белән тананың