Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
Барлык бригада бертавыштан аны куәтләп җибәрде.
Кияү белән кыз аяк өсте бастылар. Гүзәлия, оялып, каушап, башын читкә борды, үптермәскә теләде, бригада аның саен ярсыды, кул чапты, рәхәтләнеп көлде. Минем белән янәшә утырган Зөбәрҗәт, балаларча беркатлы эчкерсез сөенү белән сөенеп, чандыр кулларын чәбәкләп:
– Тагын, тагын! – дип кычкыра башлады. Ул нигәдер гел миңа таба борыла, гел миңа карап сөйли иде.
– Здорово! Здорово! Әйе бит, Сәләхи абый?! – диде ул. Мин аның алсуланган йөзен күрдем, чаткыланган күзләрен күрдем, ләкин сөенечен берничек тә уртаклаша алмадым, тик күңелемнән «Карале, бик үк ямьсез түгел икән бит бу кызый…» дигән уй гына узып китте.
Табын янында, бөтен бригаданың күз алдында, дөресрәге, табыннан читкә борылып, оялып кына үбешү яшьләрне кузгатып, ашкындырып җибәрде. Кызлар әдәп өчен генә ялындырган булдылар да бердәм тигез тавыш белән җыр башладылар. Җырлап арыгач, егетләр, сикереп төшеп, биергә кереште. Шаян табигатьле Азамат үзенең гармунында әллә ниткән әкәмәтләр кыландырып бетерде.
Кемдер юри, кызык ясау өчен, Шәйхаттарны да биергә чакырды. Дүрт-биш ел бергә эшләү дәверендә без аның артистлык талантын күрмәдек, үзешчән сәнгать кичәләренә бау белән дә тартып алып бара алмадык.
Аның гел ашау турында гына кайгыртып, сөйләшә башласаң да сүзне гел шул якка таба боруын белгәнгә күрә, халык, этешә-төртешә, түгәрәк тирәсенә җыелды.
Шәйхаттар ялындырырга уйламады да. Бер кулына аракыдан бушаган зур гына шешә, икенче кулына стакан тотып, көлдерер өчен юри салмаклатылган үтә ялкау хәрәкәтләр белән түгәрәкне бер әйләнеп чыкты, аннары дөберт итеп җиргә тибеп куйды, китте шуннан, китте кызып! Көзге кебек ялтыратылган хром итекле аякларын ялт та йолт, ялт та йолт тирә-якка ыргытып кына тора; каян чыга җитезлеге, каян чыга көлкесе, күзләр иярми, күзләр! Биеп кенә калса бер хәер иде. Биегән уңайга җыр сүзләрен, кызларның исемнәрен куша бара:
– Бие, бие, Шәйхаттар, Габсаттар, Гайфулла! Ай җаный, Мәйсәрә, Рәхимә, Гүзәлем! Биегән кеше бай була, ай җаный, Шәйхаттар, Азамат, вай җаный, Гүзәлия! Биегән кеше бай булганчы, Шәйхаттар, ай җаный, Мәйсәрә, Кәүсәрия, Гөлгенә, карт алаша тай була, ай җаный, ай! Киңрәк мәйданны, киңрәк! Менә шулай, менә шулай, һоп. Атның аласы була, Камәрия, Гүзәли! Җем-җем карасы була, Мәйсәрә! Ай җаный, кенәри, сандугач, сөйсәң сөй ярның чибәрен, Сәләхи, сөйсәң сөй ярның матурын, Шәйхаттар, сөйсәң, аласы була, дусларым! Һай-ли, һай-ли, кара күзләр алдалый, кара күзләргә алданып, зәңгәр күзләр калгалый! Дөресме, дусларым!
– Браво!
– Молодец, Шәйхаттар! – дип, аны төрле яклап үсендереп тордылар һәм, әле бер, әле икенче кыз, каршысына чыгып, хәлдән тайганчы биеттеләр.
Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Төркемнәргә оешты, аланга гына сыеша алмыйча, күпереп, күбекләнеп, ташып, каеннар арасына сибелде. Яңадан табын янына җыелгач, Хәйрүш Җәүдәткә күн футлярга салынган бүләк мылтыкны тапшырды. Сүрелә башлаган бәйрәм табынына тагын җан керде, яшьләрчә җитез итеп, дуылдатып кул чаптык. Күңелләр янә