Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
әйтмешли, үз исемемнән…
Нуришанов кесәсеннән бәләкәй генә ике тартма чыгарды, аларны төргән юка чытырдавык кәгазьләрне сүтеп, зәңгәр бәрхет тышлы тартмаларны Җәүдәт белән Гүзәлия кулына тапшырды.
Җәүдәт рәхмәт әйтеп баш иде, Гүзәлия шундук үзенә эләккән тартманы ачып карарга тотынды.
«Алтын сәгать…» – диде кемдер, сокланып.
Талип карт кашларын җыерды, ә минем күңелемә: «Танадан калган акчага алмадымы икән?..» – дигән шикле уй килде.
Хәвефсезлек инженеры сокланып тел шартлатуларга да, бүләкләрне хуплап әйткән сүзләргә дә исе китмәгән кыяфәт белән, стаканын югары күтәреп, кияү белән кызның әти-әниләренә таба китте. Өстәл башына тыйнак кына, мөлаем гына килеп кунаклаган бу өлкән кешеләргә карата да аның матур сүзләре калган икән әле. Тол килеш яшәп, шундый да акыллы, башлы егет тәрбияләп үстергәне өчен ул Хәдичәттәйне үтереп мактады, шуның белән аның күңелен йомшартуга иреште. Әни кешенең шатлык яшьләренә ихтирам йөзеннән бәйрәм табыны тынып калды. Шул форсаттан файдаланып, Нуришанов үзенең мактау сүзләрен Талип картка, ягъни Гүзәлия кебек гүзәл, булдыклы, тәүфыйклы кызның әтисенә, «хөрмәтле өлкән дустыбызга, нефтьчеләр ветеранына» яудырырга кереште. Ләкин шул мәлне беребез дә көтмәгән бер хәл булып алды. Талип бабайның чал сакалы дерелдәргә тотынды, ул ашыгып урыныннан торды да Нуришановның чәкешергә дип сузган стаканын дорфа гына этеп җибәрде, кандай кызыл куе шәраб ак эскәтер өстенә түгелде.
– Чәкешмим! Юк! Шайтан синең дустың, белдеңме, шайтан!!! Кит моннан, югал күз алдымнан… Тапкан монда ветеран! Лыгырдавык…
Картның кыяфәте адәм баккысыз: күзләре аларган, чал сакалы чуалып, алга таба сузылган иде.
– Нигә син койрык болгыйсың? Җәүдәт алдында ялагайланасың? Имеш, ул әти урынына… Беләм мин… Синең ише дуслар әйбәт чакта гына… Башыңа бәла килсә, эзегез калмый сезнең… Исеңдәме, эттән яралган нәрсә, теге чакта, Бакуда… Юеш таракан кебек, ярык арасына постың… Сатма Галиәхмәт исемен, кит моннан! Кит! Күз алдымда торма!..
Табын җимерелде. Бәйрәмнең яме китте. Берни аңламаган кызлар бер күчкә өелде, егетләр сикерешеп урыннарыннан тордылар. Төсе качкан Хәйрүш бабасын тынычландырырга ашыкты.
Ләкин картны алай гына тынычландырып булырлык түгел иде инде. Кулларын бутап, ачы тавыш белән кычкырып, ул Нуришановка ябырылды. Мин хәвефсезлек инженерының үзен тотышына игътибар иттем. Нуришанов башта каушады, кемдер битенә төкерергә килгәндәй, стакан тоткан кулы белән йөзен каплап, бер адым артка чигенде, әмма хурлыкка калудан курыкты бугай, үзен бик тиз кулга алды, аякларын аерып баскан хәлдә, ирен чите белән елмаеп, ярсыган картка карап тора башлады: исерек адәм ни сөйләмәс, янәсе!
Дәгъва тына төшеп, Гүзәлия белән Мәрьям – апалы-сеңелле икесе – әтиләрен урман эченә алып кереп киткәч, мин аның, Нуришановның, кинәт дулкынлана башлавын күрдем.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен