Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов

Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов


Скачать книгу
мазасын китерәләр, кызларын урлыйлар, җәйләүләрен басып алалар, аяклы малларын куып китәләр; сарманнар белән кара-айгырларның кода булып кушылулары дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр, кодалык котлы булсын!   – диде.

      Башка сүзгә урын калмаган иде инде.

      Хәбәр бөтен җәйләүгә таралды, куанычлар, казакъ әйтмешли, куенга сыймады. Шул көн сүз куештылар. Бер атна үтүгә, югары-түбән ат җибәреп, илне җыйдылар. Кымызның мул чагы, туктыларның[5] симез заманы, йөгерекләрнең дә, дер кайнап, йөрәк суккан вакытлары иде. Яше, карты, бүз баласы, сылу кызлары җыелып, үләң[6], җыр әйтеп, думбра чиертеп, ат уйнатып, утыз көн уен, кырык көн туен кылып, ике ыруг кодалыкка кул бирештеләр.

      Калым өчен күп сатулашу булып үтте. Озак талаштан соң йөз баш кара[7], дүрт йөз алтын, ике сандык асыл зат өстендә килештеләр.

      Шул көннән Сарсымбайның яшь ярымлык кызы Карлыгач кара-айгырларның ай ярымлык ир баласы Калтайга әйттерелгән булды. Берсе – кияү, берсе калымлык саналып китте.

      Айлар, еллар үтә. Янадан-яңа җәйләүләргә күчәләр. Ике коданың катнашы күп, сыйлары уртак, уен-көлкеләре бергә бара. Тик әйттерелгән балалар гына үзләренең каената-каенаналарына күренмәскә, очраса качарга, яшеренергә тиеш булалар.

      Шул далада, шул шатлыклы күченүләр, шау-шулы маллар эчендә кайнап, ашлык сугып, сахрада ат уйнатып, туйларда бүз балалар, сылу кызлар, төрле җегет, төрле матурлар арасында үләң, җыр әйтешкәндә катнашып, Калтай белән Карлыгач үсеп буйга җиттеләр. Мәгәр бер-беренә күңел якынлыгы юк иде әле. Кыз үзенең җегетен, очраганда һичнәрсә аңламастан, хәйран булып карый иде. Яшүсмер Калтай, бу сүзгә үткен, гәүдәгә үзеннән зур, чибәр кыз алдында ни әйтергә белмичә, бераз югалып, каушап кала иде.

      Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар – билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай, дип мактыйлар иде. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгач-Сылу дип атыйлар иде.

      Кыз гомеренең унсигезенче язына аяк басканда, һәр ике йорт, зур туй кылып, аны каенаталар йортына озату чараларын күрү уена төштеләр. Тиешле калым түләнеп беткән иде. Казакъның гадәте буенча, хәзер инде җегет, ата-аналарыннан, өлкәннәрдән яшеренрәк, киленчәкләр аркылы, кызның куенында булырга хак алган; һәм караңгы төннәрдә, җәйләүләр тынгач, аның күңеле сабырсызланып, Карлыгач-Сылуның тирмәсенә тарта торган булды.

II

      Җәйнең аяз, матур айлы кичләреннән берсе иде.

      Җегет асыл киемнәрен киде, сөекле тулпары Байчобарны иярләде, камчыны билгә такты да, ил-күз тынгач, ат җилдереп, Алтын-Күлгә, Сарсымбай җәйләвенә килде.

      Зур күлнең кыйбла як башында унике ак тирмә якты ай астында, яшел сахрада тезелеп утыралар. Боларның уртадагы өчесе байныкы. Кызның торганы шул өчнең сул ягындагы ак өй икәнен ул белә иде. Мәгәр туры анда барырга, гадәт буенча, иртәрәк әле. Ике арада илчелекне үтәүче килен авылның иң читендәге фәкыйрь тирмәдә иде. Атны бәйләп, шунда керде. Өйдә башка адәм юк, тар билле, күкрәге тәңкәле бишмәт кигән, башына ак урамал сарган


Скачать книгу

<p>5</p>

Тукты – тууына алты айдан артыграк вакыт узган куй бәрәне.

<p>6</p>

Үләң – җыр, шигырь.

<p>7</p>

Кара – терлек.