Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
чамасын төзәтим дип яткан эшем гуй! – диде. Сөйләүдән арып китте, хәлсезләнеп, кире ятты, ахыр фәрманын кыенлык белән әйтә алды: – Мин ике сөйләргә гадәтләнмәгәнмен: Азымбай белән нугай молданы чакырыгыз, Кашка белән Дөлделне иярләгез, бу ике байгыш Коргак-Күл җәйләвенә барып кайтырлар!..
Башка чара юк иде. Яңадан каршы әйтергә һичкемнең батырлыгы җитмәде. Тукал сабасын бәйләде, пешкәкне кирәгәгә элде дә чыгып китте. Байбичәнең җаны әрнүле иде. Мәгәр, кабаттан сүз кузгатып, авыруны борчыйсы килмәде, янына барды, мендәрләрен, юрганнарын ипләде.
– Авызың кибеп калгандыр, бераз дәм итсәңче! – дип, ишек төбендәге кечкенә күн турсыктан, Бохараның яшькелт пыяласына салып, кымыз китерде.
Авыруның куәте аз, куллары калтырый, юан симез гәүдәсе бераз бушап калган кебек иде. Күп эчә алмады, бер-ике генә йотты да:
– Ай, карагым, үлемнең килүе шул булса кирәк. Тамагымнан үтми торыр… Артык бармый, алып куй, бавырым, – дип, кире бирде.
Бу арада Якуп бөтенләй юлча киенеп бетте. Өстендәге буй-буй сырып тегелгән яңа көпе, башында бәрхет тышлы, кызыл төлке эчле, чите камалы очлы бүрек, билендә кара алтын белән бизәлгән көмеш кәмәр, кулында камчы. Ул, агасы авыру була торып та, каядыр китәргә теләвенең сәбәбен әйтергә тиешле тапты:
– Яңгырбайның, – диде, – бала туе икән. Йортның өлкәннәре җыелса кирәк… Төрле илнең агалары, биләре, аксакаллары белән әңгәмә кылып кайтсам дигән уем бар иде! – диде.
Партиянең, ыругның элекке җиңелү белмәс куәте кими, урыны какшый, дошманнар көч ала башлаган заман иде. Бай үзе дә, хәлне аңлаган бикә дә моңа каршы әйтмәделәр.
Байтүрә аеруча кабул күрде:
– Миннән, – диде, – яхшыларга сәлам әйт, аксакаллар мәҗлесенә барып, әңгәмәләрен ишетә алмавыма күңелем бозылып калды!
Якуп чыгып барганда, байбичә аңа ярым шаяртып әйтә калды:
– Бүген Мәрьям өчен яучылар киләчәк дип хәбәр иттеләр… Безгә кода булам дигәннең баласы, дәүләте ничек икән? Шул турыда Яңгырбайның байбичәсе Гөлбарчын белән бераз киңәш кылсаң, ике якның чамасын тартып карасаң зарар итмәс!
Тукалның ике айлык кызын Йолдызбайның яңа туган улына әйттерү турында кодалык сәүдәсе бара иде. Бикәнең сүзе шул хакта иде.
Якуп моның эчендәге интриганы нык төшенгәнгә, Рөкыя байбичәнең шаян акылына хәйран булып елмайды:
– Хатын булып яратылуың әрәм синең, – дип китә бирде.
Тукал байның хәбәрен ирештергән булса кирәк, тыштан ук шаулап, тавышланып, Азымбай килеп керде.
Бу ябык, чандыр гәүдәле, эчке хәйләкәр күзле, җиңел кузгалышлы бер карт иде. Ияге очланып килгән, яңак сөякләренең югары ягы тышка бәреп тора, берничә генә бөртек чал сакалы җилберди; аягында иске читек-кәвеш, өстендә начар камзул, такыр башында татарның белен кебек җәелгән, каешланган иске кәләпүше иде.
Ишектән аягын атлауга, тирмәнең эчендәге байлыкка, кирәгә буйлап тезелгән буяулы сандыкларга, кат-кат өелгән атлас юрганнарга, хәтфә келәмнәргә күзләрен йөртте, нечкә уенчак тавыш белән:
– Саламалайкем…