Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
дип, сабырсызлык белән көтсә дә, булдыра алмады, үз юлы белән китә барды, – дип шаяртып каршы алдылар.
Эремчек эшен бетереп, киезгә тотынган Айбала:
– Карагым, без арып калдык, бераз булышсаңчы! – диде.
Кыз карчыклар белән исәнләште дә көлеп җавап кайтарды:
– Әкәм белән чичәмә зур үпкәм бар: мине бу һөнәргә өйрәтми калдырганнар, – диде.
Айбала тагы:
– Моңа өйрәнәсе юк, күңелендә дәрт булса, бер күрүдә беләсең, – дип шаяртты.
Сылу, иркәләнеп, аның сүзен бүлде:
– Өлкән аналар гаеп кылса да әйтим, бу эшкә күңелем дә юк, – дип көлде.
Киез басу эшендә юлбашчылык кылган ак чәчле, керле күлмәкле, җимерек борынлы карчык:
– Өйрәнми куя бир, сәүләм. Кыз чагың – алтын чагың, ни әйтсәң – шул килешә, ни кылсаң – шул ярый… Мәгәр каената йортына килен булып төшкәч, аял көне – эт көне гуй, балам… Анаң канаты астындагы вакытның кадерен бел, уйна да көл! – диде.
Киленчәкләр:
– Кимпернеке дөрес, ау, кыз чагың – алтын чагың, килен булгач, хәл яман, – диешеп, бүрәнә кебек уралган киезне җәеп җибәрделәр дә казандагы эссе суны китереп сибә, кайбер нечкәрәк җиренә яңадан җон кушып баса башладылар.
Өлкән тирмәдән байбичә Алтынчәчнең тавышы ишетелде, кыз анасына барыйм дип борылганда, өйләренең артына ике тәгәрмәчле арбага ябык үгез җиккән бер кимпер килеп тукталды. Киез басучылар, эшләрен ташлап, арба янына җыелдылар. Айбала:
– Хуш килдең, чичә! – дип, кунакны, ярым күтәреп, әрҗәсеннән тартып төшерде.
Бу – Әхмәт авылының, әлеге Азымбайны кыйнаган дивана карчык иде; байның ялчысы Җолкынбайга, ераграк булса да, кардәш иде. Каршы алучыларга кул биреп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашып бетәр-бетмәс, ярым каһәрләп, ярым елап, үзенең йөрәген ачты:
– Илнең Байтүрә дигән эте бердәнбер карагым улымны, урыс түрәне үтергән дип, ялганлап ант ясап, гуаһ[42] табып, катрга җибәрде, актык җылкымны салым өчен дип саттырды… Акылдан язган бер кимпермен… Кая барыйм? Биремҗан әкә әйтте: «Үзеңнең энең янына, Алтын-Күл җәйләвенә барсаң, Сарсымбай сиңа тамак та бирер, кием дә бирер, малын багарсың, киезен басарсың, җебен-арканың ишәрсең», – диде. Өлкән аксакалның телен алмаска амалым бармы? Үгеземне җиктем дә юлга чыктым… Ни кылыйм, үлем көтеп йөргән бер карчыкка кабер табылмасмы?! – диде.
Шуның артыннан ук, бутап, ялгыштырып, Байтүрәнең илчесе Азым әкәне түбәләвен сөйли башлады.
Карчыклар, киленчәкләр аны:
– Син Җолкынбайның якын кардәше гуй, үзең бу авылда үскән бер адәмсең, җылавыңны куй, Сарсымбай бар чагында ач үлмәссең, – дип юата калдылар.
Карлыгач-Сылу кунак кимпернең таягын алды да өлкән өйгә, атасы Сарсымбайга йөгерде.
Кыз ике көннән бирле атасы белән үзе арасында ниндидер бер салкынлык сизә иде, кан дошманның илчесе кыйналу хакындагы сүз белән аның күңелен алмак булды. Ул кергәндә, Сарсымбай түгәрәк тирмәнең түрендә чәй эчеп утыра иде. Иркә Сылу, бик чак кына каушап, ләкин назланып, атасына барды, акрын гына елмайды.
– Әкәм, –
42
Гуаһ – танык, шаһит.