Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
көтүче булышлык кылып атландырдылар, кыз, җегет, Сарсымбайлар да үз атларына менделәр. Дүртәүләп Алтын-Күл җәйләвенә юнәлделәр.
Ләкин өйрәнмәгән ала айгырга бергә бару да кыен иде. Көтүче, әле кушылып, әле дулаган атын тыя алмыйча, дала буенча чабып, күп азапланды да, бераз җайлангач, нык тирләтү өчен ялгызы бер якка җилдерде.
Карлыгач әткәсенә:
– Мин дә Җылкычы ата белән бергә кайтырга телим, – диде.
Бай каршы килмәде. Кыз, атын суга биреп, асау айгыр менгән Юныс артыннан куып китте.
Кунак җегет, Сарсымбайны ялгыз калдырырга килештермәгәнгә, бик теләсә дә, алар белән бармады; кечкенә матур туры ат өстендә тигез, киң далада атылган ук кебек очып киткән сылу кызны карап калды.
Болар кайтканда көн кичеккән, батып барган кояшның кызгылт-сары нуры белән иге-чиге күренмәгән хәтфәдәй яшел сахрадагы күлләр, алтындай ялтырап, күңелгә рәхәт, тыныч матурлык биреп торалар иде.
Кечкенә, зәгыйфь буйлы аксак көтүче Күчәрбайның куйлары кайтып кутанга урнашканнар, Җолкынбай белән ялчы хатын Каләмпер бәйләүдәге колыннарны ычкындырып йөриләр. Айбала белән тукал, тагын бер күршенең фәкыйрь киленчәге һәм көндез йомырка өчен Гөлчәчәк белән талаш чыгарган малайның анасы, сыерлар савып, бозауларны аналарына җибәрәләр, дивана кимпер, көндез баскан киезләрне төреп, кара киез өйгә ташып йөри иде.
Сахра кичне каршы ала. Бияләр, сыерлар көн буенча аерылган балаларына кавышып шатланалар, ялап, шаяртып иркәлиләр. Колыннар нечкә, көмеш тавышлары белән аналары тирәсендә чабып уйный-уйный далага таба китәләр. Бөтен җәйләү төнге рәхәткә әзерләнә.
Тукалның күптән салган симез куй ите, майлы казылыклары, яллары озак кайнап, гаҗиб тәмле, көчле булып өлгерделәр.
Өй тирәсендә һәммә кеше, итнең тәмен бөтен тамыр сизүләре белән сизеп, казаннан табакка бушата башлауны сабырсызлык белән көтәләр, тик кайбер гамьсез балалар гына, яңа җылкыдан алып кайткан матур, янар күзле, ак күбеккә батып тирләгән ала айгырны карап, үзләренчә шәпме, начармы, Арысланбайның юртагын узармы дип, сүз көрәштереп маташалар иде.
Җегет белән кыз кайткач та аерылдылар. Сөйләшергә җай булмады. Тик Арысланбай:
– Карлыгачым, сиңа сүзләрем күп, кич яныңа барсам иде, – дип әйтә алды.
Сылу мәхәббәтле елмаю белән:
– Көтеп алган җегетне кире кайтарырга кайсы кызның куәте җитәр, – дип җавап кайтарды да ак тирмәгә, анасы янына кереп китте.
Зур табак күтәреп, тукал казанга чыкты, күршедән берничә казакъ, көпеләрен җилкәләренә салып, акрын, сабыр атлап, казаннан табакка сосылган итнең чамасына күз төшереп, уртадагы өлкән өйгә керделәр. Йортның ялчылары, хатыннары, ач күз бала-чага берәм-берәм шул ит керәсе зур тирмәгә таба юл тоттылар. Җылкычы ата үзенең кардәше аксак Күчәрбай белән сөйләшеп тора иде. Казан тирәсендәге кузгалу көчәйгәнен күргәч:
– Әйдә, итне состылар бугай, – диде.
Болар кергәндә, өлкән өйнең эче халык белән ярым тулы иде инде. Һәркем, үзенең дәрәҗәсенә карап, кайсылары ишек төбендә баскан, кайсы чүгәләгән, өлкәнрәкләре киез өстендә