Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
уң ягында утырган тукал, Юныска карап:
– Мин ак өйгә ит бирмәдем, шуннан өлеш чыгарасыз, – диде.
Кечкенә ак тимер табак китерделәр. Җылкычы ата аңа берничә кисәк казылык, дүрт кабырга, бер майлы бөер, бераз җәймә салды да: «Алыгыз!» – диде. Киленчәк Айбала моны алып чыгып китте.
Бусы теге өйдәге байбичә белән Карлыгач-Сылуга иде.
Калган ит шундагы җәмәгатьнеке иде инде. Бу читке өлешләрне бетергәч, Юныс карт пычагы белән турый башлады. Байның икенче ягындагы чәчле сәүдәгәр җегет тә кесәсеннән пәке чыгарып турарга тотынды, башкалар тураганны ашарга керештеләр. Ләкин тураучылар үзләре дә ким куймыйлар, авызлары даим селкенә, күп вакыт иң симез локмаларны[49], елт иттереп, үзләре йоталар иде.
Бик сирәк сүзләр белән, берничә минут буенча яңаклар, куллар, тешләр туктаусыз эшләделәр. Өелеп килгән ит табакның төбендә генә калгач, эшнең чамасын сизүче Җылкычы ата иң элек үзе инсафка килде. «Булдым, биргәнеңә шөкер», – дип, майлы кулларын итек кунычларына сөртә башлады. Башкалар да, туйганмы-юкмы, бу ишарәне аңладылар. Азаккы локманы зур, симез итеп йота-йота туктадылар.
Бай, табакны алдынарак тартып, кунак җегеткә сонды; Арысланбай «булдым» дигәч, хуҗа теге ишек төбендәгеләргә берәм-берәм согындыра башлады. Бу өләшүдә алдан яки ахырдан, зур яки кечкенә бирү согынучының дәрәҗәсенә карап иде.
Сарсымбай, акрын, сабыр сайлап, кулына биш турам майлы ит алды да:
– Куйчым, кил бире, – диде.
Көтүче карт Күчәрбай, аксап килеп, уң кулын сузды. Бай бирмәде:
– Авызыңны ач, – диде.
Көтүче, барын кабып, чәйни-чәйни урынына барды. Аның бүгенге ит насыйбы шуның белән тәмам иде.
Хуҗа, тагы өч-дүрт кисәк ит алып:
– Ялчым, кил бире, – диде.
Зур, озын гәүдәсе белән күтәрелеп, җыртык киемле Җолкынбай килде дә үз өлешен йотып китте.
Күршедән берничә җегет бар иде. Икешәр-өчәр локма алар да согынды; көндез Гөлчәчәк белән талаш куптарган пычрак, бөтенләй ялангач кара малай ит кергәннән бирле кечкенә, елтыр кара күзләрен табактан алмый карап торды. Симез локмаларны бармак арасына кыстырып авызга сузуларын, чәйнәүләрен бөтен тәме белән үзе кичерә барды. Бирмиләр, бетә дип коты очкан иде. Ләкин бай аны да хәтерләде:
– Әбаш, кил бире, – диде.
Хуҗа юри кулын тутырып җәймә, ит, май йомарлаган иде, баланың авызына сыю шөбһәле иде. Малай атылып килде, авызын ачты; бай, бөтен җәмәгать көлешкән хәлдә, тыгызлап-тыгызлап тутырды, баланың тын алырга хәле калмады, авызының ике ягыннан май ага башлады, күзе әйләнде, тончыга язды, шулай да бирешмәде: тулы авызы белән сүзсез урынына барып, бөтен мәҗлеснең көлүенә карамастан, ләкин күп мәшәкать белән чәйнәп йотып җибәрде.
Табакта бер кисәк җәймә белән берничә локма ит калган иде, бай моны күтәреп тукалга сузды:
– Миңди кимпергә бирегез, – диде.
Бу әле бүген иртә генә килеп төшкән теге дивана карчык иде, ул көн буе эшләп, арудан калгып утыра иде. Хуҗаның сүзенә кисәктән
49
Локма – кисәк.