Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны! Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буена шаулап утырган зур карт урманны!
Дөрес, бу урман хәзер безнеке түгел, аны әллә ничек итеп безнең кулдан бер бай тартып алган; хәзер безгә аннан бер чыбыркы сабы да алырга ярамый! Шулай булса да, бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре, карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар, аны йөрәккә якын, бик якын, бик сөйкемле итәләр…
Бу урманнан да бигрәк, миңа шул өч яктан килеп төшкән «кул» ларның суларын үз эченә алгач, ярдан ярга тулып аккан сабыр, мәһабәт Өзән елга буйлары әллә ничек кадерле тоелалар…
Беләсе иде, кайдан чыга, кайларга бара икән бу сулар!
Беләм, бик беләм: таулар, болыннар буйлап килеп, безнең авылның буеннан аккан бу елга – Өршәккә, Өршәк – Димгә, Дим Агыйделгә коя. Агыйдел кая барадыр, анысын бер Алла белә.
Тик бик күп дөнья гизгән Сафа бабай гына кайвакыт сөйләп куя: көз көне кошлар китә торган якта, ди, Әстерхан дигән бер зур шәһәр – борынгы ханнар шәһәре бар, ди, шуның аръягында, ди, гаҗәп зур бер диңгез бар, ди. Агыйдел, ди, бик күп авыллар, шәһәрләр, таулар, кара урманнар эченнән агып, айлар, еллар буена бара-бара да, ди, әнә шул олуг диңгезгә барып коя, ди; сез моннан бер йомычка салып җибәрсәгез, ди, ул, ди, Өршәкләр, Димнәр, Агыйделләр буйлап агар-агар да әнә шул ерак диңгезгә барып төшәр, ди… Их, күрәсе иде ул диңгезләрне!
Мин әллә нинди уйлар белән бурлы бия тирәсендә, аңардан күземне ала алмый уралып йөргәндә, тегендә, яр башында балык каптырып йөргән малайлар миңа кычкыра башлыйлар:
– Закир, Закир, шырпы белән йомыркаларны китер, тизрәк ягабыз да көлдә пешерәбез, – диләр.
Кармакларны ташладылар. Уйнап, шаярып, көрәшеп, янган ут тирәсендә йомыркалар пешүен саклыйлар.
Безнең яннан гына Өзән елга һаман ага да ага… Минем хәтеремә бабайның сүзе килде.
– Беләсеңме, Апуш, – дим. – Бу елга кая коя? – дим.
Ул – бик усал нәрсә:
– Бер йомырка артык бирсәң, барын да сөйләп бирәм, – ди.
– Ярый, – дим, – бирермен.
Ул – юеш балчыкны йомарлап, әллә кайларга, күздән югалырлык итеп югары ыргыта да бармак белән санап сөйләргә керешә:
– Өзән елганы күрәсеңме? – ди. – Күрсәң, карап тор, – ди. – Бу елга, – ди, – унике чакрым киткәч, Өршәккә төшә, Өршәк Димгә кушыла, – ди. – Дим матур болыннар арасыннан бара-бара да Өере дигән зур кала янында, әллә нинди биек таулар каршында, Агыйделгә барып чыга, – ди.
Кемдер аның сүзен бүлә:
– Агыйдел кая бара?
Апуш тагы балчык йомарлый да, баш өстебездән очып барган торналарга төзәп, һавага очыра.
– Агыйделме? – ди. – Агыйдел, – ди, – урманнар, таулар, калалар ашасыннан бара-бара да Әстерхан диңгезенә төшә, – ди.
Малайлар кычкырыша башлыйлар.
– Җегет син, Апуш, ал бер йомырканы, –