Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
колынлады, – ди.
Ни эшләгәнемне белмәдем, әни, аптырап:
– Ай, бу бала харап була инде шул мал өчен! – дип кычкырып калды, мин, ашъяулыклар, табаклы бәрәңгеләр өстеннән атылып, йортка чаптым.
Әткәй бакча буенда арба төзәтеп маташа иде. Туры аңа ташландым.
– Әткәй, әткәй, әйдә тизрәк, бия колынлаган, – дип акырам.
Гаҗәп яратам мин әткәйне! Ул әз генә дә ачуланмады, минем сүзне ишетү белән, урыныннан торды да коймага эленгән нуктаны алды:
– Кем әйтте, сөенче бирдеңме?
Ул арада капкадан Фәхри малае Сәпәр сөенче сорап килеп керде.
Минем, каз кавырсыннары, чүпрәкләр сатып, сөенчегә дип әзерләнгән алты тиен акчам бар иде. Карап та тормадым, яшергән җирдән тиз генә алдым да Фәхри малаена китереп тоттырдым.
Без әткәй белән Өзән елга буена колынны алырга киттек.
Шәп маллар аякланып туа, диләр.
Ахрысы, бу сүз дөрестер.
Без барып җиткәндә, колын үзенең әле бик ныгып бетә алмаган нечкә аяклары белән саклана-саклана басып йөри башлаган иде инде.
Бичаракаем, бик ачыгып туган, күрәсең, әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, әнкәсенең сөт белән тулып каткан имчәкләрен суырып азаплана.
Бу арада бурлы бия бик артык холыксызланып киткәнгә, мин аның янына барырга курыктым. Үзенең нуктасы белән аңа якын килә башлагач та, ул, баласын бирмәскә тырышкан ана арыслан кебек, әллә нинди яшел тавыш белән чинап, әткәй өстенә ташланмакчы булды. Йомылып тешләргә, чыелдап, колынының әле бер, әле икенче ягында йөгереп тибәргә итеп карады.
Ләкин безнең әткәй курку дигәннең нәрсә икәнен белми, маллар да аның болай икәнен аңлыйлар булса кирәк. Биянең дулавына, тешләргә, тибәргә омтылуына карамастан, әткәй туры барды да муенына нуктаны ташлады; алай-болай иткәнче, бурлы биянең башы калын нукта эченә кереп тә өлгерде. Мин аптырап, хәйран булып тик тордым. Шатландыммы, юкмы – белмим.
Тик өйгә алып кайтып, бияне кое баганасына бәйләп куйгач кына, мин үз-үземә исәп бирә алырлык булдым.
Колын чыннан да гаҗәеп бер нәрсә иде.
Аның ботлары ничектер җиңел атлыйлар. Бәкәлләре озын, шундый нечкә, озын ки, мондыйлар тик чабышкы атларда гына була, диләр. Әле яңа гына кибеп килә торган койрыгы белән ялы, әз генә, кыска гына булсалар да, озаклап үреп, кабартып ясаган җефәк бәйләме кебек үзеннән-үзе дулкынланып торалар. Түм-түгәрәк сырты өстеннән, нәкъ арка турыннан, бармак калынлыгы кара тасма кебек булып, койрыктан ялга җиткәнче, кара җефәк җон сузылган. Озынча, акыллы башның киң маңгаендагы озын яра кашка – бу колынны мең, миллион иптәшләре арасыннан бөтенләй аерып, матурлыгы белән ялгыз итеп күрсәтәләр. Бөтен гәүдәсе әйтерсең Ходайның үз кулы белән, фәрештәләрнең ярдәме белән тигезләп, матур итеп, коелып ясалган. Шундый сылу, шундый асыл сөяк булып яратылганнар.
Төсе хакында аптырап калдым. Кара түгел, күк дип тә булмый. Анасы кебек саф бурлы да түгел, ничектер күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк булып ялтырап тора.
Бер самовар кайнарлык вакыт үтмәгәндер, йортка бала-чага җыела башлады. Бары да, авызларын ачып, хәйран булып, бу асыл сөяк колынга