Безнең язмыш. Анас Хасан

Безнең язмыш - Анас Хасан


Скачать книгу
соң үзе: „Хәзер әсәрләрен сораштыра башласалар, харап булам!“ – дип уйлый. Ләкин шундый „авыр“ сорауга җавап бирә алгач, тегеләр канәгать калалар. Һәм бушаган урынга утырталар. Менә шул Орёл белән сөйләшеп утырабыз. РТБда штат тупланып бетмәгән әле. Офицерлары һәм солдатлары да җитәрлек түгел. „Сездә теге хәтәр нәмәстәләр бармы?“ – дип, ГЧларга ишарәләп сорыйм. „Булса да, аларның бер куркынычы юк. Мин үзем „Тоцк“ полигонында чын атом бомбасын шартлаткан хәрби уенга катнашкан кеше. Үземә бер нейтроны эләксә эләккәндер. Саулыгымнан әле дә зарланмыйм!“ – ди. Әллә шулай үзен юаткан буламы, әллә атом нурланышына җиңелчә карыймы? Әлегә аның ни икәненә бик күпләр төшенеп бетми.

      Аның әйтүенчә, алай ук „пүчтәк“ булмаган шул. Ырынбур өлкәсенең „Тоцк“ полигонында маршал Г. Жуков җитәкчелегендә 1954 елның 14 сентябрендә үтә зарарлы, хәтәр хәрби уен үткәрелә. Анда самолёттан 20 килотонналы атом бомбасы ташлана. Ул 500 метр биеклектә шартлый. Шуннан соң „кызыллар“ „зәңгәрләргә“ зарарланган җир аша „һөҗүмгә“ ыргылалар. Шул хәрбиләрнең бик күбесе нурланып, тора-бара чирләп үлә. Исән калганнары да саулыкка туймый. Бу – табигатькә һәм адәмгә каршы кылынган тиңсез җинаять. Бернигә дә карамыйча, СССРның чын-чынлап атом сугышына хәстәрләнә башлаган чагы. Моңарчы Яңа җирдә, Якутиядә, Новосибирск өлкәсендә, Уралда, Әстерхан өлкәсендә, Казахстанда һ.   б. җирләрдә – барлыгы ике йөзгә якын атом сынавы үткәрелә. Күбесен халык хуҗалыгы мәнфәгатенә сылтап шартлаталар. Шулай булгач, зарарланмаган җирләребез калмаган диярлек. Әле дә мондый аяныч серләрнең күбесе ачылмаган һәм картага төшерелмәгән. Нәфрәтләнеп уфтанырга гына кала. Мондый җирләрне халыктан яшерү – кылган җинаятьләрнең рецидивы. Инде без чирләми, кем чирләсен? „Салкын сугыш мәҗбүр итте!“ – дип акланган булалар. Юк, КПССның акылсыз сәясәте бу!

      Орёл миңа дүрт катлы йортта РТБның элекке табиб бүлмәсен билгеләде. Шуннан соң яңа вазифамны үтәргә керештем. Миннән бер ел алданрак укып чыккан Зайцев медпунктны да оештырып ачмаган, санинструкторларның да хәстәренә тотынмаган, офицерларның һәм солдатларның медицина кенәгәләрен дә җыеп алмаган. Ә   аларның саулыкларын тикшереп, шул кенәгәләргә язып куярга кирәк ич.

      Чирләүчеләр була калса, лазаретка гына ияртеп китә икән. Әйтерсең алты ел буена аны шуның өчен генә укытканнар. „Яшь белгеч хатыныма монда эш юк, дипломы югала, бүтән урынга күчерегез!“ – дип, колак итләрен ашап, командованиене йөдәтеп бетергән. Инде аны менә Кызыл елгага күчерәләр. Тик, ул киткәнче, миңа тагы да яхшырагы – икенче каттагы иркенрәк бүлмә бушады. Анысын Уссурийскига китәсе Баландин бушатты. Диваннары кыйбатка төшсә дә, шунда ук сатып алдым, ә Зайцевтан – керогазын һәм чиләген сорадым. Өстәлне һәм табуреткаларны частьтан китерттем дә багажымны алдым. Шулай итеп торыр урынлы булдым. Фатир үзе өч бүлмәле, икесендә майор Мызников хатыны һәм ике малае белән яши. Аш бүлмәсе уртак. Ванна һәм бәдрәф бүлмәләре бар, ләкин сантехникасы


Скачать книгу