Безнең язмыш. Анас Хасан
генә. Атасы вафат булгач, әнисе икенче кызы Галия белән туганнары янына – Промстройга күчеп китте. Күптән түгел генә мунчада күргән идем, килешмәгән җире юк. Синең турыда бик сорашты!“ – диде ул. Сүзен кай якка таба борганын тел төбеннән аңлыйм. Тормыш бит бу. Һәдияне дә ачык хәтерлим. Бала чагыннан беләм. Мәктәпкә барганда, тәрәзә каршында утырган кечкенә Һәдиягә дәшеп уза торган идем. Тиз үсәләр шул кызлар!
Шулай, әни аның белән сөйләшеп тә караган икән. Һәдия синең белән очрашырга риза, ди. Җәһәннәмгә китәр алдыннан тилергән башымны кемгә ияргә соң? Ерак гарнизоннарда һөнәрле һәм булдыклы тормыш иптәше кирәк инде ул.
Ни булса да булыр, очрашып, сынап карыйк. Бәлки, бер купкан җаным урынына утырып тынычланыр? Белмим шул, икеләнәм. Нигә генә болай берсеннән-берсенә сугылам соң әле? Әллә чын мәхәббәтнең ни икәнен моңарчы татымаганмын инде?.. Аннан, Мәрзия алдында да үземне гаепле һәм җаваплы кебек тоям. Ят шәһәрдә берүзе генә таянычсыз калды бит… Ләкин ирләрнең артык уйланмый, акылга буйсынмый торган чаклары була икән шул. Әллә инде бездә кыргыйлардан калган полигамия атавизмы уйнаклый инде?
Биредә аралашыр дус-ишләр булмагач, ялгызлыктан чарасыз дипме, үзенә бертөрле күңел ачу булыр дипме, Һәдия белән очрашып, уртак тел табып, ансат кына сөйләшеп киттем. Зифа буйлы Һәдия элекке кечкенә, кара бөдрә чәчле кызчык түгел инде. Җитлеккән, күз карашларында тирән уй. Бөтен җире коеп куйган күк! Тик чырае сүренке. Җитди һәм бераз казакларга тартым. Тавышы үзгәргән, ниндидер ят, еламсыраурак. Ул яклары ошап бетмәсә дә, очрашканнан ни зыян? Һәдиянең үз башы бар бит. Шулай очрашкалый торгач дуслашып та киттек, бер-беребезгә тартыла башладык.
Менә шулай, уеннан уймак чыга. Яшьләр бит, мавыгып, вакытында тыела белмибез. Эш тирәнгә киткәч, әти-әни: „Улым, болай ярамас, мөселман баласы бит, никах укытырга кирәк!“ – диделәр. Гаебемне танып, карышмадым. Һәдия алдында бурычлы идем инде. „Аһ, Һәдия – Хэд, ничек болай булып чыкты соң әле бу? Нигә болай җиңел генә хискә бирелдек? Хис бит ул үзгәрүчән!“ Мин аңарга шулай, инглизләрчә, исемен кыскартып, „Хэд“ дип дәшәргә күнеккән идем. Ул миңа ышанган иде. Ышанычын аклый алмадым. Кеше белән гомер буе яшәсәң дә, аны ахырына хәтле белеп булмыйдыр шул.
Һәдия шашынулы, чиксез хискә, шатлыклы вә төшенке халәткә бирелүчән булып чыкты. Бүтән сүз белән әйткәндә, экзальтацияләнүчән. Баксаң, сабыр, җитди тышкы кыяфәтенә туры килми, эчке яктан бөтенләй бүтән кеше икән ул.
Бер генә елмайганын да хәтерләмим. Мондый затлар тиз туйдыручан була. Гомер буе шундый булса, нишләрмен? Без ирләр шундый инде, менә дигән хатын-кызларның печтик кенә кимчелеге табылдымы – бетте-китте!
Әйтерсең үзебез Йосыф кебек үтә камил затлар! Әллә кемнәрне сайлаган булабыз! Юк, тәүге гыйшыклар эзсез узмый ул. Таләпчән күңелнең түрендә аларның җылылыклары сүрелеп бетми саклана бирә. Сөю бер генә була, диләр. Әлбәттә, мондый матур фикергә кемнәрнеңдер ышанасы да киләдер. Романнарда һәм шигырьләрдә бу турыда бигрәк мавыктыргыч итеп