Безнең язмыш. Анас Хасан
РВ белгечләре һәм Кораллы көчләрнең җаваплы вәкилләре ракета комплексларында кысылып яшиләр. Хезмәт итүчеләргә алар барысы да авырга төшә. Алар, кеше җилкәсенә атланып, кеше кулы белән эшләргә күнеккәннәр – күрсәтмә-боерыклар бирергә остарып беткәннәр. Үзләре моны „булышу“ диләр. Җитмәсә, үзләрен балаларны караган кебек карап торырга кирәк. Ә кайберләре, ике яклы пычак булып, Мәскәүләренә кайткач әләкләүдән дә тартынмыйлар!..
Тайга эчендә күп тармаклы, төзелеп бетмәгән юлларны әзмәвердәй көчле КРАЗ-МАЗ-Урал-ЧТЗлар тәмам баткаклыкка әверелдергән. Юллар шулай өзелеп торганда, бер төркем төрле дәрәҗәле партия совет җитәкчеләре һәм генераллар белән Политбюро әгъзасы Козлов килде. Кара „Волга“ лар кәрваны әллә кайларга сузылды. Юлның ике ягында эшләүче стройбат солдатлары, граждан бригадирлары, офицерлар, авыз ачып, гаҗәпсенеп карап торалар. Әйтерсең күктән ят галәм вәкилләре иңгән! Машиналар боламыкланган пычракка бата-бата, түшләре белән көчкә шуышалар. Ахырда алдагы машина үкерә-үкерә пычрак сиптереп, көпчәкләреннән үк батты. Кәрван туктады. Арттагы машиналардан, шинель итәкләрен күтәреп, генераллар һәм полковниклар чыгып, тегене этәргә тотыналар. Машинаның арткы урындыгында эшләпәле, тулы яңаклы юантыграк кеше бүлтәеп утыра. Шайтаннарга охшаган, пычранып-өтелеп беткән стройбат солдатлары исләре китеп карап торалар. Аларга полковнигың ни дә, генералың ни! Үзләренең җитәкчеләренә дә көчкә буйсыналар. Шунда берсе читтәрәк басып торган генералдан: „Иптәш генерал, нигә соң әле теге эшләпә машинасында утыра бирә?“ – дип сорый. Генерал исә: „Ә синең, улым, политдәресләрдә Ленин бүлмәсендә („ленкомната“) булганың, кулыңа гәҗитләр тотканың, Политбюро әгъзаларының сурәтләрен күргәнең юкмыни? Яхшырак кара әле, бәлки, танырсың?“ – ди. Солдат: „Без монда ата-аналарыбызны да оныта яздык, ә политдәресләр уку комбинатында гына булгалады!“ – „Бу бит иптәш Хрущёвның уң кулы – Козлов!“ – „Ә-ә, безгә барыбер!..“ Әңгәмә бетә.
Менә шулай, Рәсәй бу, агайнеләр, алдынгы илләрдәге кебек, төзелешне юлдан башламыйлар! Башта җирне казып-актарып бетерәләр дә, „төзедек“ дип рапорт биргәннән соң, еллар буе канау-баткакларга бата-чума йөриләр! Үзләре дә: „Дуңгыз пычраксыз тора алмый!“ – диләр.
Нәтиҗәдә, Козловның килүе ни белән тәмамланганын төгәл әйтә алмыйм. Әлбәттә, өлкән хәрби һәм җирле граждан җитәкчеләре белән, күрсәтмәләр биреп, киңәшмә уздыргандыр ул. Аның төзелеш тизләнүгә һәм хәрби өлкәне төрле яктан тулысынча тәэмин итүгә файдасы тими калмагандыр. Җир шарының ташкүмер кебек кызган чагы иде. АКШ белән кискен рәвештә ачыктан-ачык ярышу бара. Ике як та кораллы көчләрен үстереп ныгыта. Кем куәтлерәк булыр? Мондый очракта артка калу – харап булу дигән сүз.
Возжаевкада тагы шундыйрак кызык вакыйга булып алды. Яңа РВ Главкомын – Советлар Союзы Маршалы К. Москаленконы көтәбез. Бу урынга ул 1960 елның октябрендә Тюратамда һәлак булган артиллериянең Баш маршалы