Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин


Скачать книгу
утырган җиреннән кузгала Маликов, ләкин сүзен һаман бетерә алмый. – Бездә җитәкчеләр билгеләү сәясәте бик тә үзенчәлекле… Таҗетдин абзыйлар белән авызлары пешкәч, рәисләрне һәм райком секретарьларын читтән китереп куя башлыйлар. Теге… урысларның тәртип урнаштырырга варяг кенәзләрен чакырып китергәннәре төсле. Имеш, шулай булганда халык буйсына… Дөрес түгел! Халык тешен кысып түзә генә! Килмешәк кешегә синең җир-суың изге була алмый, ул үзенең биредә вакытлыча гына икәнен яхшы белә. Әнә күрегез теге китек тауны! Таза ат сырты шикелле йомры тау иде заманында. Дуңгыз фермасы салганда, бульдозер белән казытып, тауны ишеп, таш чыгардылар аннан. Читтән килгән рәискә: «Тавыбызның яме китә бит, башка җирдән чыгарыйк», – дип карадык. Кул гына селтәде! Хәер, читтән килгәннәрнең дә төрлесе булган булуын…

      Улы Фәрит малларны торгызгалап йөргән арада, Маликов, Азатка якынрак килеп, туп-туры мондый сорау бирә:

      – Сез, иптәш Сәйдәшев, Атнада утызынчы елларда райкомда эшләгән Сәйдәшевнең… кардәше түгелме? Әйтергә яраса инде?

      – Ник ярамасын?! Мин Нәҗип Сәйдәшевнең улы булам. Гаҗәп… Сәйдәшевне монда хәтерлиләрмени әле?

      – Өлкәннәр хәтерли. Ә мин үзем Сәйдәшев фамилиясенә райком архивында казынган чакта юлыккан идем. Беләсезме, утызынчы еллар уртасында дингә каршы көрәш белән мавыккан атеистлар, ул вакытта алар алласызлар дип аталган әле, таш мәчет манарасына чаң куйдырганнар. Менә шул чаңны төшертүче сезнең әткәгез булган бит. Һәрхәлдә, халык шулай дип истә калдырган.

      – Рәхмәт… – ди шунда Азат Сәйдәшев. Бу минутларда ул үзен шушы сүзчән укытучыга рәхмәтле итеп, чыннан да, туган туфрагына, кардәшләре арасына әйләнеп кайткан кеше итеп тоя…

      Ахырда Азат, Атна авылында кунарга ниятләве турында әйтеп, монда кемдә төн үткәрергә мөмкин икәнлеген белешә.

      – Фатир эзләп интекмәссез, – ди аңа укытучы Маликов. – Базар урамында кем дә кертер… Иң иркен өй сөзгәк сыерлы Шәриповларныкы… Калай белән япкан шатрун түбәле, балконлы йорт булыр. Кайчандыр икенче гильдияле сәүдәгәр Үтәмишевнеке булган ихата. Капкалары тимердән, гаражлары бар. Чәй дә эчсәгез, берәр яртылык бирерсез – бездә, кем әйтмешли, таксасы шундый. Әгәр андый-мондый кыенлык килеп чыкса, кичен мәктәпнең уң ягындагы йортка рәхим итегез – мин шунда торам.

      – Рәхмәт. Бер атна-ун көннән конверт көтегез.

      – Хат та языгыз, иптәш Сәйдәшев. Мин көтәрмен, якташ!

      Көтү тау ягына менеп китә.

* * *

      Азат икенче көнне төш вакытларында кайтып керде. Иңенә аскан кырык кесәле сумкасыннан башка ул бер кулына зур гына озынча төргәк тә күтәргән иде. Аның яшьләрчә җиңел, очынкы йөрешен һәм яшькелт күзләренең иртәнге чык шикелле елтыравын күргәч, мин иркен сулап җибәрдем, чөнки күңелемне кичәдән бирле нидер тырнап, борчып торган иде.

      Ул, үзенең юлда күргән маҗаралары һәм яңа танышлары турында сөйләгәнче үк, сары төстәге калын, кыштырдавык кәгазен сүтеп, төргәген ачып күрсәтте.

      – «Густав


Скачать книгу