Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Аның блокноты Ишембаевлар кулына кермәве ничек әйбәт.
Блокноттагы кайбер юлларны сезгә дә тәкъдим итәм.
«ХIХ гасыр ахырында Тютчев: «Мөмкин түгел Россияне аңлау гакыл белән, Гомум аршын белән үлчәү мөмкин түгел», – дип күкрәк суга. «Мондый илгә ышанырга ярыймы соң, Тютчев? Аңа таянырга ярыймы?» – диясе килә бу искиткеч нәфис шагыйрьгә. Ә бүгенге «совоклар» дан: «Мондый илең белән мактанып буламы соң, бичаралар?» – дип сорыйсы килә. Хәер, мин сезнең авыздан «Туган илдән туйган ил яхшы» дигән яман сүзне дә ишеттем… Тамак туйган ил дә туйдыра икәнен мин бик яхшы беләм. Александр Пушкин: «Миңа рәхәт булган җирдә – минем Ватаным», – дип әйткән, имеш. Олуг шагыйрьнең – олуг хатасы бу. Мин моны Пушкинның беркайчан да (!) туган иле чикләрен атлап чыкмаган булуы белән генә аңлатам.
ХХ гасыр башында Андрей Белый да:
Юк бул күздән,
Югал, и Россия,
Россиям минем! —
дип юкка гына сызланмагандыр, гамьсез Россияне аңлый алмый гаҗиз булганга әйткәндер».
«СССР – нәкъ театр сәхнәсе шикелле, монда чынбарлык хыялый күренешләр белән буталып беткән, большевистик сценарий буенча уза торган мәҗбүри тамашада уены-чыны бергә, монда икейөзлелек эчкерсез иман белән, чеп-чи ялган чын тугрылык белән кара катыш, монда уенчык хәнҗәр дә йөрәкне яралый…»
«Безнең галимнәребезгә гап-гади укымышлылык җитми».
«Хезмәт кешене барлыкка китергән дә аннары аңардан янә хайван ясаган…» Яки «Кешене хезмәт тудырган һәм калган эшне аракыга тапшырган». (Азат Сәйдәшев профессор Клейн белән бәхәскә керә иде шикелле.)
«Бәдән ачлыгы бер нәрсә, ә менә фикер ачлыгы… Анысы СССРда беркайчан да өзелеп тормаган, цензура тамыр җәя барган саен, елдан-ел көчәйгән генә. Нәтиҗәдә чынлап та яңа тип кеше – «совет кешесе» – партия карарларын «Ура!» кычкырып бердәм хуплый торган һәм үзенең наданлыгыннан, хәбәрдарсызлыгыннан, зәгыйфьлегеннән, ихтыярсызлыгыннан хурланып, үз-үзенә ачу итеп аракы чөмерүче, тозлап-борычлап сүгенүдән һәм хатынын табалаудан тәм табучы икейөзле, ике стандартлы мескенчәк бәндәләр (Homo sovjeticus яки, теленә шайтан төкергән бер эстрада җырчысы әйтмешли, «совоклар») барлыкка килгән. Һәм бу чир тиз генә үтмәс шикелле. Моның өчен өч-дүрт буынның дөнья кичүе кирәк».
«Совок» ны коммунистлар «тискәре селекция» ярдәмендә барлыкка китергәннәр. Кайчандыр селекционерлар көтүдә кып-кыска, аеры аяклы сарык бәрәннәре тугач, шуларны кушылдыру юлы белән, тәбәнәк кенә киртәне дә сикереп үтә алмый, ягъни кача алмый торган яңа токым сарык чыгарганнар. Совок менә шундый аңгыра сарык инде. Бичара мутант!»
«Радиотапшыруларны томалау китапларны утка ягуга тиң. Моны беренчеләрдән булып Һитлер эшләгән, аннары сугыштан соң «Америка авазы», «Азатлык» һ.б. Көнбатыш радиостанцияләренең «авызын томалау» эшенә сталинчылар алына. Ә китапны утка ягу фикере б.э.к. 213 елда ук борынгы Кытай императоры Цинь Шихуандиның киңәшчесе Ли Сы дигән кешенең башына килгән, имеш. Ул бу идеясен үзе үк тормышка ашыр