Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
һәм хезмәт коллективы исеменнән, икенчесе – Азатның күршеләреннән, ә өченчесенең кара тасмасына кыска гына итеп «Кадерле кешемә» дип язылган иде.
Азатның кинәт вафат булуы бөтен тормыш тәртибемне, яшәү фәлсәфәмне, тоткан мәсләгемне какшатты, – гомумән, мине тәмам үзгәртте сыман. Ә бит мин үземне инде калыплашкан, «буыннары каткан» бер шәхес дип саный идем…
Шулай да егылмыйча калдым, чөнки миңа, чынлыкта Сәйдәшевнең бердәнбер варисы буларак, гамәли эшләр башкарырга кирәк иде: шул көнне үк мәрмәр вагыннан катырып ясалган ташка, аннары кабер тирәсен әйләндереп алу өчен юан чылбыр белән дүрт тимер баганага заказ бирдем. Алар бер айдан әзер булырга тиеш иде. Һәйкәлташ куярга рөхсәт алу, аны илтеп урнаштыру кебек эшләрдә мин автобаза администрациясенә, беренче нәүбәттә Азат сөйләве буенча җылы тәэсир калдырган кадрлар бүлеге мөдиренә исәп тоттым һәм шушы атнада ук кабат Яшел Үзәннән әйләнеп кайтырга дип планлаштырып куйдым.
Азатның яңа кассеталарын да эшкәртергә бирдем. Исәбем аның фоторәсемнәреннән берничә альбом төзү иде, чөнки әүвәлгеләреннән күренгәнчә, туган илен сагынып кайткан сәнгатькяр Азат Сәйдәшевнең күзе табигатьтәге без инде күрми башлаган гүзәллекләрне дә тотып ала иде.
Музгаркага олы бүлмәмдә бер почмак әзерләп, аны тәрбияләргә керештем, билгеле бер вакытларда тышка алып чыгып, йомышларын шунда үтәргә өйрәтә башладым. Моның өчен белгечләр, эт асраучылар белән киңәшергә, төрле белешмәләр актарырга да туры килде. Минем тәрбиям башлыча хуплауга һәм бүләкләүгә, – асылда, йомшаклыкка нигезләнгән булганга, эшем әкрен барды, ләкин мин барыбер Музгаркага, ул ничек кенә ялгышмасын, җәза бирү ысулын кулланмадым, кул яга, тавыш күтәрә алмадым.
Менә шушындый көндәлек бурычлар һәм мәҗбүри мәшәкатьләр мине авыр уйлардан йолып калдылар шикелле.
Икенче кичне мин Азат калдырган эскиз дәфтәрен һәм аерым битләр салынган папканы алып актара башладым. Папка эченнән Азатның сәнгать академиясен уңышлы тәмамлавын раслаган диплом һәм сигезгә бөкләнгән бер игъланнамә килеп чыкты. Кадәри хәл аңлаганымча, немец телендәге бу игълан Азат Сәйдәшев – Отто Клейн дигән рәссамның персональ күргәзмәсе турында һәм датасы да бик ерак түгел – аның моннан ике ел ярымнар элек кенә булганлыгын хәбәр итә иде.
Әйе, Азатның миңа сөйләп бетермәгән, ләкин сөйләячәк нәрсәләре әле байтак калгандыр, күрәсең.
Менә Азатның ватмандагы акварельләре һәм карандаш-каләм белән төшергән рәсемнәре, эскизлары. (Кәгазьне дә, буяуларны да ул ФРГдан ук алып кайткан дип уйлыйм.)
Калай түбәле озын бүрәнә йорт. Мин аңарда Атна авылында без торган өйне таныдым. Азат ишек төбендәге баскычларны да хәтерли, ничә басмалы икәнен дә онытмаган икән. (Бу баскычлар астында без откан шәмәйләребезне саклый идек. Беркөнне безнең баскыч асты бушап калса, икенче көнне Азатлар шәмәйгә тәмам ярлылана торганнар иде.)
Икенче рәсемдә кулларына кәшәкә тоткан биш-алты малай сурәтләнгән. Аларның берсе миндер, мөгаен. Менә бусы, чандыррагы. Ә бу түгәрәк чырайлысы кем икән? Банк мөдире