Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
әкрен генә.
– Сәйдәшевкә… Ни булды монда? Ишеге нигә пичәтле?
Яулыклы хатын, имән бармагы белән ишарәләп, мине үз янынарак чакырды.
– Сез Илдар исемлеме?
– Әйе.
Хатын як-ягына каранып алды һәм, ишеген каерыбрак ачып:
– Үтегез, – дип пышылдады.
Кухняга үттек. Хуҗа хатын миңа урын тәкъдим итте һәм, каршыма килеп утыргач кына, мин куркып көткән авыр хәбәрне әйтте:
– Азат Назипович вафат булды, – диде. – Өч көн элек… Йөрәктән, диделәр. Мәрхүм каяндыр авыр рюкзак күтәреп кайткан иде ул көнне, ләкин бер дә авыру төсле күренмәде башта… Гафу итегез, мин Катерина булам, Васильевна. Үзебезчә Кәтернә була инде.
– Екатерина Васильевна… Зинһар, барын да сөйләгез. Кайчан җирләделәр? Кайда?
– Туктагыз, мин тәртибе белән сөйлим… Азат Назиповичның кайтканын мин менә шушы тәрәзәдән күрдем. Керәшенчәләп эремчек пилмәне пешереп йөри идем. Бер ярты сәгатьтән ишеген шакыдым. Тәлинкә белән пилмән керттем, юлдан ачыгып кайткандыр, мәйтәм… Ә, әйтергә онытканмын, Азат Назипович бер ятим көчек ияртеп кайткан икән бит әле. Көчеге коридорында чәй тәлинкәсеннән сөт эчеп азаплана иде… Аннары, койрык димәсәң хәтере калырлык кәкришкәсен болгый-болгый, яныбызга килде.
Екатерина Васильевнаның тәфсилләп сөйләвенә караганда, ул чыгып киткәч, озак та үтми, күршесенә элек тә күренгәләгән бер чибәр ханым килә. Ләкин бу юлы аның өй җыештырып, тузан суыргыч жуылдатып йөргәне ишетелми, кичкә таба ханым кәефсез генә китеп бара. Бу вакытта инде Екатерина Васильевналар, күрше-күләннәр белән гәп сатып, подъезд төбендәге эскәмиядә утырганнар.
Телевизорда «Время» программасы барган чагында, Азат Сәйдәшев Екатерина Васильевнага үзе керә. Берочтан, рәхмәт әйтеп, тәлинкәсен дә калдыра. Ләкин керүенең сәбәбе башкада була: аның чыраенда кан әсәре калмаган кебек тоела, үзе, ничектер, төртелә-төртелә генә, авыр сөйләшә.
– Мин аңа валерианка эчердем, хәле бераз җиңеләйде шикелле, – диде күршесе.
Менә шунда Азат минем хакта сүз кузгата:
– Дөньяны белмәссең, – ди. – Әгәр минем белән бер-бер хәл булса, менә шушы әйберләрне Илдар Хәлилович исемле кешегә тапшыра күрегез, – дип үтенә.
Азат күрше хатында фотоаппаратын һәм төшергән җиде кассетасын, аннары ике калын альбомда эскизларын калдырган булып чыкты.
– Монда сәнгать әйберләреннән башка нәрсә юк – бер дә шикләнмәгез, – ди Азат. – Ләкин шулай да аларны башка һичкемгә бирмәгез, хәтта сораучы булса да әйтмәгез. Ярыймы?
– Борчылмагыз, күрше, – ди Екатерина Васильевна. – Алла боерса, иртәгә үк үзегез кереп кире алып чыгарсыз әле… Шулай да… Илдар дигән кешене мин ничек табармын соң?
– Ул үзе табар, – ди Азат.
Екатерина Васильевна, сүзне күңеллерәк якка борырга тырышып:
– Көчегегез бик матур… Яхшы токымнанмы әллә? – дип сорый.
– Анысын белмим… Акыллы токымнан, – дип кенә җавап бирә Азат, елмая төшеп.
Чыгып