Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев
шомара, алтынсу төскә керә бара. Чөнки әтинең кулы гел шуңа тотына, ягулыкны йә арттыра, йә киметә торган, ягъни газны көйли торган бик кирәкле әйбер икән ул.
Әти бер кулыма таяк, бер кулыма йозак ачкычы тоттырып, тау өстендәге чанны карарга җибәрә: су туларга күпме калган, шуны белеп төшәргә кирәк. Мин баскычтан менеп карыйм, шаулап аккан су тавышы шомлы караңгылыктан ишетелә, күз ияләшкәч кенә, су өсте ялтырап шәйләнә башлый. Мин туларга күпме калганын таяк белән үлчим дә, ишекне бикләп, кайтырга чыгам.
Әти, таякның мин билгеләгән чамасын карап:
– Тагын ярты сәгатьтән тула, – ди.
Ул моны миңа түгел, такта ярдырырга дип көтеп торучыларга әйтә. Чөнки насос ягын туктаткач кына, мотор пычкы ягына эшли башлый.
Станокка беркетелгән түгәрәк пычкының янына килергә куркыныч, үткен тешләре карчыга борыныдай барысы бер якка бөгелгән сыман, дәһшәт салып тора. Жуылдап әйләнгәндә, үз җиле белән гәүдәңне суырып алыр шикелле. Шуып килгән бүрәнә башына ул тешләрен батыра да, коточкыч чинау тавышы чыгарып, агач тәнен ярсып кимерә башлый. Мотор бүлегендә кечкенә тәрәзәдән карап торган әти, нәкъ шул мәлдә теге, кайчандыр мин урлаган җайланманы борып, моторга көч бирә, бүрәнәдән сыңар такта аерыла барып, аргы башы килеп җитүгә, газны киметә. Шулай итеп, ул моторга да ял бирә, ягулыкны да янга калдыра.
Пычкының әче-зәһәр тавышы бөтен авыл өстенә тарала. Шул тавыш аша мин, ерактан торып та, әтинең кайчан эш башлаганын, кайчан бетергәнен белә идем.
Моторны сүндергәч тә, пычкы һаман әле ажгырып әйләнә, әти, такта кисәген янтыгына көч белән терәп торып кына, аның ярсуын тыеп, бөтенләй туктатып куя иде. Мин аңа кулны сагаеп кына тигезеп карыйм. Кайнар.
Берәү булса, тирә-якта бердәнбер такта ярдыручы буларак, гозер белән килгән һәммә кешедән астан гына әҗерен ала торып, шактый бөтәер иде. Әти бүтәнчәрәк иде шул. Калын дәфтәр тота. Шуңа эш көннәрен таяк белән билгеләп бара. Кем такта ярдырганын да терки. Алар бихисап, чиратка язылалар иде. Көне җиткәч, әлбәттә, үзләренчә әзерләнеп киләләр. Эш беткәч инде, табын корыла, хәмер, ипи-тозга дөнья хәлләрен кушып, бер бушанып алалар.
Ел фасыллары алышына. Вакыт ага. Кыш үтә дә, тагын җәйләр килә. Һаман шулай… Әти дирижёрлык иткән пычкы музыкасы авыл өстендә тирбәлә.
Ә беркөнне… көтелмәгән фаҗига.
Такта ярганда… Ибәй агай пычкыга киселгән. Киселгән генәме, урталай өзелеп чыга язган.
Соңыннан бу фаҗигане әти үзе сөйләде.
…Ибәй абзыйның, пычкының теге ягына чәчрәп киткән такта кисәген тотып калырга дип үрелгәндә, аягы таеп киткән дә нәкъ дуылдап әйләнгән пычкы өстенә килеп төшкән. Әти шул мәлдә моторны сүндереп йөгереп чыккан. Күтәреп алганнар… Такта яручы ирләрнең берсе медпунктка, икенчесе телефоннан «ашыгыч ярдәм» чакырырга дип йөгерешкәннәр. «Ике кулым белән тоткан килеш, гәүдәсен тез өстемә яткырып, утырам. Кулым арып әз генә бушаса да, ярасы ачылып китә, эчтә йөрәге типкәне күренеп тора, алагаем кан ага, коточкыч инде», – ди әти. «Ашыгыч ярдәм» машинасы районнан егерме минутта килеп җиткән. Өч көн буе табиблар