Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев

Тимә, яшәсен! - Марсель Галиев


Скачать книгу
малайларны дип, эчтән кыҗрап торадыр әле.

      Кибеттән матур сумка алу турында хыяллану да өметсезлекнең өметсезлеге иде илленче елларда. Бар акылын, бар куәтен танкларга, пушка коюга тоткан ил бала-чагага уку сумкасы тегеп ваклана димени.

      Әллә нинди купшы тантаналы җыелыш булмады шикелле, турыдан-туры дәрескә кереп киттек. Тактага олы итеп язылган, бригадир Габделхәй абзыйның җир үлчи торган саженына охшаган хәреф – «А» хәрефен, алфавитның гаскәр башын, мин күптән инде беләм бит, беләм!..

      Беренче тәнәфескә чыккач күрәм: малайлар ишелеп бетеп, өелешеп, көрмәкләшә, шулкадәр кызыгып, өсләренә сикердем генә… Кемдер якамнан эләктереп, сөйрәп төшерде дә ияртеп алып китте. Карасам, Фатыйма апа икән. Укытучылар бүлмәсенә алып кереп, ишек катына бастырды да: «Мин сине яшең тулмаган килеш мәктәпкә алдырдым, әтиең сүзен тыңлап…» – дип, кайнар тыны белән ысылдап, мине битәрләргә кереште. Элеккеге Фатыйма апа түгел иде бу. Хәер, мин дә элеккеге түгел бит, бүгеннән чын укучы саналам…

      Укытучылар бүлмәсеннән кикригем шиңеп чыкты. Бер гаебем юк иде бит югыйсә… Капылт өскә чыгарга ярамыйдыр шул, әнә аста әүмәкләнүчеләргә берни булмады…

      Укудан кайтканда, мине, шорник Шәрип абзый юл уртасында туктатып: «И-и, син дә үсеп җиттеңмени инде», – дип, яратып кына борынны кысып китте. Бармагыннан шундый куе ис йогып калды. Бара-бара бу ис тирләгән ат ябагасы, җебегән каеш, ат тизәге, әче тәмәке – тагын әллә нинди төсмерләргә таркалып, борынны үчекли башлады. Мин, йөгерә-йөгерә кайтып, кат-кат сабынлап борынымны юсам да, бер атна буе шул истән котыла алмадым. (Еллар үткәч тә, шорник Шәрип абзыйны күрсәм, теге исләр җыелмасы, берсен берсе уздырып, борын төбендә сирпелеп китә торган иде.)

      Икенче көнне дәрес барышында Фатыйма апа шундый сүз әйтеп алды:

      – Менә бөтен хәрефләрне өйрәнеп, укый-яза башлагач, китапханәдән укырга кызыклы китаплар ала башларсыз…

      Аның бу сүзе күңелне кабалый гына бит. Соңгы дәресе дә сузылганнан-сузыла бит аның.

      Китапханәче Әнисә апа үзе бер затлылык үрнәге булып тоелды миңа. Кара костюмнан, куе сары төстәге блузка якасы күренеп тора. Чәч толымын арт чүмеченә җыеп китереп, төенләп куйган. Үзеннән әллә нинди нәзберек тәмле хушбуй исе килә.

      – Укуның икенче көнендә китап сорап килгән бала юк иде әле, – диде ул, елмаеп. Шул елмаюын сүндермәгән килеш, үрелеп кенә бер юка китап алып бирде, укып күрсәтүемне үтенде.

      Йөгертеп кенә укып биргәч, «машалла» дип, башын чайкап куйды да исем-фамилиямне сорап яза башлады.

      Фанер дипломатка мин хуш исле китапны урнаштырып, өйгә йөгердем.

      И ул чаклар…

      Агач ручкага кигезелгән корыч каләмне карага манып язабыз. Кара савыты һәркемнең үзенеке. Тел очына тисә әчеттерә торган шәмәхә төстәге сыеклык салынган кара савытын мәктәпкә килгәндә-киткәндә алып йөртү – үзе бер бәла. Бу савыт, карасы агып чыкмасын дип, капкач ягыннан эчкә таба тараеп эшләнсә дә, гел түгелергә генә тора; укучы баланың борын очы, кул бармаклары, җиңе, итәге яисә чалбары гел шушы шәмәхә төс белән чуарланып, ерактан ук


Скачать книгу