Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар - Махмут Хасанов


Скачать книгу
сында китап сөйләүләр, нинди дә булса мәзәк хәлләрне искә төшерүләр, хәтта җырлап җибәрүләр дә була. Болар шушы Мәхмүт исемле малай өчен мавыктыргыч бәйрәмгә әверелә. Соңыннан ул аларча итеп шул ишеткәннәрен сөйләргә өйрәнә. Икенче авылга баргач, әтисе Максуд абый кич утырып тегү теккән озын кичләрдә малайга яңа хуҗаларга нинди дә булса берәр кыйсса сөйләргә куша. Малай ялындырып тормый. Әле кичә генә күрше авылда ишеткәннәрен сөйләп күрсәтә. Теге әби-бабайлар кебек итеп кирәк урында тавышларын үзгәртеп, аларча такмаклап та куя, төрле кешеләрнең сүзләрен аларның үзләренә хас төсмерләр белән әйтергә тырыша. Нәтиҗәдә өйдәгеләр бу кечкенә кәмитчене кабат-кабат сөйләтәләр. Аның әртислек осталыгын тагын да чарлый баруын тәэмин итәләр. Аларга да күңелле, боларга да хуҗалар белән үз кешеләр булып әверелү әйбәт.

      Малайга ун яшь тулганда, аларның гаиләсе Яшел Үзәнгә күчеп килә. Биредәге мәктәптә балалар белән берәр чара уздырсалар, Мәхмүткә нинди дә булса роль бирәләр, йә берәр шигырь сөйләтәләр. Ватан сугышы башланганда, Мәхмүткә ундүрт яшь була. Җиде сыйныф тәмамлаган малайга, мәктәптә укуын бүлеп, һөнәр училищесында укырга, заводта слесарь булып эшләргә туры килә. Ләкин күңелендә һәрвакыт үзе өйрәнгән рольләрнең сүзләре, шигырьләр яңгырый, мөмкинлек булган саен яңаларын өйрәнә. Завод үзешчәннәре белән концертлар куюда катнаша, хәтта, госпитальгә барып, яралылар янында да чыгышлар ясарга туры килә. Мөлаем йөзле, зәңгәр күзле яшүсмернең зурлар гына кичерә алырлык хисләр белән тулы әсәрләрне йөрәккә үткәреп сөйләве тыңлаучыларны әсәрләндерә, аның укуын кабат-кабат сорыйлар. Бу исә аны тагын да иҗатка рухландыра. Татар язучылары әсәрләре белән бергә ул рус авторлары шигырьләрен дә уңышлы укый. Бигрәк тә В. Маяковский һәм сугыш чоры шагыйрьләренең җиңүгә ышаныч уятучы әсәрләре аның укуында көчле яңгырыйлар. Урта мәктәптә укуын дәвам иттерергә дә көч һәм мөмкинлек таба.

      Ничектер шулай килеп чыга, нәкъ менә сугыш елларында ул үзенең киләчәк юлы сәнгать белән бәйләнергә тиешлеген аңлый. 1944 елда, газетада белдерү күреп, Мәскәүгә, театр артисты булу өчен, укырга китәргә карар бирә. Илебезнең сугышта җиңүләрен күреп рухланган завод җитәкчеләре аңа китәргә рөхсәт итәләр. Станокта эшләүче иптәшләре дә, синең өчен дә тырышырбыз, дип, аңа фатиха бирәләр. Бу көннәрне искә төшереп сөйләшкәндә, ничә дистә еллар үткәч тә, аның күзләре яшьләнүе табигый булгандыр. Болар, әлбәттә, рәхмәт хисләренең тирәнлеген аңлата иде. Мәскәүдә А. В. Луначарский исемендәге Бөтенсоюз театр институтында (ГИТИСта) укыганда, соңыннан да аның күңелендә үзен эшче һөнәренә өйрәткән остазларга, авыр еллар кыенлыгын бүлешкән хезмәттәшләренә күңелендә җылылык саклана. Алга таба, теге яки бу образны иҗат иткәндә, турыдан-туры ул елларда үзе аралашкан кешеләр турында язмаса да, алар аңа һаман да илһам биреп торалар.

      Укуны тәмамлап Казанга кайткан яшь артистны яшь тамашачылар театрына (ТЮЗга) эшкә билгелиләр. Ул вакытта анда татар телендә уйнаучы труппа да эшли. Мәсәлән, аның «Козы-көрпеш һәм Баян-сылу» әсәре буенча куелган спектакльдә уйнавын өлкән буын вәкилләре хәзер дә искә төшерәләр. Монда аны беренче көннәрдән үк талантлы артист итеп таныйлар. Аның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә чакырылуы да күп нәрсә турында сөйли.

      Әле Мәскәүдә укыганда да, аннан кайткач та Мәхмүт каләм тибрәтә башлый. Артист булып эшләгәндә дә, матбугатта аның язмалары, мәкаләләре басыла, хикәяләр дә озак көттерми. Аларны хуплыйлар, анда каләм куәсе барлыгын әйтәләр. Ул, кискен карарга килә, аның киләчәк тормышы журналистика һәм язучылык эшенә багышланырга тиеш. Шуңа күрә эшкә республика газетасына күчә, соңрак Татарстан радиосында әдәби хезмәткәр, хәбәрче булып эшли. 1952 елда аның «Беренче хикәяләр» исемле җыентыгы аерым китап булып басылып чыга. Замандашлары анда тупланган әсәрләрне яратып кабул итәләр. Егерме биш яшендә, шул рәвешле, ул инде язучы булып таныла. Хикәяләрдә илленче еллар яшьләренең тормышы, уй-хыяллары, омтылышлары бик матур итеп, төрле хәл-әхвәлләрдә сурәтләнгән, укучыларга төрле шартларда кыю, намуслы һәм әхлаклы булып калуның үрнәкләре бирелгән. Шул рәвешле, М. Хәсәнов иҗат эшен аеруча игелекле юнәлештән, сәнгать чаралары белән балаларда кешелекле хисләр тәрбияләүдән башлый.

      Баһадирларныкыдай зур гәүдәле, тирә-якка һәрвакыт кызыксынып караучы күзләреннән җылылык бөркегән бу кеше язучы өчен иң кирәкле хасиятләрнең берсен – сабыйлык хисләрен һәм сыйфатларын озак вакытларга саклап калган. Гомумән, шушы сыйфаттан башка кеше әдип була аламы икән? М. Хәсәнов балалар белән аралашудан, алар өчен язудан ялыкмый. Бу өлкә аны даими үзенә җәлеп итеп тора. Ул гына да түгел, балалар өчен язганнары аның иң уңышлы әсәрләре түгелме икән әле. Язучы иҗатындагы казаныш саналырга тиешле «Җирән кашка» повесте үзе генә дә бу турыда ачык сөйли. Кеше белән табигать арасындагы аерылмас бердәмлек бу әсәрдә никадәр дөрес тотып алынган, үзенә бер нәфислек белән сурәтләнеп бирелгән. Шәйми агайның атларга булган мөнәсәбәте аша кешенең олы җанлы, шәфкатьле булуына сокланасың, хайванның да яратуга тугрылык белән җавап бирүен күреп кинәнәсең. Г. Ибраһимовның «Алмачуар» ыннан килә торган теманың уңышлы дәвам иттерелүнең бер мисалы бу. Язучы Р. Төхфәтуллин да әсәрне югары бәяләгән иде. «Ат язмышы аша халкыбыз тормышының кызыклы һәм гыйбрәтле сәхифәләре ачыла әсәрдә, сюжеты мавыктыргыч һәм җыйнак, теле дә


Скачать книгу