Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
әйткәннәрен, бигрәк тә мәхәббәтен кабул итә алмый. Бары тик районның яңа җитәкчесе Рәхимова киңәше белән генә яңадан үз авылына әйләнеп кайта.
Автор Мәдинә образын уңай герой буларак кына тәкъдим итә. Туры юлдан гына баручы, алга-артка борылуларны белмәүче, адашкан кешеләргә тайпылышсыз сукмак күрсәтүче буларак тәкъдим ителә. Беренче китапның соңгы битләрендә ул хәтта монументальлек төсмерләре ала. Менә ул печән чабучылар белән бер сафта. «Ирләр арасында, гәүдәсен төз тотып, ирләрчә киң итеп, Мәдинә дә селтәнә иде». Шул рәвешле, Мәдинә бары тик эштә генә, өстәвенә җитәкче буларак та сурәтләнә. Бу инде ул чорларда иҗатта хакимлек иткән социалистик реализм методының язучы иңеннән басып торуы нәтиҗәсе дә иде. Бу хәл авторга героиняны төрле яклап сурәтләүгә комачаулый. Гәрчә ул елларда да кешене тулы канлы итеп сурәтләүне шактый уңышлы хәл итүнең уңышлы мисаллары да бар иде.
Аның каравы Хәдичә образы, нигездә, шәхси хәл-әхвәлләре белән ачыла. Сафлык, гүзәллек өчен дөньяга туган кыз, үз-үзен генә сөюче Вәлигә тап булып, матур киләчәгенә тап төшерә. Бу хәл аңа гомер буе күңел газаплары китерә. Үз алдында һичнинди яктылык күрмәгән Хәдичә соңгы чиктә поезд астына ташланырга ымсына, әмма Мәдинәнең шул вакытта кинәт яңгыраган тавышы аны саклап кала. Автор, шул рәвешле, Хәдичәне укучы алдында упкынга төшерә, һәм аның шул баткаклыктан башкаларга үрнәк булырлык дәрәҗәдә күтәрелүен дә күрсәтә. Әйтергә кирәк, Хәдичәнең әхлакый бозылу барышы психологик яктан да, тормышчан вакыйгалар ягыннан да ышандырырлык нигезләнгән. Ә менә шул хәлдән өскә күтәрелүе, Хәдичәнең күңел каршылыкларыннан азат булуы сәбәпле, сәнгатьчә мотивлаштырылып җиткерелмәгән. Һәм, әлбәттә, укучыны да ышандырып бетерми. Ул гына да түгел, әсәр азагында Хәдичә хәтта Хезмәт Каһарманы исеменә дә тәкъдим ителә. Бу инде авторның чик-чаманы узып китүе иде. Беренчедән, әсәрдә Хәдичәнең бу кадәр югары дәрәҗә алырлык эше юк, икенчедән, образны шулкадәр күтәрергә тырышу табигый кабул ителми. Язучы кешенең җанын ачып бирүе белән генә осталыгын раслый ала. Сурәтләнелүче образга олы исемнәр, бүләкләр бирелү белән генә аны укучы күзендә күтәрергә омтылу отышлы алым була алмый.
Хәдичәнең яңадан дөрес юлга төшүе, тиешле абруй казанып, кызын кире үзенә алуыннан башлана. Әнә шул мотивны үстерү, Хәдичәнең кызы белән кавышу күренешен аның барлык тырышлыклары нәтиҗәсе итеп тәкъдим итү әсәрне тагын да җылырак, кешегә хас хис-кичерешләр белән сугарылганрак итәр иде. Әмма шул хәлендә дә Хәдичә образы игътибарны җәлеп итә. «Саф җилләр» дилогиясе, берсүзсез, язучының сәнгатьлелеккә ирешә баруда алга китеше иде.
М. Хәсәнов мөмкин кадәр халыкчан, традицион язарга омтыла. Әсәрләрендә еш кына җор телле геройларны – чын-чынлап халык вәкилләрен кертеп сурәтләве дә шуны раслый. Әйтик, «Саф җилләр» романындагы Шапырай карт шундый образ. Һәрвакыт оптимист, үткен акыллы, киеренке шартларны йомшартып җибәрергә сәләтле бу кеше әсәр геройларының гына түгел, укучыларның да яраткан