Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
бәйрәм итәләр. Яңа елны каршы алалар… Имеш, егерменче гасырның беренче елларында ук Рәсәй өстендә дә таң атар. Көт, атар! Ачтан кәкрәеп катар…
Сабирҗан көрсенеп куйды, дәшмәде. Шулвакыт урман каравылчысы, бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергән кеше сыман, юлдашына таба борылды да аның имана җире белән кызыксынып куйды.
Сабирҗан кулын гына селтәде:
– Һәй, Гыйлаҗи абзый, аның шул исеме генә җир иде лә! Уч төбе кадәр нәрсә иде. Ул да булса кешеләрнең җир башына, межага аркылы үлчәп бирелгән иде. Бер җан булганга шулай иткәннәрдер инде. Ат белән сукалаганда, күршеләр үк таптатып тәмам эштән чыгарып бетерә торганнар иде… Бу хәлләр башлангач, Бөтерчек Саттары килеп, һич югында, шул җиреңне калдыр дип, бурычын каплаттырды…
Бераздан авыл да күренмәс булды. Гыйлаҗи абзый, барысына да ишеттерергә теләгәндәй, кычкырып әйтеп куйды:
– Ярар, җәмәгать!.. Мин кире борылыйм инде, булмаса…
Юлчылар туктады. Гөлбануның әнисе дә, яулыгы белән авыз читен каплый төшеп, сакаллы абзый янына атлады.
– Шәт, иншалла, болай булгач, исән-сау гына барып җитәрсез инде, туганнар…
Сабирҗанның күңеле йомшарып китте, ахрысы. Кинәт кенә, мәңге әйләнеп кайтмас соңгы сәфәргә киткән кеше сыман, Гыйлаҗи абзыеның терсәгенә тотынды. Һәм калтыранган тавыш белән сөйләнә башлады:
– Бу изгелекләреңне үлгәндә дә онытасым юк, Гыйлаҗи абзый. Ходай кушып, юлларыбыз уңа калса, бер кайтырмын… Менә шунда барысы өчен дә бәхилләтермен…
– Ташласана! – диде урман каравылчысы, Сабирҗанның җилкәсенә кулын куеп. – Юк сүз сөйлисең. Нинди бәхилләтү ул. Кем әйтмешли, бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр дигәндәй… Юк белән ватылма. Тыныч бул. Әниеңнең дә хәлен белешкәләп торырмын… – Аннары тагын өстәде: – Хак, бу турыда белә-нитә калсалар, миңа да рәхмәт әйтмәсләр. Минем бит мулла-мунтагайлар белән мөгамәлә бик чамалы. Мәчеттән читләшә, һаман кяферләр арасында, фәлән-төгән дип, каргап кына торалар…
Миңлегөл дә яулык чите белән авызын каплап, тартынып кына сүзгә кушылды.
– Бик зур… бик зур рәхмәтләр яусын инде сиңа, Гыйлаҗи абзый! – дип өстәп куйды.
– Тыныч булыгыз! Сез әле яшьләр. Киләчәгегез алда. Башыгыз исән-сау булса югалмассыз… Әти мәрхүм, авылда бер бәрәкәт булса, кала җирендә кырык бәрәкәт, ди торган иде. Ярар, хуш иттек! Син, кем, Сабирҗан туган, фатир тапкалаганчы, әйткәнемчә, шул Нурмиларга туктап торырсың… – Аннары ул ат хуҗасына мөрәҗәгать итте: – Син, кем, бүген Матвейда кунарсың инде. Ә иртәгә, Ходай кушып юлыгыз уң булса, өйлә вакытларында пристаньга да барып җитәрсез. Анда инде Казанга!..
Юлчылар яңадан кузгалып киттеләр.
Барасы юллар озын. Озынлыгыннан да бигрәк билгесез, маяксыз. Билгесез юл хәтәр! Нәрсә көтә алда әлеге мосафирларны?
Олау, көзге яңгырлардан изрәгән юлга тирән эзләр сызып, һаман алга тәгәрәде. Моңарчы бөтен дөньяны туган авылы хәтле генә дип уйлаган Гөлбану өчен бу юл бик кызык, бик гыйбрәтле булды. Гүя бу юл Гөлбануга: «Менә, балакай, күр! Дөнья шундый зур ул, чиксез киң ул. Үр артында үр, офык