Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
йөзенә төшеп торган асыл күлмәк итәкләре җилфердәп куйды.
Моны күреп торган бай чыраен сытты.
– Кешеме син, түгелме, ниһаять!.. – дип, хатынына ачуланып карады. – Нишләвең бу?.. Ничек оялмыйсың?.. Шулай ярыймыни?..
Тегесе, моңа бер дә исе китмичә генә:
– Бар, кит моннан… – диде. – Ирләр эше түгел бу, үзем беләм мин. Хатынша кебек кирәкмәгән җиргә кысылып йөрмә әле… Нишләргә кирәклекне синнән башка да белерләр…
Арбада утырган сырхау, нәрсәдер өмет иткән сыман, кабат башын калкытып, сүнеп бара торган күз карашын байга төбәде… Һай, бу күз карашы! Бу караш кешене түгел, ташны телгә китерерлек иде. Бай да кесәләрен капшаштырып алды. Аннары, чалбар кесәсеннән күн итек кунычы кадәрле бумажник чыгарып, беренче эләккән кәгазь акчаны йолкып алды. Шыгырдап торган өр-яңа кызыл унлык иде бу.
Асылхан бай тиз генә баскычтан төште дә акчаны хатынга сузды.
– Мә әле, Хәдичә килен. Ал… Һич югында, балаларыңа кием-салым юнәтерсең…
Хәдичә акчаны алмады.
– Кирәкмәс!.. Акчагыз үзегезгә булсын… Аның сәламәтлеген хәзер инде акча белән генә кайтарып булмас, – дип, арбада утырган иренә күрсәтте.
Байның акча тоткан кулы һавада асылынып калды.
Хатын, тәртәләргә чатырдап ябышып, кузгалып китмәкче булды. Әмма көпчәкләр ишегалдына түшәлгән таш арасына төшеп утыргангамы, арба кымшанмады да. Менә ул ачу белән тагын да алгарак иелә төште һәм, ниһаять, арбаны көч-хәл белән урыныннан йолкып алды. Кузгалып китте. Балалар да аңа иярделәр.
Кылый Хәмит, зур изгелек кылган сыман, йөгереп килеп, олы капканы шыр ачып куйды.
Капкадан чыктылар. Хатын бер мәлгә, кая барырга инде дигән сыман, як-ягына каранып торды. Аннары кисәк кенә уңга борылды да калага таба юл тотты…
Шунда Асылхан бай янына Хәмит йөгереп килде.
– Хуҗа… Миннән алырлар… Бирегез, мин генә биреп килим, – диде дә, бай кулындагы ун сумлыкны алып, тегеләр артыннан йөгерде.
…Бераздан, байбикә белән сөйләшкәч һәм торасы өйне дә күреп чыккач, Сабирҗан хатыны белән кызын кайтарып җибәрде.
Ир белән хатын тиз генә аерылып китә алмадылар. Елаганга охшап күзләре ялкынсынган, йөзләре агарып киткән Миңлегөлнең әйтер сүзе булган икән:
– Теләсәң нәрсә әйт, сиңа әйтәм, җаным тулы хафа, күңелем тулы шөбһә. Бу йорт безнең өчен дә җәһәннәмгә әверелмәсме икән, дим? Эх, әтисе! Бер дә күңелләрем тартмый бит. Кеше түгелдер ул… Бер дә якты көн күрсәтә торганга охшамаган… Аннары теге кылый шайтанын гына күр инде. Күз карашына игътибар иттеңме икән, нинди котсыз-шөкәтсезлек… Иман заты юк бит! Хатыны, бичаракай, минем ахирием иде. Елмаюы да елмаю түгел бит, йөзенә ябыштырылган битлек сыман… Каты өрәкле кеше булып, Гөлбануны куркытмаган булса ярар иде инде, мөртәт! Сыңар күзе белән котларны алырлык итеп, үтәли тишкәндәй итеп карый, җүнсез!.. Кара эчлелек, хөсетлек, зәһәрлек йөзенә чыккан мөртәтнең… Эх, әтисе! Күпкә түзгәнне азга калгач түзәр идек әле… Икебез ике яктан эшләрлегебез бар чакта, ачтан үлмәс идек. Куышы да табылыр иде. Барыннан