Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
күңелсез уйларга бирелгән хәлдә үз тыкрыкларына кайтып җиткәндә, әллә каян гына теге усал малай килеп чыкты һәм, кызның аркасына шапылдатып, бер тапкыр сугып та алды.
– Ки-ит!.. – диде Гөлбану, үз тавышын үзе танымыйча.
– Нәрсә?! – Малай, гайрәтләнеп, йодрыгын йомарлады.
– Кит, дим… Кит яхшылык белән.
Малай куян эзеннән барып та аюга тап булган сунарчы кебек бер мизгел аптырап калды. Аннары: «Китәрмен менә хәзер…» – дип, искәрмәстән генә Гөлбануның чәч толымыннан эләктереп алды…
Гаҗәп хәл! Бу юлы авыртуны сизмәде Гөлбану. Кинәт ачу белән кычкырып җибәрде дә малайның колагына ябышты. Өзеп алырга җыенгандай, чытырдатып тырнакларын батырды…
Ләкин бу элеккеге кебек кыйналудан куркып кычкыру түгел иде. Каяндыр бик тирәннән күтәрелгән тавыш, йөрәк тавышы иде. Шул кычкыру белән бергә баядан бирле бимазалап торган төер дә йотылган кебек булып каядыр югалды.
Малай бу көтелмәгән хәлдән аптыраудан бигрәк куркып калды. Тизрәк ычкынырга уйлаган иде, әмма котыла алмады.
– Ал-ла!.. Җибәр, дим… Авырттырасың ич… Җибәр диләр бит сиңа!..
Әмма Гөлбануның хәле малайны ишетү, аның сүзләрен аңлаудан узган иде инде. Ул, үз-үзен белешмичә, буш кулы белән чалт та чолт тегенең йөзенә чаба иде…
Тәмам шашып калган малай үзе разбой салды:
– Ал-ла!.. Кит, дим… Уф-ф… Нишлисең?.. Тилеме әллә син!.. Җибәр диләр ич…
Тыпырчына торгач, малаебыз ычкынды. Әмма Гөлбану тиз генә тынычлана алмады. Бөтен тәне бизгәк тоткан кебек дер-дер калтырый иде. Ишегалдына ул елый-елый кайтып керде.
Бу юлы аны әтисе каршы алды:
– Кем тиде?
Гөлбану тел тибрәтеп сүз әйтә алмады, үксү һаман да буа, һаман да тетрәтә иде әле аны.
– Нәрсә?.. Тагын теге малай кыйнадымыни?
Ахыр чиктә Гөлбану да җавап бирә алыр хәлгә килде. Үкси-үкси:
– Юк!.. Бу юлы үзен кыйнадым… – дип җавап кайтарды.
7
Асылхан яңадан сәфәр чыкты.
Бу юлы инде ул ярәшеп куелган яшь кәләше янына бара. Йөрәге күккә күтәрелергә җыенган кош сыман талпынып-талпынып куйса да, атын кумады. Ул белә: бу вакытта әле алар барысы да эштә. Печән өсте.
Бариәхмәтләрнең бөтен гаиләләре белән эш сөюләренә, җирне яратуына исе китә Асылханның. Бау ишүче еш кына: «Җир ул – аш савыты, ни салсаң, шуны ашарсың», – дияргә ярата.
Аргамак, колакларын уйнаткалап, гадәттәгечә җил-җил атлап алга элдерә. Көн буе кояшта кызган юл тузаны атның тоягы астыннан терекөмеш кебек булып як-якка чәчрәп кала. Алда, кызыл телен салындырып, эт юырта. Әлсерәгән. Анда-монда кайгысы юк аның. Шулай да әле яңа гына серкәләнә башлаган арыш кырына җитәрәк, нидер сизенеп кинәт туктады, посып кына юл кырыена чыкты һәм үрә катып стойкага басты…
Шулчак аксыл-күгелҗем дулкыннар йөгерешкән арыш басуы өстеннән, Асылханны сискәндереп, ялгыз ләкләк күтәрелде. Ат та өркеп читкә сикереп куйды.
Асылхан берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе татлы уйларга