Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
Бөтен булган мал-мөлкәтен дә алалар. Алтын-көмеш, затлы-зиннәтле кием-салымнар, кыйммәтле савыт-сабалар төялгән олы көймәләр үзләре генә дә бер кәрван була… Исән-имин калган халык зар елап озата чыга… – Гайникамал апа башын иеп тынып калды. Аннары, җилкәсенә таратып салынган яулыгының почмагы белән күз тирәләрен корытып алганнан соң, ныгый төшкән тавыш белән дәвам итте: – Сөембикә ханбикәнең шуннан соңгы язмышы бик аз билгеле. Мәгълүме шул: улы Үтәмешгәрәйне чукындыралар, әмма ул озак яшәми, малай чагында ук үлә. Бәлки, үтерәләрдер. Сөембикә үзе дә Касыйм шәһәрендә вафат була, шунда махсус төрбәдә күмелә дигән сүз яши.
Кул эше белән мәшгуль апалар бер мәлгә тын да алмагандай утырдылар. Берсе дә Гайникамал апага сөаль бирергә җөрьәт итмәде. Әмма ул, бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергәндәй, үзе үк сүз башлады:
– Шәһри Болгар заманнары, Аксак Тимер белән бәйле тагын бер риваять яши. Канлы орыш вакытында каты яраланган Болгар ханы Габдулла гаиләсе белән таш өемнәре арасыннан калкып торган (тирә-юньне күзәтә торган) Кара пулат дип йөртелгән манара эченә бикләнә. Кансызлыгы белән даны чыккан Аксак Тимер шәһәрне яндыра, җимерә, халкын мәрхәмәтсез рәвештә кыра. Аксак Тимер, Болгар ханын әсир итә алмавын күреп, манара тирәсен бүрәнәләр белән ураттыра да, ханны тереләтә яндыру өчен, ут төрттерә… Манараны ялкын ялмап ала. Манара эчендәгеләр күптән тончыгып-янып беткәннәрдер инде дип кенә торганда, мәйданга көчләп җыелган халык, аһ итеп, манараның иң өске катына карый. Манараның иң очында озын ак күлмәктән шәм ялкыны кебек чайкалып торган бер кыз баланы күрәләр. Халык шундук таный аны: бу Ибраһим ханның төпчек кызы, гүзәлләрнең гүзәле Чулмания була. Аның сылулыгын күргән Аксак Тимер хан да телгә килә: аны үзенә хатынлыкка сорый. Әмма Болгар халкының горур кызы әти-әнисен, туганнарын харап иткән ерткыч ханның хатыны булганчы үлүне артыграк күрә. Ярсуыннан шашар дәрәҗәгә җиткән хан кызның әсирлеккә төшкән ике абыйсын алып килергә әмер бирә. Аяк-куллары богауланган, муеннарына авыр агач түмәрләр тагылган абыйларын күргәч тетрәнеп кала Чулмания һәм ризалыгын биргәндәй итә. Тик аның бер шарты була: үзенең күз алдында ук абыйларын иреккә җибәрүләрен, шәһәрдән чыгып китсеннәр өчен иң яхшы атлар бирүләрен сорый. Аксак Тимер кызның бар шартларын да үти. Кыз өстән барысын да күзәтеп тора. Менә абыйлары, атларга атланып, шәһәр-ныгытманың ачык капкасыннан чыгып, урманга таба җан-фәрманга чыгып чабалар, бераздан күздән югалалар… Шунда абыйларын коткара алу бәхетенә ирешкән горур Болгар кызы Чулмания: «Хушыгыз, туганнарым!.. Җиңелү белмәс гаскәр туплап, азатлык яуларга кайтыгыз! Изге туфрагыбызны явыз дошманнан коткарыгыз!..» – дип кычкыра. Кычкыра да биектән дөрләп янган ялкын эченә сикерә… Халык кабат иңрәп аһ итә.
Аннары Гөлбану тормышында гаять зур бер вакыйга булды. Бакса, ул вакыйгага да Гайникамал апасы катышкан.
Хуҗалар сигез яшькә җиткән Чулпаниягә белем, тәрбия бирү турында кайгырта башлыйлар. Башта, беренче баскыч укыту белеме бирү өчен, атаклы Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән