Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
алып чыга, кайсыдыр күәс төбен чайкап алып керә. Тешләрен каерып ачып, көчләп эчерткәндәй итәләр. Авызына сөт коелган нарасый, тончыга язып, үзенең ризасызлыгын белдереп, беренче булып ыңгырашу авазы сала.
Зәйтүнә шул ук көнне Гөлнисаның туган апасына хәбәр юллый. Хәбәр изге җанлы кешегә туры килә булса кирәк, икенче көнне үк Миңниса ат җигеп килеп тә җитә. Как сөяккә калган Гөлниса белән баланы күтәреп алып чыгалар да, ястык түшәлгән арбага сузып салып, алып китеп баралар.
Әрнеп, өзгәләнеп сөйләвен Зәйтүнә:
– И-и бигрәкләр дә, бигрәкләр дә жәл булды инде, – дип түгәрәкләде.
Бу сүзләрдән соң Иргали күңелендә: «Шәт, исәннәрдер…» – дигән өмет чаткысы яңа көч белән кабынды. Шундук катгый карарга килгәнлеген, бүген үк гаиләсен эзли чыгарга әзерлеген әйтте. Әмма алда кыш көтүен, ә өендә торырлык җай калмавын да өстәмичә булдыра алмады. Чыннан да, өенең өй диярлеге калмаган, хәзер үк инде эчендә җилләр уйнап тора, тәрәзәләре ватык, идәннәре алынган, баскычы җимерек, хәтта аның эчке ишеге дә сыңар күгәндә генә асылынып тора иде.
Киң күңелле, ярдәмчел Зәйтүнә монда да сүзсез калмады:
– Әгәренки тарсынмасагыз, баш-күз алгалаганчы бездә торып торырсыз. Һәр җәһәттән тигезлек булмаса да, бары бергә, югы уртак дигәндәй, булган кадәресенә шөкерләр итебрәк яшәрбез. Чын әгәр! Җылы авызым белән әйтәм бу сүзләрне. Минем әткәй, күрше хакы – Тәңре хакы, күршелек – кардәшлектән дә өстен, дияргә ярата иде. Алай өметсезләнергә әллә ни урын юк. Сиңа да ярдәм итми калмаслар.
Изге җан Зәйтүнә киңәш бирү белән генә чикләнмәде, бу олуг эшне нәрсәдән башларга кирәклекне дә өйрәтте: «Туп-туры Ярлылар комитетына бар, ат-олау белән ярдәм итми калмаслар», – диде. Шундук күршесен исенә китерергә теләгәндәй, Ярлылар комитетының рәисе Бәһрам абзый булуын да, аның кайсыдыр яктан Иргалиләргә кардәш тиешлеген дә әйтүне кирәк тапты.
– Күрдеңме, күрше, синең әле арка таянычы булырлык кешең дә бар…
ВЦИК чыгарган махсус декрет нигезендә, авылларда Ярлылар комитетлары төзелү турында Иргали белә иде инде. Шул комитетның рәисе булып әнисе ягыннан чыбык очы тиешле Бәһрам җизнәсе сайлануы турында ишеткәч, Иргалинең күңел түрендә пыскыган өмет чаткысы тагын да яктыра төште.
Ул шулай итте дә. Иң әүвәл Бәһрам җизнәсен күрергә булды. Юк, өенә бармады ул аның. Кыегына уңып беткән әләм эленгән Совет йортына таба юнәлде.
Хатын-кыз ягыннан туган тиешле булгангадыр инде, Иргали Бәһрам абыен элек-электән якын итеп, үз итеп, «җизни» дип йөртә иде. Заманында Бәһрам җизнәсе, чыннан да, бик якын кеше иде аларга. Шулай булмыйча ни, Иргалинең әтисе Нургали белән алар яшьтиләр иде, хәтта 1904 елгы рус-япон сугышына да бергә алынганнар иде. Шуннан Бәһрам җизнәсе уң аягын өздереп кайтты, ә Иргалинең әтисе бөтенләй юкка чыкты.
Бер Иргали генә түгел, Бәһрамны бөтен авыл халкы ихтирам итә, гадел, булдыклы, зирәк акыл иясенә саный иде. Чыннан да, курку белмәс йөрәкле кеше иде ул. Халык телендә «Бәһрам солдат» дигән исеме генә түгел, тоткан абруе