Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
белән күрешкәннән соң, өзелеп калган әңгәмә шактый вакыт үз ызанына төшә алмыйча азапланды. Урынына барып утырган Бәһрам да, очрашу тәэсиреннән чыгу әмәлен тапмагандай, һаман әле авызын җыя алмый иде. Сүзләре дә кичерешләренә тәңгәл: «Күрдегезме, хатыннар, әнә нинди гренадердай ир-егетләр кайта авылыбызга, болай булгач яшибез әле, яшибез…»
Сүз уңаенда күп нәрсәләрне төшенде Иргали. Монда гомерләре буе өсләренә юньле кием, тамакларына юньле ризык эләкмәгән атсыз-тунсыз ярлы-ябагай гына түгел, тормышны алып барырлык, җан сакларлык та чамалары калмаган, ирсез, фәкыйрь хатын-кызлар җыелган икән. Үзләрен борчыган, кызыксындырган мең төрле сорауга җавап табарга дип килгәннәр алар.
Әнә хатыннарның берсе ниндидер «налог» турында сүз кузгатты. Бәһрам җизнәсе шул бер сыңар сүздән барысын да аңлады. Ни өчен «Продразвёрстка» ның «Продналог» белән алыштырылуы, аларның аермасы нидән гыйбарәт булуы белән кызыксыналар икән хатыннар. Сорау кабыргасы белән куелган, җавап бирмичә кара.
– Аермасы аның шунда, – дип башлады Бәһрам, колак артын кашыштырып. – Продналог продразвёрсткага караганда күп ким. Продналог крестьянга үзеннән арткан икмәген сату мөмкинлеге тудыра…
Ничарадан бичара хәленә төшкән хатын-кызларга янә бака туе ясап җибәрү өчен шул җитте:
– Йа-а Хода! Син дә, Бәһрам агай, әйттең сүз! Илле алла, кырык мулла ярдәме белән анда бер түтәрәм, монда бер түтәрәм, тегендә бер әчминник, монда бер дисәтинә чәчкән без ятим-ятимәләрдән икмәк арта димени инде! Йа-а Ал-лам!..
Ач яңаклы, кечерәк кенә гәүдәле бер хатын барысының да уртак фикерен әйтте, ахры.
– И-и, Бәһрам абзый! Быел язын ике таяк тары чәчеп калган идем. Бүгенге көндә өйдә өреп очырырлык ризык заты юк… Ничекләр итеп җан асрамак кирәк…
Язын һәр хуҗалыкның, биләгән җиренә карап, чәчүлек орлыгы белән тәэмин ителүе, әмма узган яман ачлыктан тәмам өне алынган халыкның чәчү турында түгел, әлеге хатын әйтмешли, җан саклап калу ягын каравы, шуның нәтиҗәсе буларак күп кенә басуларның кысыр калуы турында Иргали ишетеп белә иде инде. Ә ел ифрат та матур килә, иген котырып-каерылып уңа, чәчеп калган кешеләр ишеп, моңарчы күрелмәгән уңыш җыеп алачак…
Иргали Бәһрам җизнәсенә игътибар итте. Ул да бетәшкән, төс куйган. Заманында, сыңар кулы белән дага сындыра, дип сөйлиләр иде аның турында. Хәер, хәзер дә әле сокланырлык зур гәүдә үзендә, нык бәдәнле кеше. Тамырлары бүртеп торган көрәктәй куллары өстәл өстендә ята. Куе кашлы, эре яңак калканнары күпереп торган каратутлы йөзендә көч-егәр генә түгел, ихтыяр да җитәрлек икәнлеген сиземләү кыен түгел иде.
Тагын шул кадәресенә төшенде Иргали: кабыргасы белән куелган сорауларга җавап бирү Бәһрам җизнәсенә дә җиңел түгел. Бар, җавап биреп кара барлык сорауларга да! Вакыт дигән нәрсә мәрхәмәтсез, берсеннән-берсе четерекле сорауларны куеп кына тора.
Әнә кайсыдыр яңа экономик политика турында сүз кузгатты, аның нәрсә икәнен аңлатып, төшендереп бирүне үтенде.
– Бу ниткән хәл инде тагын, – дип башлады бер хатын, ярсуын