Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
диярлек: «И-и Ходаем!» – дип, үзара мыдыр-мыдыр сөйләнәләр, гәп саталар. Мин, халык төркемен ера-ера, ир-ат җыелган якка юл тоттым. Анда югары оч Байтимере авылдашларыбыз арасына кереп алган да, кулын болгый-болгый нидер сөйли:
– …Ишетәм, ат кешни. Бер кешни бу, ике кешни. Чыгып карасам, күрәм: бикләнгән басу капкасы артында җигүле ат тора. Хуҗасы күренми. Тукта, мин әйтәм, һич югында, капканы ачып, малкайны кертим. Килеп җитеп, арбага күз салуым булды, аягым астында җир убылды да китте…
Колагыма: «Кеше кадәр кешене дә шул хәлгә төшерерләр икән!.. Йа-а Ходаем! Нинди кансызлык… Вәхшилекнең дә вәхшилеге бит бу!..» – дигән сүзләр чагылса да, берни күрә алмадым. Мин, терсәкләрем белән этенгәләп-төртенгәләп, алгарак үттем. Кемдер, Совет өе кыегында эленеп торган кызыл әләмне алып, Хаҗи абый өстенә ябып куйган иде инде.
Шулчак кара болыт сыман җыелган халык өстеннән көчле җил искәндәй булды. Кемдер: «Әнә!.. Зәйтүнә үзе килә…» – дигән хәбәр салды. Бераздан минем җан дустым Газины җитәкләгән, кечерәк Таҗины кулына күтәргән Зәйтүнә тәтәй күренде. Халык, як-якка чигенеп, аларга юл бирде. Тирә-юньдә янә борчулы пышылдашкан авазлар: «Кыяфәтен генә күр инде, мескенкәйнең. Өченчесе буенда бит… И-и бичара!..»
Зәйтүнә тәтәй, арба янына җитеп туктагач, моңарчы мин һичкайчан ишетмәгән, йөрәк итләрен телгәләрлек тавыш белән аваз салды:
– Йа-а Раббым! Шулайлар итеп башкайларыңа җиттеләрмени?! Үлепләр китим микәнни! Һай-й Аллам!.. Балакайларым ла!.. Шулайлар итеп гомер буена ятимлек газабы чигәрсез микәнни!.. Сынык канатлы ятимкәйләрем лә!..
Шулвакыт әллә нәрсә булды. Зәйтүнә тәтәй кинәт кенә арба үрәчәсе өстенә сыгылып төште… Кемдер аны, бөтенләй егылып китмәсен диптер инде, тотып калды. Икенче берәве аның кулындагы баланы алды. Ыгы-зыгы моның белән генә чикләнмәде. Җиргә үк шуышып төшкән Зәйтүнә тәтәйне, як-яктан җитәкләп, Совет өенә алып кереп киттеләр. Ул да булмады, разбой салып, өрү-өшкерү, им-том белән шөгыльләнүче Мәгыйшә карчыкны чакыра башладылар.
Болдырда Совет башлыгы, ярлылар ширкәте рәисе Бәһрам абзый күренде. Сыңар аяклы ул. Бер аягын кайда, ничек югалтканлыгы турында төрле сүзләр йөри. Дошманнар аны «ата большевик» дип тә, «Коммун эте» дип тә атыйлар. Халык арасында исә «Чатан Бәһрам» дип тә, «Солдат Бәһрам» дип тә, «Бәлшәвик Бәһрам» дип тә йөртәләр. «Иманы өчен бөтен дөньясында берьялгызы калганда да чигенүне белә торган кеше түгел», – дип өстәргә дә онытмыйлар аның турында.
Өстендә ямаулы шинель. Менә ул, агач аягы белән идәннәрне шакы-шокы китереп, баскычның алгы өлешенәрәк якынайды. Кискен хәрәкәтләнеп, көрәктәй зур кулы белән башындагы бүреген йолкып алды да, халыкны тынычланырга чакырып булса кирәк, бүрекле кулын өскә күтәрде. Җилдә-кояшта янган озынча чандыр йөзе ифрат та кырыс, эчкә баткан күзләрендә ут иде аның. Шулчак Бәһрам абыйның көчле тавышы һаваны ярды:
– Җә-ә, күрдегезме инде, җәмәгать! Иске, үлеп бара торган сыйныф капылт кына юл бирергә ашыкмый. Юк-к, ашыкмый! Шундый юллар белән, бәлки, алар безне