Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
өстенә ак халат кигән, башына ак кәпәч чәпәгән кеше күренде. Бу, чыннан да, Гази иде. «Саумы, җан дустым! Исәнме, яланаяк килеш, бергә чатыр-чотыр чабып йөргән балачак дустым!» – дип барып күрешүдән үземне чак кына тыеп калдым.
Әй-йе, бик күп еллар узган икән шул. Газиның авыр, михнәтле тормыш кичергәнлеге йөзенә чыккан. Күз карашыннан чак кына, сизелер-сизелмәс булып, моң-зар саркып тора. Бөтен кыяфәтеннән, үз-үзен тотышыннан бик нык кагылып-сугылганлыгы, рухи газапларны күп кичергәнлеге беренче карашта ук күзгә бәрелә. Ак кәпәче астыннан күренеп торган чигә чәчләрен чал суккан. Йөзендә миңа ят булу дәрәҗәсендәге үзгәрешләр күрмим кебек. Яшьлек елларында кулак иярченнәре тарафыннан калдырылган «тамга» гына күрер күзгә ташланып тора сыман. Әлеге яра аның уң кашын тип-тигез итеп, өстән аска таба икегә бүлгән. Кашының бер яртысы (сул кашына тоташып торганы) аскарак шуышкан, ә икенче яртысы, киресенчә, кош канатыдай кыйгачланып өскә чөелгән. Бәлки, шуңа күрәдер Газиның йөзе беренче карашка ничектер кырысрак булып күренә.
Юк, танымады ул мине, хәтта игътибар да итмәде. Хәер, бу минутта анда-монда кайгысы да юк иде кебек аның. Ул, җил-җил килеп керү белән, турыдан-туры баш врачка мөрәҗәгать итте. Газиның бу мөрәҗәгате, мөрәҗәгать булудан бигрәк, рапорт бирүгә охшашлырак иде…
– Булат Хәнипович, башлыйбыз… – диде ул. Һәм шунда ук Горцевага таба борылды: – Гафу итегез… Сезнең кемегез була ул?
Әмма «Башлыйбыз» сүзен ишетүдәнме, тәмам югалып калган Галина Николаевна җавап кайтарырга өлгерә алмады. Баш врач, Газига таба иелә төшеп, шактый кискен җавап кайтарды:
– Аның кем булуы сезнең өчен шулкадәр әһәмиятлемени?..
– Авыруның хәле шактый хәвефле, соңгы приступ түгелме икән? – дип сорамакчы идем мин.
– Барыгыз! – дип кырт кисте баш врач. – Авыру янында булыгыз. Ә операцияне чак кына кичектереп торыгыз…
Гази бүтән бер сүз дә әйтмәде. Әмма баш врачның соңгы сүзләре аны беркадәр сәерсендерде, ахрысы. Ул, дөрес ишеттемме, дигән кыяфәт белән, коллегасының йөзенә текәлде. Ләкин сорау-фәлән биреп тормады, борылып чыгып та китте. Күрешмичә калуым, шуның өстенә үзен «Булат Хәнипович» дип таныткан кешенең балачак дустыма шактый каты бәрелүе күңелемне рәнҗетте. Ләкин шунда ук баш врачның бу адымын үземчә акларга да тырышып карадым. «Хуҗа кеше үзенең нәрсә эшләгәнен белә торгандыр. Бәлки, Гази җаваплы операцияләр ясарга яраксыздыр» дигән уйлар башыма килде. Әмма Газиның, кабинет ишегеннән чыгу белән, кемнәргәдер ниндидер әмер бирүен, тавышы да шактый ук кыю һәм көр яңгыравын ишетү күңелемдә туган әлеге уйларымны шик астына алды.
Бераз тактсызлык күрсәтүен баш врач үзе дә сизенде, ахрысы, бүлмәдә берара авыр тынлык хөкем сөргәннән соң, гафу үтенгән төстә болай диде:
– Сез, зинһар, гаҗәпләнә күрмәгез… Хирург белән шулай кискенрәк сөйләшүем өчен дип әйтүем.
Галина Николаевна, безгә нәрсә дигән сыман, җилкәләрен сикертеп алды. Шулай да авыз эченнән генә мыгырдангандай әйтеп куйды:
– Сәеррәк, әлбәттә.
– Сәбәпләре бар. –