Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
революцияне сүккән, аның казанышларын кабул итә алмаган, бүгенге тормышны ачыктан-ачык дошман күргән кеше түбәсе астына килеп эләкте? Башка урында сыймас идемени ул? Юкә белән каешның һичкайчан да бәйләнмәячәген, төенләнмәячәген Иргали белми идемени? Ничек белмәсен ди инде?!
Яңадан уйлар. Иргалинең күз алдына Гыйззәт хәзрәтнең сынаулы карашы килде… Нәрсә ди? Комсызлыгы белән даны чыккан, тирә-юнь халкының канын эчкән Минһаҗ байга олаучы булып ялланырга диме? Бу ни бу?! Иргалинең йөрәге янә дөрселдәргә кереште, күңеленә янә шик, икеләнүләр иңде. Шуның өчен шултикле корбаннар биреп яуладыкмыни соң без азатлык, тигезлек дигән нәрсәләрне. Кайда соң ул без теләгән тормыш? Тагы күпме көтәргә мөмкин ул көннәрне?.. Янә сагаюга, икеләнүгә охшашрак уйлар биләп алды Иргалинең күңелен.
Шулай кыбырсып ята торгач, уй-фикерләре тәмам чуалды аның, эзлекле фикер йөртә алмас дәрәҗәгә җитте.
Ул да түгел, күз алдында каравыл өендә булып узган вакыйгалар кабат пәйда булды. Җаны яңадан катып китте Иргалинең. Башында янә килде-китте уйлар туды. Юк, болайга киткәч, булмас, дип уйлады ул. Булырга охшамаган. Монда Халәп кебек әрсез алабайлар белән шәрран ярып талашып-тәмсезләнеп, якалашып ятканчы, башны алырга да кая да булса олагырга. Күр инде, ә! Бүген кереп кунып чыгарлык кына да кешесе юк икән ич аның. Дөрес, үлгәндә дә зарлану, рәнҗү-иңрәү авазы чыгармас изге җан Зәйтүнә: «Миндә яшәрсез», – дип әйтте дә әйтүен, әмма алачык кебек өйдә алар үзләре дә дүрт җан. Аннары бит кеше почмагының түренә сыйсаң да, күңеленә сыймассың, диләр…
Хатыны һәм әле үз күзләре белән күрмәгән баласы турындагы уйлар биләп алды Иргалине. Аның аннан кадерлеләре исән-иминнәрме икән соң? Әллә газиз әнкәсе кебек, алар да күптән инде тигез җирне түмгәк иткәннәрме?..
Алда көткән билгесезлек аның җанын өтә, зиһенен талкый, йөрәген сыкрата. Шулчак солдатка әллә нәрсә булды: иң элек бугазына ниндидер төер күтәрелеп, күкрәк тутырып сулыш алырга комачаулый башлады. Ул да түгел, яңакларын көйдереп-әчеттереп күз яшьләре тәгәрәвен тойды Иргали.
…Телсез Саттар салкын-караңгы тәрәзә пыяласына килеп чиерткәндә, күңеле алгысыган, йөрәге йончыган Иргали керфеккә керфек тә какмаган иде әле.
Хәзрәт тә уянды. Торып, авыз эченнән генә мыгырданып (иман кабатлап, догалар укый иде булса кирәк), чарлакта торган сукыр лампага ут төртте.
– Тордыңмы, кем, Иргали улым? Бик яраган. Сәфәрләрең гел уңышлы, юлларың гел кояшлы була күрсен берүк. Иншалла, мөрәүвәт, ягъни изге юлга чыгасың. Бар да һәйбәт булыр, боерган булса.
Өй хуҗасы самавыр кую турында сүз кузгаткан иде дә, Иргали: «Юк, юк, зинһар, мәшәкатьләнмәгез», – дип, аяк терәп каршы торды. Шунда хәзрәт күләгә сыман гына булып аралыкта пәйда булган хатынга мосафирның юлына ризык хәзерләргә кушты.
Ишегалдына чыктылар. Җигүле ат олы капкага таба каратып куелган иде инде. Озын Саттар мәш килә: күнегелгәнчә җитез хәрәкәтләнеп, һәйбәт күн сбруйларны шыгырдатып, аркалыкны күтәрде, түшлекне тарттырыбрак куйды.
Хәзрәт тә, Иргалине исенә китерергә теләгәндәй,