Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
шул булды: кыз бала җилкәсенә көянтә урынына, чиләкләре шуып төшмәсен өчен, баш-башы киртекләнгән гап-гади каен колгасы салган. Бишмәтенең кыскарган иңнәреннән терсәгенә кадәр чыккан, күшегүдән күгәрчен тәпиләренә охшап калган куллары әлеге колга өстендә. Шунлыктан кыз баланың кыяфәте канаты каерылган кошны хәтерләтә иде.
Кыз да Иргали туктаган өй ягына борылды, җигүле ат янына җитәрәк туктап калды. Иргали дә, шул форсаттан файдаланып, үзенең беренче соравын бирергә ашыкты:
– Үскәнем!.. Гаффар дигән кешенең өе шушы бугай бит?
– Өе шушы. Тик, абый, ул юк бит.
– Кайда соң ул?
– Үлде…
– Кайчан?
– Узган ел. Афәт елында…
– Бу өйдә тагын Гөлниса атлы апа кеше булырга тиеш иде…
Сулы чиләкләре астында иелеп төшкән бала җавапны озак көттермәде:
– Ул да юк…
Иргалинең аяк астындагы җир бер якка шуышып киткән сыман булды. Миен көйдереп: «И-и бәгырь! Син дә дөнья куйдыңмыни?..» дигән хәвефле уйлар өермәсе узып китте.
– Ничек юк?.. – Иргали үз тавышын үзе танымады. – Ул да үлдемени?..
– Юк, үлмәде.
– Кайда соң ул?
– Эштә.
– Кайда эшли?
– Утарда.
– Ә утар кайда?
– Күрше авылда.
Кинәт буыннары тотмас булды Иргалинең, авып китмәс өчен арба үрәчәсенә тотынырга мәҗбүр булды.
– Тагын Гөлүсә исемле бәләкәч кыз да булырга тиеш иде?..
– Бар. Ул өйдә…
Ниһаять, Иргали «уф-ф!..» дип иркен сулыш алды. Әмма бу җиңеллек нибары бер мизгел генә дәвам итте. Шулчак тыны кысылды һәм күзләрен яшь элпәсе томалады.
Солдат үз-үзен бик тиз кулга алды. Иң әүвәл, җәһәт кенә килеп, кыз баланың чиләкләрен алып җиргә куйды.
– Һай-й сине! Шушындый йомры агач белән җилкәләреңне чиләндерәсең бит. Нәрсә, көянтәгез юкмыни?
– Бар.
– Соң?
– Көянтә белән чиләкләр җиргә тия.
– Исемең ничек?
– Миңсылу.
– Әниең исәнме?
– Әни хаста… Йөри алмый.
Чиләкләрне күтәреп өйгә керделәр. Бусага аша атлап керү белән, Иргали аваз салды:
– Имин-аман гына яшәп ятышмы?..
– Шөкрана!.. Исән-аман хәзергә…
Иргали, әллә кайлардан, бик ерактан ишетелгән төсле хәлсез, зәгыйфь тавыш килгән якка күз салды. Сәкенең почмак як буенда, бәләкәй бала сыман гына булып, корама юрган астында яткан сырхауны абайлап алды. Күз чокырлары кара-кучкылланып тирәнәйгән, иреннәре күм-күк. Кара ютәл белән азапланып җаны суырылган хастаны күргәч, кинәт кенә имәнеп китте Иргали. Чыкмаган җаны белән сүнеп бетмәгән аңы гына бар иде сырхау хатынның. Шулчак хуҗабикә Иргалине төсмерләде булса кирәк, аның эчкә баткан коңгырт-кара күзләре отыры зураеп киткән кебек булды. Сураеп калган йөз-төсенә аптырау галәмәтләре чыкты. Ул да түгел, җәһәт кенә сикереп торып утырырга теләгәндәй, омтылыш ясап алды. Әмма көч-җегәре нибары башын калкытып,