Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
кайтып тәрәзә буендагы эскәмиягә түнә дә, дөньялардан киткәндәй башын иеп, тавыш-тынсыз кала.
Әйе, соңгы вакытларда Иргали үзен кайнар ком өстенә чыгарып ташланган балык сыман хис итте. Кая барып бәрелергә белмәде ул. Күңеле тулы хәвеф, киләчәге өчен хафалану. Чыннан да, һичбер җирдән фәрман көтәрлеге, өмет итәрлеге юк бит, ичмаса. Шулай бәгырь көйрәгәнгә тәкать тота алмыйча, үз-үзенә мең дә беренче кат «Инде нишләп карарга?» дип сораулар да биреп куйгалады. Әмма шушы бердәнбер соравына да төпле җавап таба алган юк. Тормышы актык чиккә килеп терәлгән Иргалинең башы каткан, фикерләре чуалган, зиһене томаланган иде. Типсәң тимер өзәрдәй башың белән, йортсыз йомран кебек сөрлегеп, кеше тупсасын тапта инде, ә? Җил оясына әверелгән өйне, хәзрәт киңәш иткәнчә, күптән инде сүтеп утынга ягалар.
Гомердә булмаган һәм булыр дип башына да китермәгән хәл: күңеле урыныннан купты, өмете өзелде, ихтыяры сынды, дөньядан тәмам җаны бизә башлавын тойды Иргали. Эч пошуның һич тә чыдап булмаслыгы басты. Тормышы тоташтан аязмас көнгә әверелде. Күңелен упкындай төпсез, бер генә мизгелгә дә тынгылык бирми торган борчулар биләде. Андый минутларда ул, инде бер тапкыр узган кара ачлык елында ниндидер могҗиза белән генә үлемнән котылып калган хатынын, нәни зәңгәр күзен мохтаҗлыкта яшәтүе өчен әрни, изалана иде. Хәзер дә әнә әле алар бик ябыклар, юкарып, хәлсезләнеп калганнар, мескенкәйләр.
Иргали менә ничәнче кат инде әллә, чыннан да, нэпман Иван дәдәйгә барып эшкә ялланып караргамы, дип өмсенеп куйгалады, әнә дүрт куллап кабул итәчәкмен дип калды бит. Яхшымы-яманмы, яши торырга фатир да бар. Кешенең көче – эшендә, диләр. Иргали дә умыртып эшләр иде. Алар бит бөтен нәселләре белән җеннәре өзелгәнче эшли торганнар. Сул як җилкәсенең яралы булуына да карамастан, Аллага шөкер, хәзергә әле дәрт-дәрманга әҗәткә кермәс, шәт, беләгендә көче, йөрәгендә дәрте ташып торган чагы. Һәрхәлдә, олаучы булып кына эшләрлеге бар.
Ләкин шунда ук икенче бер уй миен кимекли башлый. Көнлекчегә ни көн дигәндәй, Иван дәдәйдән эшләп алган ике-өч кадак он яки пешкән икмәк белән нишли генә алыр соң ул? Кайчан соң, чын адәм баласы кебек, тәмам аякка басачак, атлы-сыерлы булачак, йорт-җир әмәлләп керәчәк? Игенче икәнсең, аты да кирәк, атсыз кеше – затсыз кеше, димәсләр иде аны!
Менә шулай ут йотып, киләчәге өчен тоташ хафаланып, үзенең болай яшәвен мәхшәргә тиңләп, баш ватып йөргән көннәрдә тагын бер вакыйга булып алды. Әлеге хәл бөтенләй чыгырыннан чыгарып ташлады аны.
Шәфкатьле Зәйтүнә: «Әнә тагын бер бичара саилче хәер сорый», – дип, бер бәрәңге алды да җилкапка төбенә килеп туктаган бичара җан янына чыгып китте. Аннан ул туңып-күшегүдән тәмам кешелектән чыккан бер кыз бала ияртеп керде. Бу – Гөлнисаның бертуган апасы Миңнисаның кызы Миңсылу иде.
Иргали аны ямау өстенә ямау салынган, терсәкләренә кадәр күтәрелгән кыска җиңле сәләмә бишмәте белән, нәкъ әнисенеке кебек, ярты йөзен диярлек биләп торган зур коңгырт-кара күзләреннән таныды.
Бичара бала керә-керешли үк кулындагы