Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
әйтте, Иргалинең ризалыгын сорады. Калганы бик тиз эшләнде. Иң әүвәл, сайланып алынган солдатларның өс-башларын алыштырдылар. Өр-яңа ук булмаса да, юньлерәк шинельләр, олтаны шактый ук юкарган, әмма кунычлары хәзергә исән күн итекләр бирделәр. Иргалинең башы күкләргә тиде. Ул, казармага йөгереп кереп, биштәрен элеп чыкты да әлеге яшь офицерга ияреп китеп тә барды. Шулай итеп, Иргали өчен яңа тормыш башланды. Бәхетенә каршы, Илья Олегович Клочкин шактый ук тыйнак, кешелекле, иң әһәмиятлесе – гадел, тыныч табигатьле кеше булып чыкты.
Иргали тормышның искәрмәстән генә шулай елмаюына шөкрана кылып бетә алмады. Чыннан да, соры шинельле солдатка ни кирәк тагын. Аерым фатирда яшәүләре үзе генә дә ни тора! Беркем аның җанына тими, җәберләми. «Айт-два!» юк. Казармада күргәннәре, анда кичергәннәре хәзер инде ямьсез төш булып кына исенә төшә.
Иргалинең тормышы тагын да тынычрак, тагын да ямьлерәк булыр иде дә, тик менә Илья Олеговичның җан дусты Аркадий Алексеевич килеп кенә аны кыерсыта, көлә, вакыты белән хәтта кешелеген изә. Төн уртасында аракы таптыруларына түзәр иде, акчасын биргәч, анысы әллә ни кыен түгел, урам саен диярлек кибет. Төнлә кереп ала торган урыннар да бар. Ул яктан Иргали үзен шактый ук уңган, булган денщик итеп танытып өлгергән иде инде.
Аракы алып кайтып, капкаларга әйберләр әзерләп куйгач, офицерлар бермәлгә тынып калалар. Соңрак белде Иргали, Илья Олегович белән Аркадий Алексеевич Казанда ук дус булганнар, икесе дә Казан юнкерлар училищесын тәмамлаганнар, үлгәндә дә аерылышмаска сүз куешканнар.
Ике дус, ике офицер, маңгайларын маңгайга терәшеп, гәп сата. Иргали алгы бүлмәдә, андый-мондый әмер булмасмы дип, көтеп утыра. Вакыты белән үз уйларыннан арынып, офицерларның әңгәмәсенә дә колак салгалый. Тыңлый калсаң, харап, чәчләрең үрә торырлык сүзләр сөйлиләр. Бернинди тартынусыз патшаны сүгәләр, сугышны дәвам итү өчен Англия, Франция, Америкадан заемнар алып, Россияне тәмам бурычка батырды, диләр. Иң гаҗәпләндергәне шунда, патшаны сүгеп кенә калмыйлар, тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәргә, аның урынына ниндидер князь Михаилны куярга кирәк, диләр.
Игътибар беләнрәк тыңлый калсаң, башың бетәрлек сүзләр дә ишетергә мөмкин. Әгәр дә хак булса, бу сугышка, имештер, бары тик Европадан гына да утызга якын ил тартылган, җитмеш миллионга якын кеше мобилизацияләнгән…
Әмма ләкин әлеге тыныч, тук, чиста тормыш озакка бармады, Илья Олегович белән Аркадий Алексеевич хезмәт иткән частьның резервтан алгы сызыкка озатылуы, ягъни сугышка кертелүе турында хәбәр алынды. Бу – 1916 елның җәе көзгә таба авышкан бер чор иде.
Төнлә бик зур саклык белән хәрәкәтләнүләренә дә карамастан, позициягә яңа көч кертелүен дошман белгән, сизенгән булып чыкты. Таң атыр-атмас борын, җирнең астын өскә китерергә теләгәндәй, каршы яктан ут ачтылар. Олы калибрлы снарядлар шартлавыннан җир тетрәнеп кенә калмады, бөтен тирә-юнь хәрәкәткә килгән сыман булды. Окоплар өстендә ут өермәсе уйный, мәрхәмәтсез үлем давылы котыра