Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман. Махмут Хасанов
ике исергән, диләр бит. Уйлый калсаң, бик тирән мәгънә ята бу сүзләрнең төбендә. Бирәләр дип бурычка алып, дөрес эшләдеме соң ул? Ничекләр итеп котылыр икән әлеге әҗәтеннән? Мондый уйлар аны тирән борчуларга салып кына да калмады, тәмам пошаманга төшерде. Әҗәткә күп кергән бүре бурычын тиресе белән түләр, диләр бит…
Иргали, шундый уйларга бирелеп, Чаллыга барып керде. Түш кесәсеннән хатны алып, конвертына күз төшерде дә беренче очраган кешедән Кузька Данилович Волгинның кайда торганлыгын сораштырды. Әлеге бәндә белмәде. Тагын берничә кешегә мөрәҗәгать итте: бер дә ишеткән-белгән кешебез түгел дигән сыман, һәркайсы җилкәләрен генә сикерткәләделәр. Ахыр чиктә, бәлки, кушаматын беләләрдер? дигән сорау туды. Шулай итте дә. Беренче сораган кешесе үк, алдан ук шулай дияргә иде дигән сыман, Кузька-Бурлакның кайда торуын гына түгел, хәтта ничегрәк итеп барырга икәнлекне дә бик теләп, бик тәфсилләп аңлатып бирде.
Иргали үзенә кирәк ике катлы йортның капкасы төбенә килеп туктады. Шулчак аны ишегалдында кайнашкан бер сакаллы бәндә күреп алды. Куе кашлары астыннан бәбәкләренең агы белән сөзеп караучы әлеге кешенең аны күрергә атлыгып тормаганлыгы шундук йөзенә чыккан иде.
Иргали исәнләште. Хатны чыгарып, сакалбайга сузды. Әлеге кеше, хатны алды да: «Хәзер белешәм…» – дип, икенче катка күтәрелә торган баскычка таба юнәлде.
Озак көтәргә туры килмәде Иргалигә, йөзе шул арада языла-ачыла төшкән картузлы урыс: «Әйдәгез! Сезне көтәләр… Рәхим итегез!..» – дип, Иргалигә үзе артыннан иярергә кушты.
Иргали атын өй каршындагы рәшәткә тактасына бәйләде дә сакалбайга иярде. Иң әүвәл текә баскычтан күтәрелеп, калын киез белән тышланган зур ишекне ачып эчкә уздылар. Аны ияртүче, тагын бер зур гына ишекне ачып, яктылык бөркелеп торган бүлмәгә үтәргә кушты. Үзе тышкы якта калды.
Иргали, бусага аша атлап керү белән, ындыр табагыдай зур өстәл янында утырган ике кешене күреп, тәмам аптырашта калды. Беренче тәэсир чыннан да котыңны алырлык иде. Кузька-Бурлакның кыяфәте, килеш-килбәте тел белән әйтеп, сүз белән аңлатырлык түгел икән. Сажин җилкә, пәһлеван гәүдә. Чегәннекенә охшаган, кара болыт кебек тузгып торган чем-кара бөдрә чәч, шундый ук сакал. Күлмәк изүе кендегенә кадәр ачык, җиңнәр сызганулы. Күкрәк-беләкләре дә, нәкъ сакал-мыегы кебек, бөдрәләнеп торган кара төк белән томаланган. Күкрәк йоны арасында, елык-елык килеп, чылбырга тагылган шактый зур алтын тәре чайкала. Йөз-чыраеның адәм карарлыгы юк. Әкиятләрдә генә сөйләнә торган гыйфритнеке сыман сыңар гына күз үзендә, икенчесенең урыны, шыксыз яраны хәтерләтеп, чокыраеп тора. Әмма аның сыңар күзе дә биш күзгә торырлык, кешене үтәдән-үтә күрергә теләгәндәй, чекерәеп карый, карашы – нәкъ иблиснеке. Авызының уң ягы колагына кадәр ертылган. Өске ирененең бер чите китек, шул урыннан, ыржайганга охшап, атныкыдай ике эре теш күренеп тора. Әйе, бу адәм әлеге җан кайтаргыч җөйләнгән яралар белән тикмәгә генә бизәнмәгәндер, дип уйлап куярга мәҗбүр булды Иргали.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст