Китап (җыентык). Марат Кабиров
буе саташып чыкты. Өйдәге автоматик хезмәтләндерү системасы, ничек кенә тынычландырып татлы йокыга төрергә тырышмасын, максатына ирешә алмады. Әйтерсең Илдар үзара сугышучы ике көчнең уртасында иде, өй аны йоклатырга тырыша, ә тагы ниндидер кодрәт саташтырырга тели. Аларның әле берсе, әле икенчесе өскә чыга, тик берсе дә тулысынча җиңүгә ирешә алмый. Шул рәвешле Илдарга юньле йокы эләкмәде.
Төшендә ул гел бер урынны, бер үк кешеләрне күрде. Ул күргән җан ияләрен бик зур авырлык белән генә «кеше» дип атарга мөмкин иде. Хәер, башта тирә-якта тик зәңгәрсу караңгылык кына иде. Шул караңгылык аша ул иң беренче күк йөзен шәйләде бугай. Ниндидер яктылыкны. Һәм күзгә күренмәс бер торба буйлап, шул яктылыкка шуып төште… Кояш нурына түзәлмичә, ул күзләрен йомды. Ниндидер сихри музыка агыла иде, ул, үзенә буйсындырып, бөтен дөньяңны оныттыра. Һәм ниндидер ис бар сыман… Саф һава… Юк… Тын юлларын иркәли торган саф һәм… бераз гына әчкелтем һава… Һәм салкынлык… ниндидер салкынлык… Илдарга бу күренеш таныш сыман тоелды. Моны аның күргәне, тойганы бар иде. Тик кайда икәнен генә хәтерли алмады. Ул күзләрен ачты һәм, үзенең кайда икәнен ачыкларга теләп, тирә-юньгә күз ташлады… Көтелмәгән күренештән коты алынып кычкырып җибәрде, тик тавышы чыкмады. Ул күзләрен ачып-йомып алды. Күренеш үзгәрмәде.
Ул шәһәрнең кайсыдыр урамында иде. Автомобиль юлының буеннан буена диярлек хуҗасыз машиналар тезелеп киткән. Кайсыларының тәрәзәләре ватылган, кайсының ишеге каерылган, ә кайберләре бөтенләй дүрт тәгәрмәчен күккә каратып ята. Һәм болар борынгы заман машиналары иде. «Волга» лар, «Мерседес» лар, «Тойота» лар… Хәзерге урамнарда андыйларны күрермен димә. Кызыл кирпечтән һәм цемент блоклардан салынган тугызар катлы йортларның да тәрәзәләре ватылып беткән, кайберләре яртылаш җимерелгән, кайберләрендә әле булса янгын эзләре төтенләп тора. Урам буйлап кулларына балталар, торбалар һәм тагын әллә нәрсәләр тоткан гарип кешеләр атлый. Боларның күзләре пыяла сыман салкын, хәрәкәтләре курчакныкы шикелле. Һәм һәркайсының өстендә пычрак сәләмә киемнәр, хәтта йөзләренә кадәр пычракка һәм канга батып беткән, һәммәсе дә яралы, кайсының муены умырылган, кайсының аркасында сабы сынган пычак серәеп тора. Араларында ирләр дә, хатыннар да бар. Хәрәкәтләрендә дә, күз карашларында да, гомумән, бөтен барлыкларында адәм балаларыннан аерылып тора торган ниндидер салкынлык, җансызлык чагыла. Алар сөйләшмиләр дә, бер-берсенә игътибар да итмиләр. Кемнеңдер күзгә күренмәс кулы белән идарә ителүче машиналар сыман, бер юнәлештә хәрәкәт итәләр. Һәм… Нинди генә тарлавыкка барып керсәләр дә, бер-берсенә бәрелмиләр дә, өелешеп тә тормыйлар, болар бер организм шикелле.
Илдар аларның нәрсә эшләп йөрүләрен тоя иде. Болар түбән катлам җан ияләрен, кешеләрне эзли һәм юлларында очраган һәрберсен юк итәргә тиешләр. Җирдә бер генә бөртек адәми зат та калырга тиеш түгел, чөнки кеше – йогышлы чир кебек, тамырыннан йолкып ташламыйча торып, аннан котылып булмый. Хәлиткеч сугышлар булып узды инде. Адәм баласы асылда кыйратылды. Хәзер аның калдык-постыкларын табу һәм юк итү чаралары бара.
Илдар,