Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов


Скачать книгу
кат болытлар өстенә менеп киткән ханны итәгеннән сөйрәп төшерергә туры килде:

      – Тыңлап утырам, син дә, Үзбәк хан шикелле, һаман шәрык ягын, шәрык олысларын кайгыртасың. Ул да менә Сарай мәркәзендә яки Кырым илә Болгарның кайсындадыр мәрмәр мәчетләр дә, затлы пулатлар да калкытмаган. Аның каравы бер Үргәнеч каласында гына өч-дүрт төрбә-пулат күтәргән, хәтта Мисырдан кәрван-кәрван ташылган мәрмәр ташлардан Ак Кала да төзеттереп куйган. Югыйсә, бизмәннәргә салсаң, Җучи олысын иң беренче чиратта Кырым белән Болгар олыслары туендырып яши. Син кереп утырган алтын нәкышле сарай да Болгар осталарының кулы белән җирдән күтәрелгән. Алардан тыш тагын әле Таш Билбауны тирәләп алган, Ак Идел, Чулман, Әтил, Нократ дәрьялары буйлап сузылган күпме олыслар бар. Ахыр чиктә син урыс кенәзлекләрен дә күз уңыннан чыгарып ташларга бик ашыкма әле. Алар Алтын Сарайга ясак озатуны бөтенләй оныттылар. Әнә Мамай мирзаны Шөлди кырыннан куып җибәрүгә, хәзер ярлык сорап Сарайга килүче кенәзләр дә бетте.

      – Юк, аларның борын чөеп яшәвенә ирек куясым юк! – дип, шашып кычкыра-кычкыра элеп алды Туктамыш. – Алтын Урда каһаны барлыгын санга сукмыйча, үзбаш булып, баш бирмичә яшәргә ымсынып карасыннар! Мин аларны борыннары белән үзләренең нәҗесенә тыгып куям әле!

      Карабәк туктамады.

      – Бер олыс бәгенә йомшаклык күрсәттеңме, ул иртәгә үк сине корт күче шикелле сырып ала һәм иң котырган кигәвен, зәһәр шөпшә сыман талый башлый. Яман шешне ул борын күрсәтүгә үк яндырып йә көйдереп юк итәргә кирәк. Син беләсең булыр, вак чуанны вакытында сытып бетермәсәң, ул аннары тәнне эт эчәгесе сыман сырып ала. Соңыннан ул җәфадан төбе-тамыры белән йолкып котылалар. Бату бабабыз аларның олыс-калаларын буйсындырганнан бирле узган йөз илле елдан соң урыслар беренче мәртәбә Урда гаскәренә азау теш күрсәтте. Гап-гади бер ялгыз мирза чирүен кире борганнармы, әллә Урда ханына каршы чыкканнармы – кара гавам өчен дә, аларның поплары өчен дә аерма юк. Иң мөһиме, нибары сыңар Кырым олысыннан гына Мамай мирзаның япа-ялгыз көе җыйган чирүен куып җибәрүне дә алар бөтен Урда гаскәрен пыран-заран китерү һәм тарихта күрелмәгән олуг җиңү кебек бүрттереп, буыннан-буынга тапшырып шапырыначак. Угыллары, оныклары үзләрен хәтта Урда ханнарыннан азат кавем дип тә саный башлавы бар.

      Карабәк сүзләре үтенә тиде, ахры, Туктамыш учактагы казан шикелле кайнап чыкты.

      – Юк, дидем мин сиңа, олыс бәкләренә, нәкъ хатыннар белән эш иткәндәге шикелле, уч төбен күрсәтергә һич ярамый! Мөгезе чыкмаган бозау кебек торсаң, шул хатыннар төсле үк, алар әүвәл итәгеңә, аннан муеныңа үрмәли башлаячак. Ярар, минем сүзне үтәп, Митрәй кенәз, гаскәр җыеп, Мамай мирзага каршы чыкты. Үзен хан итеп саный башлаган Мамай мордарны чәнчелдереп төшерү өчен шулай кирәк иде. Ул мордардан котылмыйча торып, бердәм Урда төзү турында хыяллану да тәмле төш кенә иде. Аны чәнчелдердек. Хәзер инде Митрәй Урда карамагыннан чыккан еландай баш калкытты. Чиратта ошбу еланның да башын өзү тора. Һәр түрәне, абзардагы мал шикелле, үзенең аранына, үз кетәклегенә


Скачать книгу