Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов


Скачать книгу
аша елан кеби үтеп кергәч, әүвәл шыгавылларны[34] тоташ суеп чыкканнар, аннары өч каланы да рәхәтләнеп талаганнар. Болар, тәмам азып, Сарайга ук ябырылгач, урыс юлбасарлары турындагы хәбәр безгә дә килеп җитте. Шуннан мин Сарайга чапкын озаттырдым. «Сәләчи бәк Хәзәр диңгезендә әзәриләр бәге Ясакны талап кайтты, кораб-кораб итеп туплаган хәзинәсен Куштамак дигән утрауга яшереп саклый», имеш. Ясак бәк илә Куштамак утравының атамаларына тикле үзем уйлап чыгардым. Тегеләр шикләнеп тә тормаганнар, ут капкандай килеп җиткәннәр бит. Ә без аларны чынлыкта Идел елгасындагы бер утрауга куып кертә алдык. Аннары кырык көн буена бер адым да читкә чыгармадык. Берәрсе генә күршедәге утрауга омтылдымы, анда безнең укчы мәргән көтә. Ашарларына бер кабым ризык калмады, ач сыртланнар төсле, бер-берсен кыра, үтерә башладылар, өрәк урынына кибешеп, гел коргаксып беттеләр. Ахыр чиктә атаманнары миңа бер каекчы куган. «Аккирмән, Болгар, Сарайлардан талаган бар байлыкны, һәмишә җарияләремне Сәләчигә бирәм, коры җир өстенә чыгып, аяк сузарга гына рөхсәт итсен, берүк?» – дип үтенгән. Җавап кайтармадык. Соңыннан аны минем нәүкәрләрем утрау читендәге чокырдан табып алды. Бил тиңентен су эчендә басып торган килеш аяк сузган теге…

      Карабәкнең Болгар каласына төбәп кузгалуы турында да хәбәрдар икән инде ул.

      – Йөз илле ел элек кенә без Болгар белән бер мәмләкәт булып яшәгәнмез. Аның, аякка баса алмыйча, ятим баладай мәгыйшәт кичерүе безнең өчен дә гарьлек. Амбарларыбыз ризыклардан бүселеп тормаса да, бер мең арба ашлык бирәм сиңа. Олаучыларым да, мәгълүм булсын, хатыннары-балалары белән синең янга китә.

      Сәләчинең шушы карарын ишетүгә, дымланган күзләрен күрсәтмәскә тырышып, Карабәк аны кочагына алды…

      Актүбәлеләр дә Карабәкнең кануни һәм җирле-туфраклы әмир булып күтәрелүе белән чиксез горурланган. Озатырга чыккач, туганнары аңа аермачык әйтте:

      – Аксак Тимер атлы әмирнең кысуына түзмичә, Сәмәрканд ягыннан меңәрләгән тирмә кыргызлар качып чыкты. Үзебезнекеләр янына аларны да кушып, сиңа өч мең чатыр ияртеп җибәрәбез. Мин – чит олыс хуҗасы дип, борадәрләреңне читкә кага күрмә…

      Төп олауны куып җитүгә үк, Карабәк әмер таратты:

      – Кичү вакытында меңбашлар янәшәсенә олауларны санап үткәрүче хисапчылар билгеләп куегыз. Хаҗитархан илә Актүбә нөгәрләре безне сул як ярда көтә.

      Иделне өч тәүлек буена кичкәннән соң, хәзер инде кәрванда төп сәрдәрләр булып исәпләнә башлаган Яхшыбай бәк белән Көңгер җигән Карабәкнең чатыр хозурында җавап тоттылар:

      – Ике як яр буйлап килгән кәрванны да кушсак, синең канат астында унҗиде мең арба исәпләнә. Син кузгаткан халыкның күләмен һаман булса белеп бетерә алмый интегәбез. Инсаннарның саны йөз илле меңгә җитеп килә.

      8

      Иделдәге Чулман тамагына килеп җиткәндә, Карабәк кәрванын Янтык бәк каршы алды. Таныш түгел калабәк килештерә белә, ул яландагы ялгыз кибән төсле кукраеп утырган Айгыр тау өстенә яраннары белән менеп баскан. Мәһабәт, күренекле урын. Аста, диңгез хасил


Скачать книгу

<p>34</p>

Шыгавыл – тышкы сакчы, дивар-капка сакчылары.