Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы
булды. Башта кулындагы төргәктән кирәкле ватман кәгазен таба алмый аптырады ул. Аларны идәнгә коеп бетерде. Шуннан тагын да ныграк каушады, куллары ук калтырый башлады. Шундый зур талантка ия кешенең мондый хәлгә төшүен күрү үзе үк кызганыч һәм ачуны китерә иде.
Бүлек егетләре булышкач кына, Хәкимҗан абый тиешле сызымны табып директор өстәленә җәя алды.
– Без… Без бу проектны… Газиз Нәбиуллович вакытында эшли башлаган идек… Үзебез сайлап алып…
Хәкимҗан абый ватман кәгазен, кире бөгәрләнмәсен өчен, ике кулы белән басып тоткан да «Безне нишләтәсең инде?» дигән нәүмиз караш белән директорга төбәлгән. Ә директор чын директорларча! Йөзендә бернинди җан әсәре юк! Анда бернинди уй, тойгы дигән нәрсә сиземли алмыйсың.
– Әйдәгез, сөйләгез, сөйлә! Дәресен белмәгән мәктәп баласы кебек нәрсә туктап калдыгыз!
Мескен Хәкимҗан абыйның сөйләү сәләте дә бик чамалы иде, ул ык-мык итте дә, аптырагач, тәмам ачуы килеп:
– Соң!.. Менә шушында күрсәтелгән инде барысы да, – диде. – Менә үзегез карагыз.
Архитектор халкы, чыннан да, сүзгә бик оста түгел инде ул – Хәкимҗан абый тәкъдим иткән юл барысына да котылу булды.
Яңа директор, үзе дә урыныннан торып:
– Әйдәгез, карыйк, алайса… – дияргә мәҗбүр булды.
Алар барысы да директор өстәле тирәсенә җыелдылар.
Ә анда Хәкимҗан абый җитәкчелегендәге архитекторлар группасы бер ел буена тырыша-тырыша эшләгән эш – Сәнгать сарае! Бөтен шәһәр өчен горурлык булачак Сәнгать сарае!
Бу сарай шәһәр үзәгендәге Олы күл буена урнашырга тиеш. Шуңа күрә яшь архитекторлар иң башта бу тирәне бик җентекләп өйрәнделәр. Кайсы яктан караганда ничек күренәчәк ул? Яр буеның нинди үзенчәлекләрен искә алырга кирәк? Су өсте белән дә, яр белән дә аны ничек уңышлы бәйләргә, ялгарга?
Бик озак уйлашканнан соң, Сәнгать сараен ике катлы озынча бина итәргә булдылар. Бу урын нәкъ әнә шундый форма таләп итә иде! Ә бинаны өске яктан төгәлләп тору өчен сәнгать алиһәләренең сыннарын, милли һәм заманча фикерләүгә корылган матур-матур фигураларны файдаландылар… Әнә шулай иткәч, күл буен бизәп торачак гүзәл сарай туарга тиеш иде.
Яңа директорга иң башта бинаның өске өлеше ошамады. Озын кара карандаш белән әлеге фигураларга төртеп:
– Практик әһәмияте булмаган артык элементлар күп! – диде ул һич тә икеләнү сизми торган тавыш белән.
Архитекторлар моңа каршы ни дияргә дә белмәделәр.
Бераздан Билал сүз әйтим дип авызын ачкан иде, директор бүлде:
– Нишләп әле сезнең сарай ике генә катлы?! Шәһәрдә һәрбер төзелеш өчен урын табу нинди зур проблема икәне сезгә билгеле түгелме әллә?!
Ничек инде таныш булмасын, ди, ул проблема егетләргә?! Бик таныш, билгеле!.. Таныш!.. Әмма урын җитми, урын тар дип, бөтен шәһәрне бертөсле биек тартмалар белән тутырып булмый бит инде! Соңгы елларда үсеп чыккан андый шәһәрләр болай да байтак! «Сәнгать сарае булгач, кешечә булсын инде ул!» – дип тырыштылар бит егетләр! Хәзер, гомумән,