Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы
иркәләрлек почмаклар тапмады Билал. Бинаның алгы ягы, артык тәртиптә булганга күрә, кай җире беләндер солдатлар яши торган хәрби шәһәрчекне хәтерләтә иде. Шуңа күрә ул мөмкин булган хәтле әлеге почмакка барып чыкмаска тырышты.
Кечкенә капканы узу белән, Билал үзенең кунакларын күлгә таба алып китмәде әле. Бераз урман күрсәтеп йөрткәч, иң ямьле урыннарда булгач кына, Якты күлгә китереп чыгару иде аның исәбе…
Һәм ул аларны уң яккарак киткән сукмакка алып керде. Бу сукмак урман эченә керә дә тирән генә бер чокырга төшеп китә, аннары күлгә хәтле шул киң һәм рәхәт салкынча һава бөркелеп торган ямь-яшел чокыр төбеннән бара. Монда кешене әллә нинди серлелек, әз генә курку һәм кара урманда адашып калганда туа торган эчке шыкаю биләп ала. Ә бит хәзерге урманнарда мондый урынны бик сирәк очратасың, күбесе юл буендагы посадка кебек: үтәли күренеп, эчендә ни бары, ни югы ялтырап тора. Әйтерсең алар бүгенге кешеләрнең үзләре сыман: аз яфраклы, сыек кәүсәле, нечкә ботаклы…
– Әти, ә без кая барабыз, ә? Без кая барабыз?
Кызы аны бертуктаусыз шулай дип аптырата. Билал җавап бирергә ашыкмагач, кулыннан тарткалый. Ә Билал бу сорауга ничек җавап бирергә дә белми. «Урман карап йөрибез» генә дияр идең, бу гына бала өчен ят тоеладыр, мөгаен. Аңа бит үзләренең кая таба баруын белү кирәк. Кая килеп чыгарга тиешлекләре менә шушы нарасыйны күбрәк борчый. Ямь-яшел күлмәк кигән искиткеч матур күбәләкне.
Ә Галия үзалдына караган да тып-тын гына бара бирә. Аның өчен урман да юк, Билал күрсәтергә теләгән менә бу гаҗәеп урын да юк. Әллә эченнән нидер уйлап бара, әллә болай гына бара. Хәер, моның ише җирләргә аның артык ушы китмәвен Билал күптән белә бит инде, аның белән сигез ел торган кеше өчен бу яңалык түгел. Галия матур таш корылмаларга сокланып карарга мөмкин, оригиналь төзелгән йортларга көнләшергә мөмкин, ләкин табигатьнең, әлеге корылмаларга караганда, мең тапкыр соклангычрак могҗизалары аның күңел күзенә күренми. Ул аларны күрә дә, алар бирә алган эчке ләззәтне татый да алмый. Бу олы бәхеттән мәхрүм ул…
Аның белән бергә яши башлаганнан бирле, Билал бу хакта күп уйланды: нишләп мондый кеше булып үскән бу? Сәбәбе нидә?.. Ул унбиш яшьтән алып шәһәр җирендә үскән, шунда тәрбияләнгән. Шулмы төп сәбәп? Алай дисәң, табигатьне үлеп яраткан байтак шәһәр кешеләрен белә Билал.
Озак кына уйланганнан соң, инде менә ничәнче тапкыр Билал гел бер фикергә килеп туктала: канындадыр хикмәт, нәселендәдер. Кешене әнә шуңа күрә тиз генә үзгәртеп булмый торгандыр.
Раушания алга таба йөгереп китә, эчтәрәк матур яфрак яисә чәчәк күреп алса, агачларны аралый-аралый, шунда чума, югалып та кала, тагын йөгереп килеп чыга да әтисен җитәкли. Үзе чырык-чырык көлә, кулындагы яфрак һәм чәчәк букеты исә зурайганнан-зурая бара. Билал моңа бик канәгать. Раушаниянең шулай иркенләп чабуына, рәхәтләнүенә ул туктап-туктап сокланып тора, кайчак үзенең артык соклануына куркып китеп, «күз генә тимәсен» дип кабатлап куя.
– Кая соң синең бик ямьле дигән җирләрең?! Безне шунда алып бар инде. Мондый урын безнең авылда да күп,