Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы

Ул көннәрдә… - Мансур Вәли-Барҗылы


Скачать книгу
аңа бер мәртәбә әйткән дә идем, әйдә әле, аерым яшәп карыйк, дип… Күзе маңгаена менде! «Син нәрсә? – ди. – Минем бүтән мәшәкать беткән мәллә? Эшсезлектән аптырасаң, әнә балалар белән күбрәк шөгыльлән!» – ди… Аңа карап кына мин барыбер үз уемнан кире кайтмадым, билгеле. Минем әле чын табигать эчендә яшәп, шундый җирдә эшләп карыйсым килә! Күңелем сизә: ошар кебек ул миңа! Дус кызым янына да әнә шундый өмет белән барам мин… Әгәр дә ул риза икән, тотам да күченеп киләм балаларым белән! Иремнең сүзенә карап тормыйм. Мин бит чит телләр факультетын бетергән кеше… Посёлокта берәр эш табылыр әле. Мәктәпме шунда…

      Билал да үз тормышында шундыйрак үзгәреш тели түгелме соң? Ул да шулай уйлый, шулай эшләмәкче була бит… Нинаның сүзенә кушылып, үз фикерен белдермәкче иде, ләкин аның әле әйтәсе сүзе бар икән…

      – Беләсеңме, Билал, уңайлы квартирада, байлыкта яшәгән кеше тормыштагы иң гади, әмма иң мөһим, иң кирәк нәрсәләрнең бәһасен, кадерен белми башлый икән ул!.. Менә мине генә алыйк. Мин, Мәскәүдә туып, Мәскәүдә үскән кыз. Анда инде, үзең беләсең, болай карауга барысы да бар, барысы да җитә кебек… Әйткәнемчә, акчабыз да күп, теләгән җиргә йөреп тә кайтып була. Әмма… Әмма күңелем сизә – бу чын тормыш түгел! Кайдадыр матуррак, чынрак тормыш бар! Минем, бик соңга калганчы, әнә шуны табасым, шуңа ирешәсем килә! Әнә шул чын тормышның тәмен татыйсым килә! Ә болай… туйдырды!

      Нина тынып калды. Яңадан мендәргә ятты.

      Билалны да уйлар биләгән иде… Нина турындагы уйлар. Үзенең инде айлар буена башыннан чыкмаган чуалчык фикерләре… Тик менә хәзер аларның барысын да ничек итеп тиз генә сөйләп, аңлатып бетерәсең?! Әле күбесенә үзең дә төшенеп җитмәгән нәрсәләрне… Шулай да сөйләмичә булмый инде.

      – Ә мин инде менә гаиләмне ташлап китеп барам, Нина… Суд безне аермады… Мин үзем китәргә булдым… Дөрес, әлегә бер генә айга, ялга диеп кенә китәм… Ләкин кире анда кайтып яшәүне күз алдына китерә алмыйм… Эштә дә күңел үсми хәзер. Анда да Алла белсен нәрсә икәнен…

      Билалның үтә тыныч итеп әйткән сүзләренә Нинаның исе китте:

      – О-ой, Билал… Алай кисәк кенә була микән соң ул?! Син инде… бигрәк хәтәр адым уйлагансың… Балаң да бардыр бит?

      – Бар шул… Җиде яшьлек кызым бар.

      – Аны ташлап китә алам дип уйлыйсыңмы?!

      – Моңа кадәр аерылмый яшәвем дә шуның өчен булды инде.

      – Белмим, белмим, түзалырсың микән?! Син бик бала җанлы кешегә охшагансың. Синең ише кешегә гаилә җылысы, бала иркәләү бәхете бөтен кешегә караганда да ныграк кирәктер…

      – Ярый, Нина, син дә күңелне нечкәртмә әле! Күңел, күңел диеп болай да күп җәфа күрәм мин… Әнә шул күңел белән тиз алдандым, тиз әсәрләндем дә инде!.. Хәзерге акылым булса, мин хатын-кызларның да ир-атлар сыман ук гап-гади кешеләр икәнлеген белер идем… Аларның да әйбәт һәм каты күңеллеләре, таш бәгырьлеләре булганын аңлар идем… Хәзер инде тышкы матурлык кына миңа бөтен хатын-кызны да матур итеп күрсәтмәс, үзенә баш идермәс иде…

      Эчендәге бөтен ачуы, моңарчы җыелган ниндидер үче чыга баруын тойды Билал, ләкин ул


Скачать книгу