Ул көннәрдә…. Мансур Вәли-Барҗылы
мәсьәләнең менә бу ягы да бар: кеше белән кеше беркайчан да охшаш була алмый! Табигать бит ул…
– Шулай шул, теория һәрчак җиңелрәк… Анда әллә нинди матур фикерләр китереп чыгарырга мөмкин. – Билалның тавышында кырыслык чагылып китте. Аны шундук Нина да сизеп алды һәм:
– Ярар, шактый нәрсә ачыкладык бугай, инде әзрәк ял итеп алыйкмы әллә? – диде ул, Билалны ипләп кенә сыйпый-сыйпый.
Алар йокыга киткәндә, тәрәзәдә инде таң беленә башлаган иде.
…Иртән барысыннан алда уянды Билал.
Ә уяну белән иң беренче башына килгән уй шул булды: ничек болай килеп чыкты соң әле? Һич тә көтмәгәндә, уйламаганда…
Больницада операциядән соң тәннән наркоз чыкканда, шулай әкрен генә әрнү, авырту тоя башлыйсың… Билал да үзендә шуңа охшашрак халәт сизде. Ул да тылсымлы исерүдән соң ушына килде, эчтә, бик тирәндә нәрсәнеңдер сыкрап авыртуын сизде…
«Ай-яй-яй… Мәхәббәтне шушындый вакытлы очрашуларга алмаштырырмын дип уйлаган идеммени соң мин?! Минем өчен бик тә изге хис иде бит ул… Ә чынлыкта менә ничек килеп чыкты».
Югары сәкедә чалкан яткан Билал әнә шулай уйлана, үзен-үзе битәрли… Ә бераздан аның башына яңа уйлар килә. Капма-каршылары…
«Тукта, ә кем алдында шулай акланасың соң әле син? Кем каршында шундый чиста булып күренергә телисең? Аерылам дип гариза биргән хатының алдындамы?! Ха!.. Аерылган хатыны каршында да изге булып күренәсе килә кешенең, ә! Нинди изге тип!.. Ә бәлки, аның каршында түгел, үз алдыңда акланасыңдыр син, ә?! Шулай дисәң генә инде… Алай да шикле әле синең логикаң. Йә, әйт әле, бу очракта бүтәнчә эшли ала идемме соң мин?! Юк бит! Син үзеңне, чын тормыштан аерып, ниндидер бер кирәкмәгән кысага кертеп бикләмәкче түгелме? Андый кысада яшәү кызганыч, мескен кешеләр язмышы гына түгелме соң?! Син андыйлардан үзең үк көлә идең бит!»
Әйе, иртән иртүк Билалның башына килгән уйлар тиз генә котылырдай түгел иде. Инде моңарчы да үз кайгысыннан башы каткан Билалга бу төн яңа сораулар өстәде. Аларның барысына җавап итеп Билалның уенда «Китәргә, котылырга, качарга!» дигән бер фикер генә буталды.
Аскы сәкедә Мәскәү хатыны Нина үзе генә рәхәтләнеп ял итә. Күрше сәкедә баласын кочаклаган килеш Халидә йоклый… Ә поезд, кара шәүлә төсле, дөбер-шатыр килеп, көнбатыштан көнчыгышка ашыга…
Икенче көнне кичкә кадәр Билал үзенең төнге юлдашлары белән барды. Кызлар берөзлексез диярлек Мәскәү хәлләрен сөйләштеләр, андагы уртак танышларын искә алдылар.
Ә Билал күбрәк тәрәзәгә карап утырды, сүзгә сирәк катышты. Бары тик Нина белән күз карашлары очрашкан чакларда гына ул аннан озак аерыла алмады.
Билал төшәсе тукталыш тагын төнлә булачак икән! Моны әйткәч, кызлар көлешеп тә алдылар:
– Сине безгә төн биргән иде, төн үзе ала да… Әллә төш кенә булды инде бу!
Төнге сәгать бер тулып килгәндә, Билал поезддан төшеп калды… Аңа хәтле алар, бер җаен туры китереп, Нина белән адреслар алмашмакчы иделәр, әмма икесе дә шаккатты: икесенең дә әлегә ныклы адресы юк икән бит! Моңа көләргә