Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров
ягымның тормыштан артта калмавы, игенне мул үстерүе мине бик тә шатландыра.1928 елда безнең гаиләбез дә шушы күмәк тормышны коручылар арасында иде бит.
Крестьян улы Татарстан җитәкчеләренең берсе дәрәҗәсенә кадәр әнә шундый мактаулы юл үтә. Кеше никадәр югарыга күтәрелгән саен, никадәр белемлерәк була барган саен, шулкадәр гади, игътибарлырак була бара икән. Аның белән сөйләшкәндә дә, сизмәстән күңелең күтәрелә, дөньяга карашың киңәя генә төшә сыман.
1967 елда мин югарыда сөйләп кителгән Әсма апа Баембитова турында очерк язып, үзебезнең «Игенче» газетасында бастырдым. Аннары бу язманы өлкә газета-журналларының берсенә тәкъдим итү теләге туды. Шулай ук очеркны Казанга, «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналына җибәрдем. Салихҗан агага, бу очеркны басуда ярдәм сорап, хат яздым. 1967 елның октябрендә СССР халкы, прогрессив кешелек дөньясы Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Шул айда, бәйрәм санында минем «Җиргә гөл сибеп яшәгез» дигән очеркым басылып чыкты.
Башкортстандагы яшь журналистның очеркы Татарстанның зур абруйлы журналында тиз генә басылып чыгу ихтималлыгы аз иде. Мөгаен, Салихҗан аганың ярдәме тигәндер.
1971 елның яз башында Салихҗан аганың үзе белән күрешү дә насыйп булды. Очрашу Чакмагышның Трактор урамында, Әсма апаның өендә үтте.
Әсма апага район газетасы килә иде. Салихҗан ага шуларның берсен алып, игътибар белән карый башлады.
Икенче биттә Муса Җәлилгә багышланган кичә үтүе турындагы мәкалә дә бар иде.
– Чакмагыш халкы патриот-шагыйрьне онытмый икән, рәхмәт сезгә, егетләр, – диде ул. – Муса Җәлил милләтебезне югары күтәрде. Дөньяга татар дигән милләт барлыгын кабат раслады.
Ә бит аның исемен аклау юлында күп көч түгәргә туры килде. Мин ул чагында КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре булып эшли идем. Ул елларда шактый вакыт Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» обком секретаренең сейфында сакланды. Патриот-шагыйрьне халык дошманы дип йөрткән еллар да булды.
Аның исемен аклау процессының ничек баруы турында әлегә кадәр матбугатта басылганы булмады. Киләчәктә язучылар, журналистлар, галимнәр бу турыда язып чыгарлар. Мин бүген шуны гына әйтәм: без, Муса Җәлилнең исемен аклау өчен, кирәк булганның барысын да эшләдек. Сугыштан соңгы елларда Җәлилнең исемен аклау, аның иҗатын халыкка кайтару ул татар халкының исемен аклау, милләтне яла ягудан саклау дип аңлый идек. Бу безнең намус эше булып торды. Һәм без бу имтиханны уңышлы тапшырдык. Бу җәһәттән безнең намусыбыз чиста.
Милләтне яклау дигәннән, тарихта татар халкына күп мәртәбәләр яла ягу кампанияләре оештырылды. 30 нчы еллар ахырында репрессия давылы кузгалгач, Татарстанда «Идел-Урал» антисовет оешмасын фаш итү башлана. Асылда, бу кампанияне НКВД органнары үзләре оештыра, 1938 елның 20 маенда Казанда шушы оешмага кергән 23 «халык дошманы» өстеннән суд була. Аларны, совет властен бәреп төшерү максатында, яшерен оешма төзүдә гаеплиләр һәм төрле срокларга хөкем итәләр.
Ул