Ачык тәрәзәләр. Рафаил Газизов
дип борын җыера кызлар, суган күргәч.
Хамистан берсе дә уздыра алмый малайларның. Суганны авызына капкач та чәйнәмичә тора малай, берзаман кетер-кетер ашый башлый, аннан соң гына ипи каба. Чырайларын сытып карап торган кызларга борыла да Хамис: «Бүген ашасам да була, Фирдәүсә укуда», – дип җибәрә.
Алар күршесендә яшәүче Наилә чишә серне: «Әй, абыйсы Наилнең сүзләрен кабатлый, абыйсы Фирдәүсә апа белән йөри бит». – «Нәрсә, кызлар янына барганда, суган ашарга ярамыймыни?» – дип, сүзгә кушыла Фәргать.
«Кәҗә тәкәсе янында басып торамыни сиңа кызлар?! Алардан бит хушбуй исе килә. Әнә безнең апа, вечерга чыгар алдыннан, ничек кенә бизәнә-ясана әле», – дигән җавап яңгырый аңа.
Бер сәгать эшләп алгач, әндри әбәде вакытында сөйләшкән сүзләр бу.
Бәрәңге казыгычтан яп-якты бәрәңге ява. Басу озын, чакрым гына түгел. Җирне укытучылары адымлап бүлгән. Ике кеше арасында чик буенча аңлашылмаучанлык чыккалый. Зөлфәт абыйлары тагын адымлый. Җир тигез булырга тиеш. Кимесә, чүпләгән бәрәңгең аз була, акчаны аз аласың, артык булса, күршеңнең өлешенә керәсең.
Җитә, ниһаять, иң күңелле чак. Авыл ягыннан хуҗалык мөдире Хөсәен абыйларының аты күренә. Янына пешекче Закирә апалары кунаклаган. Иң башта минут саен авыл ягына каерылып карый башлаган 6 нчы сыйныфларга бүленә аш. Тәлинкәләр, калаклар чылтырый. Норма почмагындагы буй урманда Сабан туе диярсең.
– Сыерчык балалары, – дип, гел бер сүзне кабатлый Закирә апалары. – Пешә күрмәгез, ипи алырга оныттың, Фәргать.
Аннан алюмин кружкалар белән чәй эчәләр. Юк, пешерми, басуга менеп җиткәнче, инде ул бераз суынган була.
Ашагач, балалар:
– Рәхмәт, Закирә апа, тәмле булды, – диләр.
– Дәү үсегез, – ди апалары.
– Рәхмәт, Хөсәен абый.
– Ярар, – дип куя Хөсәен абыйлары.
Аннан 7 нчеләр, 8 нчеләр «табын»га утыра, ә соңыннан укытучылар ашый. Иң беренче булып тамак ялгаган тракторчы Дамир абыйлары инде бер әйләнеш ясаган була, димәк, инде ике рәт бәрәңгене чүпләргә кирәк.
– Әйдә, Аллага тапшырдык, – ди Зөлфәт абыйлары. Тамаклары туйган, ял иткән балалар эшкә керешә. Ашаганнан соң бераз авыррак инде. Әмма тиздән кызып-кызып йөгерешә дә башларлар.
– Синең ничә чиләк булды, минем – 7, – дип аваз сала Рәсилә.
Быел көз гаҗәп шәп килде. Шулай гына була күрсен, әгәр дә яңгырлар башланса, эш өзеләчәк. Ә бәрәңге алу барыбер мәктәп өстендә. «Бер көн укып, бер көн эшләп, юл тиресләп йөри башласаң, ни эше, ни укуы инде аның», – дип уйлый Зөлфәт. Ул капчык авызы тотып тора. Кәгазьгә укучыларының чиләк санын яза. Эш ахырында ничә капчык чүпләгәннәрен исәпли, шуннан укучының хезмәт хакын исәпләп чыгаралар.
Өлкән сыйныф малайлары грузчик булырга тели, билгеле. Ыбыр-чыбыр, кызлар арасында йөрмәсләр бит инде. Алар тулган капчыкларны машиналарга, трактор арбаларына төйиләр дә авылга, подвалга бушатырга кайталар. Их, капчыкларга кырын-ярын яткан килеш, кызлар яныннан узып китүләре