.

 -


Скачать книгу
итүенәме йомшаган Рәхимулла 1 метр биеклектәге арбадан 2 метр ярым тирәнлектәге канауга очып төште. Бәрелүдәнме, әллә ике тәүлек буена туган авылы Кирмән Башына кайтмый йөрүдән талчыгуданмы, гырлап йоклап та китте.

      Арымаслык та түгел шул. Ике таң, ике көн, ике кич, ике төн табыннан табынга… Анда бит чәй белән катык кына куймыйлар. Тегене чемченәсең, моны тоткалыйсың. Хуҗалар авыл тулы, ризык күп, ә Рәхимулла берәү генә. Аннан 8 чакрым юл аның күзәтүендә булган урман аша үтә. Андагы матурлык! Иң кызыктырганы – печән билдән! Халык печән дип агылачак быел аның янына.

      Ул югалып йөргән арада, югары оч урамында, өйләргә су кертү өчен, экскаватор тирән канау казыды. Озынлыгы 1 чакрым бардыр. Ат та, Рәхимулла да моны каян белсен?!

      Җәйнең иң эссе көннәре булса да, төнлә барыбер җылылык кими. Бигрәк тә гәүдәңнән мул сеңгән аракы пары чыгып бетсә һәм… 2 метр тирәнлектә дымлы кызыл балчыкта ятсаң.

      Калтыранып уянып киткән Рәхимулла дөм караңгыда берни күрмәде. Уң якны капшады: юеш балчык стена, сул якны капшады – юеш балчык стена! Шашынып китте, коты очты: кабердә ята мәллә? Нәкир белән Мөнкир фәрештәләрнең әллә сорау алырга килгәннәрен көтәме? Елап җибәрде урманчы, бирәләр инде кирәкне!

      Оеган аягын кымшатып куймакчы иде, авып китте. Капшады: ян-якта стена юк, икенче якта да стена юк! Кабердә түгел икән бит! Торып басты да, стеналарга тотына-тотына, сулга китте, 50–60 метр баргач шикләнә башлады. Дөрес китмәде бугай, үргә менә. Кире борылып, түбән таба атлап китте. Бара да бара, стеналарга сөялә. Күпме баргандыр? Тагын шиккә калды. Туктады. Кычкырып карарга булды. Бер кычкырды, ике кычкырды. Җиденче кычкыруында алдарак саңгырау гына тавыш ишетелде. Сөенеченнән нишләргә белмәгән Рәхимулла аваз салды, адымнарын тизләтте, егылды-торды, егылды-торды.

      Ниһаять, ике кычкыручы очрашты.

      – Син кем? – диде Рәхимулла, шикләнеп.

      – Шәһәр Рәфәгате.

      Сөенеченнән нишләргә белмәгән Рәхимулла исә Шәһәрне кочагына кысты да җилкәсеннән дөпелдәтә башлады.

      – Без кайда?

      – Су кертергә дип, экскаватор канау казыды бит, шунда без.

      – Син ничек эләктең монда, Шәһәр?

      – Менә кибетче Миңнур апага йомыш белән керүем иде. Баш эшләми. Онытканмын чокыр казыганнарын, караңгы, болытлы төн бит. Дөмберт… Ә син, Рәхимулла абый?!

      – Мин, кәкә1, чокыр казыганнарын гел белмим бит, ике тәүлек буе Югары Сонда сыйланып кайтып киләм, арбадан төшеп калганмындыр инде. Йә нишлибез соң, ничек чыгабыз, Шәһәр?

      – Син тегеннән өстән төштең, мин урамны аркылы чыкканда мәтәлдем. Әйдә, минем арттан. Канауны Кәҗә баткан күпере яныннан казый башлаганнар иде, шуннан чыгарбыз.

      Канаудан килеп чыгуларына әле һаман да ышанмаган ике ир балчык өстенә янәшә утырдылар. Алар, үзләрен теге дөньядан кайткандай хис итеп, тормыш мәшәкатьләрен кайгырта башлаганнар иде:

      – Әйдә, Шәһәр, минем арбадагы тартмада рәт бар. Меник әле. Аннан печән чабып киптергәч, минем янга атың белән менәрсең. Мин сиңа бер ат


Скачать книгу

<p>1</p>

Кәкә (диал.) – үзеңнән кечерәк кешегә эндәшү сүзе.